ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 175, 24.11.2017/

//

Йортлар җылына

 

Шушы көннәрдә Казанның барлык торак йортлары һәм социаль объектлары җылылык би­рү сезонына әзер булачак. Иң элек балалар бакчалары һәм интернатларга, мәктәпләр, хаста­ханәләргә җылы биреләчәк.

 

Шәһәр шулай ук, кирәк булган очракта, йортларны вакытыннан алда җылытырга әзер. Узган атнада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының ТКХ белән идарә итү башлыгы Илдус Насыйров белдергәнчә, октябрь­нең беренче декадасында, озак сроклы фаразларга караганда, республикада һава температурасы биш тәүлек эчендә уртача плюс 8 градустан артмаган чорда, торак йортларга җылылык бирү планлаштырыла.

 

Авыл хуҗалыгында – үсеш

 

Быелның гыйнвар-июнь айларында Татарстанда авыл хуҗа­лыгы продукциясен җитештерү күләме 1,4 процентка артып, акчага салып исәпләгәндә 89,1 миллиард сум тәшкил иткән.

 

Беренче яртыеллыкта авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасына 4,9 миллиард сум күлә­мендә акча бирелгән, шул исәп­тән 4,2 миллиард сум – федераль бюджеттан.    

 
Гыйнвар-июньдә Татар­стан­ның барлык төрдәге хуҗа­лыкларында 904,6 мең тонна сөт (+2 процент) һәм 217,5 мең тонна (+0,1 процент) терлек һәм кош-корт ите җитештерелгән. 

 
Дәүләт программасы кысаларында авыл хуҗалыгы оешмаларын 200 трактор, 100 ашлык җыю комбайны һәм 30 терлек азыгы җыю комбайны белән тәэмин итү күздә тотыла.

 

Өйрәнергә килгәннәр

 

Татарстан парламентында Кон­го Демократик Республика­сының Конституция суды делегациясе булып китте.

 
Кунаклар парламент үзәгенә экскурсия барышында утырышлар залы, парламентчылык тарихы музее, китапханә белән танышты, шун­нан соң ТР Дәүләт Советы Рәи­се Фәрит Мөхәммәт­шин белән оч­рашты.

 
Конго делегациясенең республикабызга визитының төп максаты – ТР Конституция судының эш тәҗрибәсе нигезендә әлеге республиканың төбәк конституция судларын булдыру перспективаларын өйрәнү.

 
Әлегә Конгода республика башкаласы – Киншаса шәһәрендә урнашкан бер Конституция су­дының гына эшләп килүен искәр­тик. 

 

Дәүләт мөлкәте миллионнар “эшләгән”

 

Ел башыннан бирле Татарстанда дәүләт мөлкәте, җир ки­шәр­лекләреннән файдалану һәм сатудан ТР бюджетына алынган керем күләме 568 миллион сум тәшкил иткән. 

 
ТР Җир һәм мөлкәт мөнә­сә­бәтләре министрлыгыннан хә­бәр ителгәнчә, иң күп акча дивидендлардан кергән (318,52 миллион сум). Мөлкәтне арендага бирүдән 61,65 миллион сум, җирне арендага бирүдән – 48,64 миллион сум, ышаныч нигезендә идарә итүдән – 56,9 миллион сум күлә­мендә акча республика бюджетына күчерел­гән.

 
Дәүләт унитар предприя­тие­лә­ренең чиста табышы 58 миллион сум булган.

 

Түбән Каманың “туганнары” ишәя

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Төркиягә Түбән Камадан эшлекле делегация киткән. Сәфәрнең максаты – озак­ламый тугандаш шәһәргә әйләнергә мөмкин булган Мәрмәрис шәһәре белән якыннан танышу.


“Безгә Мәрмәрис шә­һәре белән тугандаш элем­тә­ләр урнаштыру мәсьә­ләсе буенча эшләргә кушылды. Бик әйбәт курорт үзәге бу. Мондый тугандаш элемтә­ләр булдыруга, Эгей диң­гезе яры буенда  бала­ларыбызның һәм физик мөмкинлекләре чик­лән­гән балаларның сәла­мәт­леген ныгытуга исәп тотабыз”, – дип хәбәр иткән  район җи­тәк­че­лә­ренең эшлекле ки­ңәшмәсендә Түбән Кама мэры урынбасары Эльвира Долотказина.


Түбән Кама делегациясе Мәрмәристә ике көн булачак. Шушы вакыт эчендә баш­лангыч килешүгә ире­ше­лергә тиеш. Килешү мә­дәният һәм спорт өлкәлә­рендә хезмәт­тәшлекне, шулай ук табигать афәтләре килеп чыгу очракларында ярдәм итүне күздә тота.


2014 елның маенда Тү­бән Каманың Төркиядәге башка шәһәр – Мәрсин бе­лән “туганлашканлыгын” ис­кәртик.

 

Рәхим итегез!

 

20 сентябрьдә ТР Конституция судында ”Ачык ишекләр көне” үткәрелә. Бу хакта Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмә­тен­нән хәбәр ителә.


Әлеге чара кысаларында таныштыру максатындагы экскурсияләр, шулай ук суд эшчәнлегенә багышланган лекцияләр үткәре­ләчәк. Чарага килүчеләр ТР Конституция судына мө­рәҗәгать итү тәртибе буенча киңәш-табышлар алачак.

 

Булачак Тукайлар мультфильмы

 

Кичә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында “Век Татарстана” дигән “халык мульт­фильмы” белән таныштыру һәм фильмның рәсем­нәре авторларын (респуб­ли­кабызның 43 районыннан килгән балалар) бү­ләкләү булды.

 
“Век Татарстана” проек­тының мәгариф проекты булып торуын искә тө­шерик. Анда 7-15 яшьтәге 30 меңнән артыграк мәктәп укучысы катнашкан.  2500­дән күбрәк балалар рәсеме һәм 500дән күбрәк ши­гырьләр мультфильмга кергән. Фильмны “Татармультфильм” берләш­мә­се эшләгән. Студия җитәк­чесе Азат Ганиев әйтүенчә, “Век Татарстана” проекты, чын мәгънәсендә халык проектына әйләнеп,  иң күп бала катнашкан мультфильм буларак, Россиянең Рекордлар китабына кертелгән. 

 
“Сезнең кебек чакта район газетасында, әйтик, шигыребез басылып чыкса, бәхетебез чиктән аша иде, ә сез шундый да зур һәм мөһим проектта катнаштыгыз. Арагызда булачак Габдулла Тукайлар, Мөдәррис Әгъләмов, Бакый Урманче, Харис Якуповлар да бардыр, мөгаен”, – диде укучыларга мөрәҗәгать итеп Татарстан Министрлар Каби­нетының ТР халыклары телләрен үстерү бүлеге җитәкчесе, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин.

 
“Век Татарстана” мульт­фильмы татар һәм рус т­елләрендә “сөйләшә”. Проект интернет челтәренә урнаштырылачак.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 134, 13.09.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112