ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 140, 23.09.2017/

Яратмасаң, эшләп булмый ул


Мордовиядә XXVI Бө­тенроссия сыер савучылар конкурсы узды. Мамадыш районы са­вым­чысы Сания Насыйбуллина әлеге ярышта “Хатын-кыз. 45 яшьтән өлкән ветераннар” но­минациясендә икенче урынга лаек булды. Ә аңа кадәр ул республика­кү­ләм бәйгеләрдә катнашып, алты тапкыр абсолют җиңүче булып таныла.

2-1
– Без әлеге бәйгегә бер­гәләп бардык, – ди Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр­лы­гы­ның терлекчелекне үс­терү бүлеге җитәкчесе Сирин Нигъмәт­җанов. – Тик, ни кыз­ганыч, кон­курста ничек чыгыш ясаганын күрә алмадым, башка номина­циядә хөкемдар буларак катнашырга туры килде. Әмма очрашкан саен хәлләрен белешеп тордык, уңыш­ла­ры белән кызыксындык. Бил­геле, призлы урын алгач, барыбыз да горурландык.


Сания Насый­булли­на­ның Татарстан данын яклап конкурста катнашуы беренче тапкыр гына түгел икән инде. Моңа кадәр дә ике тапкыр россиякүләм ярышларда үзен сынап караган. Ул баруларында призлы урыннарга чыкмаган. Өчен­че тапкырында Сания ханымга бәхет елмая. Дө­рес­рәге, конкурсларда катнашып тәмам остарып җитә, ничек эшләргә, җа­­вап бирә­сен өйрәнә. Бәйге дигәч тә, анда зур тө­гәллек кирәк. Саву аппаратын билгелән­гән вакытка сү­теп җыярга, холкын белмәгән сыерларны тиешенчә саварга, со­рау­ларга дөрес итеп җава­бын да бирергә. Ә андагы сораулар бер дә җиңел түгел. Республика күлә­мен­дә алты тапкыр җиңү яулаган савымчы өчен бу таләп­ләр киртә була алмаган.


Быелгы конкурска Рос­сиянең 60 төбәгеннән 66 савымчы килгән була. Алар биш номинация буенча көч сынашкан. Абсолют чемпион исеменә Мордовиянең бәйге узган хуҗалык савым­чысы Людмила Семенкина лаек була. Сания Насыйбуллина исә “Хатын-кыз. 45 яшь­тән өлкән ветераннар” номи­нациясендә чыгыш ясый. Савымчы белән барган Мамадыш районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Руслан Котдусов әлеге төр­кемдә чыгыш ясаучылар аеруча күп булуын белдерә.


– Таләпләр буенча са­вым­чылар саву җиһазын сү­теп җыю эшен 5 минут 30 секунд эчендә башкарырга тиеш иде. Якташыбыз 5 минут 23 секундта сүтеп җыярга өлгерде, – ди Руслан Котдусов. – Монда практик яктан да, теоретик яктан да белемле булу кирәк. Сорауларга төгәл җавап бирүдән, эшләп күрсәтүдән тыш, санитар таләпләр дә зурдан.


Җиңү яулап кайткан Сания ханым белән дә сөйләш­тек. Тик ул үзе турында җәе­леп китеп сөйләргә яратмый, һәр эштә дә күңел итү кирәк, ди. Мәктәпне тәмам­лау бе­лән фермага эшкә урнашкан булган ул. Сыер сава башлаганына да быел 30 ел. “Район конкурсына күп­тән йөрим. Уңышлы чыгыш ясавымны күреп, республи­какүләм ярыш­ларга җибәрә башладылар, хәзер менә россия­күләм бәйгеләрдә Татарстан данын яклап чыгыш ясыйм, – ди Сания апа. – Саву аппаратын елга бер тапкыр сүтеп җыеп кына тәҗрибә туплап булмый. Көн саен бишәр-алтышар тапкыр саву аппаратын сүтеп җыям. Бөтен эш­тә дә эшли-эшли өйрәнә­сең”.


Конкурсларда катнашканда каушау хисе барлыгын да белдерә оста. Һәр бәйгегә барган саен булдыра алырмынмы, белгәнемне күрсәтә алырмынмы, дип борчуга кала икән. “Куркыта инде. Мин булдырам дип тотынып булмый. Үз өстең­дә нык эшләргә кирәк. Үзе­ңә артык ышана­сың икән, киресе килеп чыга”, – ди ул.


Мамадыш районының Тү­бән Ушмы авылында гомер итүче Сания апа ире Фәрит белән “АПК “Продпрограмма” хуҗалыгында эш­лиләр. Фәрит абыйның да авыл хуҗалыгында эшли баш­лавына 30 елдан артык вакыт узган.
– Хәзерге белән элеккеге эш шартларын чагыштыра торган түгел. Кул хезмәте бетеп бара. Эш алымнары да үзгәрә. Безнең хуҗалык­та тәүлегенә өч тапкыр сыер савыла, тәүлек әйләнәсе сменалап эшлибез. Савым да олы һәм кечегә бүленгән. Без, мәсәлән, бәләкәй савымда 1000 сыерны бер сменада өч кеше савабыз. Атнага ике көн ял итәбез, – ди Сания ханым.


Ни дисәң дә, савымчы эше авыр хезмәт. “Арыган вакытларыгыз да бардыр”, – дим. “Эшеңне яратмасаң, бер урында 30 ел эшләп булмый”, – дип җавап кайтарды Мордовиядән “Аграр сәнә­гать өлкәсендә мактаулы хезмәткәр” дигән мак­тау­лы исемгә дә ия булып кайткан якташыбыз.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 134, 12.09.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр