ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 140, 23.09.2017/

"Хаҗдан соң тормышым үзгәрде”

 

– Бу көннәрдә хаҗиларыбыз изге юлларда йөри. Сез дә былтыр шушы вакытларда хаҗ сәфәрен кыла идегез. Хаҗ кешене үзгәртәме? Анда ниләр кичердегез? Әгәр бүген, кулыгызга хаҗ юлламасы тоттырып, иртәгә юлга чыгабыз дисәләр, кабат барыр идегезме? Шушындыйрак сораулар белән республикабызда шактый билгеле шәхескә, авыл хуҗалыгы белгече Харис Камалиевка мөрәҗәгать иттек.

i2

– Бисмилләһир-рахманир-рә­хим. Ике дә уйламый китәр идем. Хаҗ ул – чит илгә экскурсиягә бару түгел. Бу – изге, саваплы гамәл. Биш-алты ел элек тә хаҗ кылу исәбе бар иде. Шактый күп кеше бара бит. Хаҗ намаз уку, Кәгъ­бәтулла тирәсен әйләнү кебек изге гамәлләрдән тора. Мин өченче ел, хаҗга барганчы, әгузе билләһи минәш-шайтанир-раҗим, дигән гый­барәдән башкасын белми идем. Әле ярый элегрәк бармаганмын. Анда барасың икән, намаз укый белергә кирәк. Дөрес, намазны рәтләп укымасаң да, бүтән изге гамәлләрең кабул була, дип әйтәләр. Гарәпчә теләк тели дә белмәсәң, анда нәрсәгә барырга соң?!

 
– Ходай Тәгалә туган телдә дога кылсаң да кабул итә, ди­ләр.

 
– Анысы шулай. Әмма намазны гарәп телендә укырга кирәк. Тотынсак, намаз укырлык кына догалар өйрәнә алабыз. Урысча, ин­глизчә өйрәнәбез бит әле. Гарәп теле өйрәнү алай ук кыен түгел. Шуңа күрә мин ашыкмаска булдым. Намазга керештем. Иң элек “Фатиха” сүрәсен өйрәндем. Аннан соң “Кәүсәр” һәм “Ихлас” сү­рә­ләрен ятладым. Шушы өч сүрәне беләсең икән, намазның фарыз өлешләрен үтәгән, укыган сана­ласың. Шуларны үзләштергәч, намаз укый башлагач, Аллага шөкер, барырга ниятләдем.


– Хаҗга сау-сәламәт ча­гың­да барырга, кичектермәскә ки­рәк, диләр.


– Бу хакта сүз кузгалса, мил­ләттәшләребез гадәттә, миңа вакыт җитмәде әле, дип җавап бирә. Ул вакыт кайчан җитә соң?! Кемдер җитмеш-сиксәнгә хәтле яши. Кемдер кырыгы, иллесе тулмыйча да үлеп китә. Бәлкем безнең бә­хетебездер дә: кайчан китеп барасыбызны белмибез. Шул ук вакытта Алланың барлыгын, берлеген таный, теге дөньяга китәр мизгел җитәчәген белә торып, аңа әзер­ләнмибез. Күңел тынычлыгы өчен инану бик мөһим. Кайчагында зур хәсрәткә, борчуга тарыйсың. Андый вакытта тынычланыр, онытылыр өчен дә намаз укырга ки­рәк. Коръән, намаз уку җан тынычлыгы биргәнен биш вакыт намаз укучы һәр кеше тәкрарлый.


– Хаҗ кешене үзгәртәме?


– Үзгәртә. Мин элек тә ураза тота идем. Бер атна, ун көн, егерме көн тоткан бар иде. Ә менә быел, хаҗдан соң, бер көнен дә калдырмыйча, нинди генә чарага эләксәм дә, ахырынача тоттым. Алла көч-куәт, сабырлык бирде. Кеше хаҗга баргач, армиядә булган егетләр кебек, тәртипкә өйрәнеп кайта. Нәрсә ул армия? Мин аны трамвай белән чагыштырыр идем. Трамвай иртәнге алтыда чыгып китә. Кичке унда кайта. Уңга-сулга йөри алмый. Тимер юлдан чыгып булмый. Армия дә яхшы тәэсир итә: кеше анда тәртипкә, режимга өй­рәнә. Бер төрлерәк ризык булса да, ябыкмый, киресенчә, тазара, ныгый. Гәүдәсен генә ныгытмый, чыныгып, гаиләсен яклый-саклый алырлык ир-егет булып кайта. Хаҗ кылу да кешене үзгәртә. Хаҗдан кайтканнан соң, уразаны да төгәл башкардым, намазларымны да калдырмый башладым.


– Биш вакыт намаз укый башлавыгызга да хаҗ сәбәпче булган дип аңладым.


– Әйе, шулай. Ватаныбыздан Мәдинәгә килеп җиттек. Бер бүл­мәгә дүрт кеше урнаштык. Егет­ләр, килеп урнашуга, тәһарәт алды да Пәйгамбәр мәчетенә намазга барырга җыена башлады. Ярый, мин әйтәм, барсыннар. Әле бит җомга намазы җитмәгән. Мин бит Казанда җомга намазына гына йөри, һәр көн намаз укымый идем. Ярый, болар, ашыга-ашыга, намазга китте. Бүлмәдә берүзем калдым. Бастым көзге каршына. Көзге бе­лән сөйләшәм: Харис, мин әйтәм, ике йөз мең сум акча түләп, син монда нәрсәгә килдең? Монда диңгез, комлык, экскур­сияләр юк, монда фәкать мәчет һәм намаз! Син – бер мескенме? Намаз укый белмисеңме? Шушылай көзгегә карап, үз-үзем белән сөйләш­кән­нән соң, миңа оят була башлады. Тукта әле, мин мескен-бичара тү­гел бит дип, тәһарәт алдым да те­геләр артыннан йөгер­дем. Менә шуннан соң анда бер намазны да калдырмадым. Инде менә монда, ватаныма кайткач та, Аллага шө­кер, бер намазны да калдырганым юк. Биш вакыт намаз уку кыенмы? Әлбәттә, ихтыяр көче, үҗәтлек, төн­лә торырга ки­рәк! Кайвакыт со­ңарып кына эш­тән кайтасың, ястү намазы укыйсы бар, әмма арылган... Шул чак тәһарәт алып, намазлыкка бассаң, әллә кайдан көч керә, кемдер сине көйли-җай­лый. Авырту-сызла­нуларны да сиз­мисең. Намаз укыйсың да үз-үзеңә сокланасың. Кара әле: арыган, хәле беткән Харис намаз укыды бит, дип шат­ланасың да йок­ларга ятасың.


– Сезнең кебек республикабызда җаваплы вазыйфа биләп торган кешеләр арасында шушылай биш вакыт намаз укучылар күпме?


– Мин намаз укыйм дип кычкырып йөрергә кирәкми. Һәр ке­ше­нең үз холкы. Беркемгә дә сиз­дер­мәскә тырышып намаз укучылар, ураза тотучылар бар. Мин мон­дый кешеләр исемлегенә кермим. Ни өчен? Миңа бит инде 67 яшь. Бе­ренчедән, мин дүрт ел элек аракы эчүне ташладым. Го­мергә тәмәке тартканым булмады. Хәзер хәрам шөгыльләрем юк. Намазга баскач, кеше тәр­бия­ләнә. Сүзеңне чамалабрак сөй­лисең. Кешегә авыр сүз әйткәнче, Алланың яралткан бән­дәсе бит бу дип уйлап куясың. Хәзер мин барча кешегә бертигез карарга тырышам. Шул ук вакытта хезмәт­тәшләремне үгетләргә кыенсынып тормыйм. Бәлкем шуңа күрә дә хезмәттәшләрем, танышларым арасыннан байтагы намазга баса, ураза тота башлады. Әл­бәттә, тый­наклык кешене бизи. Тик без­нең кебек җитәкчеләргә ке­ше карап тора. Җитәкче үзе артыннан ияртә белергә тиеш. Тормышым үзгәрде. Намаз укыгач, хатынга да мөнәсәбәт үзгәрде. Кемдер, хатын начар, ди. Җәмәгать, хатын да, ир дә начар була алмый. Без бер-беребезне тәрбиялибез. Яхшы якка үзгәртәбез яки начарлыкка өйрәтәбез. Мин тыныч икән, ул да тыныч. Тырт-пырт җа­вап бирәм икән, ул да киреләнә. Шуңа күрә бер якны гына гаеп­лә­мәскә кирәк, гаеп атта да, тәртәдә дә. Хәзер хатыным да намаз укый башлады. Малай да намаз укый белә. Биш вакыт намаз укымаса да, ураза тота. Хаҗга барып кайтканнан соң, Аллага шөкер, мин дә, хатыным да үзгәрдек. Моңар­чы начар торган идек дип әйтмим. Әмма теләсә кайсы яхшыны тагын да яхшыртырга, начарны әйбәт якка үзгәртергә мөмкин.


– Гарәпчә дога өйрәнү ансат түгелдер?


– Аңлап ятласаң, билгеле, җи­ңелрәк. Мин намазда нәрсә укыганымны аңлыйм. Чөнки хаҗдан кайткач, Ислам дине кабул итүнең мең еллыгы исемендәге мәдрәсәгә читтән торып укырга кердем. Бер ел укыдым, әле өч ел укыйсы бар. Гарәп телен үзләштерергә була. Билгеле, җиңел бирелми. Әмма үҗәтләнеп тотынсаң, өйрәнәсең. Шунысы бар: өйрәнгән, белгән саен, күңел үсә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 130, 01.09.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр