ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 156, 21.10.2017/

“Казанда үз кешеләребез бар”

 

Авылда терлек тотучы зур шәхси хуҗалыклар күп түгел. Әзер ризыкны кибеттән сатып алу гадәти хәлгә әверелеп бара. Элегрәк сәер тоелса, хәзер кешене, сыерың булса, сөтең дә, маең да, эремчек-катыгың да үзеңнеке була, дигән сүзләргә артык ышандырып булмый. Терлек асрап яшәүченең күпме көч түккәнен яхшы чамалыйлар. Акчага күчергәндә, аз  чыкмый.

4-2  
Балык Бистәсе районының Ка­заклар авылында яшәүче Тән­зилә һәм Йосыф Мингалиевлар һәрбер сумны үз куллары аша үткәрә. “Без үзебез өчен эшлибез, хәзер шуңа җайлаштык инде. Шәхси хуҗалык буларак та бер­нинди мөмкин­лекләрдән фай­даланганыбыз юк. Яңа машина алганда гына субси­ди­яләнгән кредиттан файдаландык. Без сөт сата башлаганда беренче машинабызны алган идек. Аннан соң да УАЗга хыянәт итмәдек, яңар­тып кына бардык, – дип сөйли Тән­зи­лә ханым. – Сыер асрыйбыз, сөт сатабыз, ә терлек  азыгы әзер­ләргә вакытыбыз калмый. Быел да 85 меңлек печән алдык, 85 меңлек ик­мәк алабыз. Сөттән акча керә, пе­чән­гә, икмәккә дигәнен алдан җы­еп барабыз. Бер сыердан елга 100 мең табыш керә, аның әле 15-16 мең­лек бозавы бар. Әле үстерәсе үгезлә­ребез бар, авыр түгел, без бу тормышка җайлашкан инде. Без­нең акча гел әйләнештә йөри. Йосыф  – маллар янында, мин каймагын, эремчек, кортын ясыйм. Казан­га барып кайткан көнне генә ял итә­без”.


Без гаилә эшенең Тәнзилә апа  сөй­ләгән кебек көйле баруына сө­ендек. Дистә еллар дәвамында алар аны бер эзгә салганнар инде.  “Клиентлары алар килгәнне көтеп кенә тора. Эшләрен бетереп төш вакытына кайтып та җитәләр алар. Иртән иртүк китәләр”, – дип сөйли алар турында Олы Елга авылы җир­леге башлыгы Фәрит абый Садриев.


“Сөтне иртәнге 10га кадәр ге­нә сатып була. Аннан ул әчи башлый бит. Җәй көне авыррак, халык бакчага китә. Алучылар кими. Кыш көне исә җиткереп тә булмый. Бу 2001 елдан башланган эш инде безнең. Башта колхоз сөтен саттык. Шактый гына клиентлар җы­елган иде. Сөт сату тукталгач, алар­ны ташламыйбыз дип,  үзе­без­некен сатарга керештек. Баштарак безнең сыерлар аз иде, шу­ңа да  кешедән дә ала идек. Аннан үзебез баш санын арттырдык, ун ел инде аппарат белән савабыз. Җәй башында сигез сыер бар иде, авыррак булгач, 6га калдырдык, – дип сөйли Тәнзилә ханым. – Без фермер түгел, шәхси хуҗалык кына. Үгез-бозауларыбыз да бар. Өч ай саен үгез суеп торабыз. Аның акчасы да иш янына куш була. Атнасына ике тапкыр Казанга барабыз. Авылда нәрсә бар, бөтенесен дә сатабыз. Бал да, май да, яшелчә дә алалар. Ел саен  50-60 мең сумлык бәрәңге генә сатабыз”.


Гаилә башлыгы Йосыф абый Тәнзилә апа сөйләгәннәрне елмаеп кына тыңлап торса да, аның үзенә эшләвенә куанып йөргән мәле. Колхозда эшләгән елларымны кызганам, дигәнендә дә хаклык бардыр. Ә Тәнзилә ханымның сатып-алу мәсьәләсендә  – үз сәя­сәте. Ул бу бизнес белән эш итми, ул аның эчендә кайный, яши. Әнә өстәл өстенә берәм-берәм товарларын тезеп куйды ул. Сөттән моның ка­дәр ризыкны булдырып, эш итү өчен дә күп көч куярга кирәк шул. “Без дистә еллар бер үк кешеләргә хезмәт күрсәтәбез. Берничә буын күз алдында үсте. Балалары укып мәктәпне бетерде, аннан югары уку йортларына керделәр. Берәм-берәм ул бала­ларның балалары туды. Ә сатып алучы әби-бабай­ларның кайсысыдыр бу дөньядан китеп тә барды. Барысының да тормышларын белеп торабыз. Моң-зарла­рын безгә килеп сөйлиләр, үзе бер тарих. Сафиуллин, Габишев һәм Глушко урамнарында сату урыннарыбыз бар. Анда да килеп карасагыз, әбиләр  әйләндереп алыр үзегезне. Шуннан ары китмибез, шәһәрдәге “бөке”ләргә эләкми калабыз, – дип сөйли ул. – Ике бала үстердек. Диләрә кызы­бызның үзе­нең ике баласы бар. Инсаф улыбыз да Казанда. Кайтып булышалар”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 132, 08.09.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112