ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 163, 13.11.2018/

Кая ашыктың, Шәфәгать...

Көйне көйгә ялгый-ялгый,
Шәфәгать гармун сайлый...


Җырчы Салават Фәтхетдинов әнә шул җыры белән гармунчысы Шәфәгать Салиховны татар дөньясына танытты. Быел җырчы тагын бер игелекле эш башкарды. Утызынчы концерт сезонында гармунчысы Шәфәгатьне катнаштырды, җырчы Гөлүзә Зыятдинованы кадерле кунак итеп чакырды. Тамашачының күпчелеге сөйкемле сөякле гармунчыны шунда соңгы тапкыр күргән икән.

5-1
Стокгольмда яшәүче Гөлүзә ханым ул чакта Салават төркеменең ничек оешуын сагынып, яратып сөйләгән иде: “Туксанынчы елның гыйнварында Салават концерт бригадасы оештырды. Мине, баянчы Шәфәгать Салиховны, Габидулла Хөрмәтуллинны чакырды. Беренче концерт  программасын да хәтерлим. “Уникеләр тулганчы, дуслар күңеле булганчы” дип атала иде. Айлар буе шушы программа белән авыл, шәһәрләрдә, күрше-тирә республикаларда концерт куйганнан соң, август аенда Камал театрына юл тоттык. Мәрхүм Шамил Закиров безне бик җылы каршы алды, һәр яктан ярдәм итте. Салават шул еллардан бирле Камалда инде ул”. Гөлүзә ханым Шәфәгатьне, күзләре  көлеп тора торган гармунчыбыз, дип искәртте. Аларның, менә бу кешегә алтмыш тула, аңа һич кенә дә шул яшьне биреп булмый, минем өчен ул гел утызда, дип сәхнә артында күрешкәннәре гел күз алдында.


Салават исә, интернет челтәрендә: “Дусларны югалту бик авыр... Урыны оҗмахта, рухы шат булсын талантлы шәхесебезнең. Юлдагыларның һәркайсын Аллаһы Тәгалә саклап йөртсен, исән-сау йөрегез, исән-сау кайтыгыз”, – дип язган.  


Соңгы елларда Шәфәгать Салихов җырчы Руслан Кираметдинов белән эшләгән. Аның турында җырчы менә ниләр сөйләде:


– Мин аның белән беренче очрашуымны хәтерлим. Гөлназ Сираева концертында ул миңа баянда уйнаган иде. Бер горурлык хисе кичердем шул чакны. Нинди талантлы кеше янәшәмдә басып тора иде бит. Аннан үз концертларыма чакыра башладым. Беркайчан юк дип әйтмәде һәм, зур талант иясе булса да, гадилеген югалтмады, бик әйбәт сәхнәдәш, ышанычлы юлдаш булды. Төпле киңәшләрен жәлләмәде. “Күңелеңне биреп җырла, микрофонга кычкырма”, – дия иде. Җырлар сайлаганда да аннан киңәш сорый идем. Ни гаҗәп, аңа ошаган җыр халык арасында бик тиз популярлашып китә иде. Ниндидер сизгерлеге бар аның. Шәфәгать абый – тормышта бик сабыр кеше, соңгы көннәрендә генә бераз үзгәрде, ашкынды, ашыкты. Соңгы концертыбыз Буада булды, аннан да ашыгып кайтып китте. Иртүк эшлисе эшем бар, диде. Күзләре начар күрә иде аның...


Камал театры бүлек мөдире Инсаф Хәмитов та, күзләренең начар күрүен искә алып: “Мин кайчандыр аңардан, шушы кадәр начар күргән, күп мәртәбә минуслы күзләрең белән ничек итеп руль артына утырырга җөрьәт итәсең, дип сорадым. Ул, бер дә курыкмыйм, дип җавап бирде. Шәфәгать абый – Ходай биргән сәләт иясе, тыйнаклык һәм әдәплек үрнәге. Бик кызганыч...” – дип язды.


Беренче урынга беркайчан да үзен куймады. Бусы – җырчы Гөлдания Хәйруллина истәлеге:


– Башта татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгән идем. Түбән Кама музыка училищесына шушы ансамбльдән киттем. Укып бетергәч тә кире шушы ансабмльгә кайтырга исәпләп йөри идем. Булачак ирем Рөстәм Шәфәгатькә ничек тә Гөлданияне Чаллыда калдырасы иде, дип әйткән булган икән. Шәфәгать ул чакта кызлар вокал ансаблен алып бара иде. Эш урынын миңа калдырып, үзе рус ансамбленә китеп урнашты ул. Шулай итеп Казанга китмичә калдым. Үзебезнең сольный чыгышлар башлангач, җәй көннәрендә гастрольгә Башкортстанга чыгып китә идек. Шәфәгать җәй көне печән чаба торган иде, кояшта тәне каралып беткән, ябык Шәфәгатебезне көлә-көлә утыртып алып китә идек. Чәчләренә химия ясаткан Шәфәгать төркемебезнең үзәге иде. Рөстәм белән бик дус булдылар, безнең туй көнне аны икенче җиргә дә чакырган булганнар. Сезгә килдем, дип әйткән иде. Иң кадерле чагында китеп барды, бик кызганыч...


27 октябрьдә гармунчы Казаннан Чаллыга кайтканда, Мамадыш тирәсендә йөк машинасына бәрелә. Ул кичтән “Катык” ресторанында юбилейда чыгыш ясый, аннан Чаллыга, икенче банкетка ашыга... Юл казасына тарып, бер сәгать вакыт үткәннән соң, йөрәге тибүдән туктый. Шәфәгать Салихов туган ягы – Азнакай районы Татшуган авылы зиратында җирләнә. Мәрасимгә авылдашлары, туганнары, иҗатташлары да кайта. Безнең белән табигать тә елый, дигән Салават, күбәләк-күбәләк яуган беренче карга ымлап.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 158, 27.10.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр