ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 140, 23.09.2017/

//

Җәяүлеләр кыйммәтләнә

 

Ил иҗтимагый палатасы вәкилләре җәяүле кичүе аша чыгучыларны үткәрергә теләмәгән машина йөртүчеләргә җаваплылыкны кырыслатмакчы. Аерым алганда, штраф күләмен гамәлдәге 1,5 мең сумнан 2,5 мең сумга кадәр җиткерү каралган. Хәтерләсәгез, былтыр ил Президенты Владимир Путин “зебра”га бәйле юл кагый­дәләрен бозучыларга җавап­лылыкны арттырырга кушты.

1-2

Шуңа күрә Россия Эчке эшләр министрлыгы закон проекты әзерләде. Әлеге документ Хөкүмәттә яклау тапты инде, аны Дәүләт Думасына тапшырдылар. Бу көн­нәр­дә закон проектын Иҗти­ма­гый палата карап тикшергән. Ил ЮХИДИе мәгълүматларына караганда, узган ел Рос­сия­дә җәяү­леләр катнашында 28 мең­нән артык юл-тран­спорт һә­лакәте теркәлгән: 17 меңгә якын очракта машина йөртү­че гаепле булса, калганнары җәяүлеләр аркасында килеп чыккан. Һәр өч гадәттән тыш хәл оч­рагының берсе “зеб­ра”да тер­кәлгән.

 
Илнең җәяүлеләр берлеге җитәкчесе Владимир Соколов шәһәр эчендә җә­за­сыз йөрү тизлеген сәга­тенә 80 чакрымнан 50гә кадәр тө­ше­рергә дә тәкъ­дим иткән. Ак­рынрак хәрә­кәт итсәләр, кү­зләре дә яхшырак күрә­чәк! Моннан тыш, җәяүлеләр ки­чүенә камералар куярга ки­рәк, ди­гәннәр. Мәскәүдә, мә­сәлән, мондый җайланма бер генә урында бар. Былтыр аның ярдәмендә машина йөр­тү­челәргә 900гә якын штраф язганнар. Алга таба ил башкаласында җәяү­ле­ләр ки­чүе сагында торучы камералар санын арттырырга исәп­лиләр. Кем белә, бәлки әлеге тәҗрибәне башка тө­бәк­ләргә дә җәел­де­рер­ләр. Мәсь­әләнең тагын бер ягы бар: юлдагы тәртип өчен руль артындагылар гына тү­гел, җәяү­леләр дә җа­вап би­рергә тиеш. Юл аша чыкканда бик уяу булырга, юл ка­гый­дәләрен төгәл үтәр­гә ки­рәк. Тик җәяүлеләр бу хак­та оныта. Шуңа күрә алар­га да җа­вап­­лылыкны кырыслату турында Думада закон проекты әзерләнә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 134, 13.09.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр