ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 140, 23.09.2017/

//

Дөньяда

 

Тикшерәчәкләр

 
Гыйракта РФдә тыелган “Ислам дәүләте” террорчылык оешмасында катнашканы өчен  Россия гражданинын үлемгә хөкем иткәннәр. Бу хакта җирле каналларга сылтама белән “Взгляд” басмасы хәбәр иткән. Гаепләнүченең исемен әйтмәгәннәр. Кайбер мәгълүматларга караганда, аны Мосул шәһәрен дошманнан азат иткәндә кулга алганнар. Ул 2015 елдан бирле террорчылык оешмасында катнашуын да әйткән. Россия Тышкы эшләр министрлыгында әлеге хәбәрне расламаганнар. Белгечләр тикшерү эше башлаган.

Иминлек таләбенә җавап бирә

3-4
Мисыр хакимияте Россия белән авиаочышларны яңартырга әзер икәнен әйткән. Билгеле булганча, һава юлы 2015 елда Шәрм-әл-Шәехтән Санкт-Петер­бургка кайтучы очкычта теракт очрагыннан соң ябылды. Фаҗигадә 224 кеше һәлак булды. Чит илнең Гражданлык авиациясе министрлыгы вәкиле сүзләренә караганда, төп өч шәһәр – Каһирә, Шәрм-әл-Шәех һәм Хургададагы аэропортлар тулысынча иминлек таләпләренә җавап бирә.

 

Россиядә

 

Иртәрәк дигәннәр

 
Владимир Путинның 2018 елда узачак Президент сайлавында катнашуы турындагы сүзләр әлегә фикер алышу дәрә­җәсендә генә. Кремльдә әнә шулай дип белдергәннәр. Әйтүләренә караганда, бу хакта гамәлдәге Илбашы үзе хәбәр иткәч кенә җитди рәвештә сөйләшергә мөмкин булачак. Кайбер басмалар Владимир Путинның сайлау кампаниясе турында язып чыкты да инде. Узган атнада булган очрашуларның берсендә Президент сайлауда катнашырга җыенуы турында сорагач, бу хакта сөйләшергә иртәрәк, дип кенә җавап бирде. “Сайлау кампаниясен игълан итүгә, бөтен кеше эшләүдән туктый”, – дип тә өстәде ул. Президент сайлавында оппозициядәге сәясәтче Алексей Навальный, ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский һәм “Яблоко” партиясенә нигез салучы Григорий Явлинский катнашу теләген белдерде.

Дөреслеккә туры килмәгән

 
Кичә илнең берничә төбәгендә, бинада шартлаткыч булуы турындагы хә­бәр­дән соң мәктәп, сәүдә үзәкләре, дәүләт оеш­малары хезмәткәрләрен  эва­куа­ция­ләгәннәр. Барлык очракларда да куркыныч хәбәр­не телефон аша җит­кергән­нәр. Мәсәлән, Ставрополье краенда бер көндә шундый 42 шалтырату кабул иткән­нәр. Шикле хәбәрләр Пермьдә, Ерак Көнчы­гышта да теркәлгән. Бер генә очрак та рас­ланмаган. Телефон аша коткы тара­тучы­ларның эзенә төшкәннәр, ул Украинага илтә, дип язган “РИА Новости”.   

Машинага ярамый

 
Ил Хөкүмәте “Ана капиталы”на үзебезнең илдә җитештерелгән автомобиль сатып алырга рөхсәт итү турындагы закон проектын хупламаган. Документ нигезендә, дәүләт акчасына сатып алынган милек әти-әнинең икесенең берсенә генә рәсмиләштерелә ала. “Бу очракта бала мәнфәгатьләре исәпкә алынмый”, – дип каршы төшкәннәр. Закон проектын хупласалар, “Ана капиталы”ннан файдаланырга теләүчеләр артачак, димәк, казнадан өстәмә акча бүлеп бирергә туры киләчәк, дип тә әйткәннәр. Сүз уңаеннан, танылган җырчы Алла Пугачеваның әлеге ярдәмнән баш тартуы турында билгеле булды. Гаиләнең болай да акчасы җитәрлек икән.

 

Татарстанда

 

Ярминкәләр башлана

3-1
16 сентябрьдән Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов сүзләренә караганда, Казанда ярминкә ун мәйданда эшләячәк. Алар “Казан” агропромпаркында, “Бәхетле” гипермаркетлары янында (Ямашев ур., 71а һәм Ленинградская ур., 27), Липатов урамы, 7 нче йорт янында, “Җиләк бистәсе” сәүдә үзәге янында, Чех базары артында, Мәскәү базарында, ”Чулпан” мәдәният үзәге, Тимер юлчылар мәдәният йорты янында, “Яңа Тура” технополисында оештырыла. Чаллыда исә ярминкәләр өч мәйданда гөрләячәк. Ярминкәләрдә ветеринария хезмәте белгечләре күзәт­челек итәчәк, дип хәбәр итәләр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан.

Искегә урын табыла


Казанның сәүдә үзәкләрендә иске батареяләр җыю өчен 30 контейнер куелачак. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының җир байлыкларын саклау бүлеге җитәкчесе Лилия Мө­барәкшина хәбәр итүенчә, министрлык гамәлдән чыккан химик ток чыганакларын җыю өчен махсус әрҗәләр кую буенча проект әзерли. Казанда җыел­ган искергән ток чыганакларын Чилә­бенең “Мегаполисресурс” оешмасына алып китәчәкләр. Әлеге оешма гамәлдән чыккан химик ток чыганакларын юкка чыгару белән шөгыльләнә.

Саксызлык харап иткән


Лениногорск районында, өстенә каен авып, 64 яшьлек ир-ат үлгән. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсеннән алынган мәгълү­матларга караганда, фаҗига Михайловка авылында рөхсәтсез агач кискәндә килеп чыккан. Әлеге факт нигезендә “Саксызлык аркасында үлемгә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тик­шерү мәгълүматларына караганда, ир-ат 24 яшьлек күршесе белән урманга законсыз рәвештә каен кисәргә юнәлгән. Бер мизгелдә егетнең кискән каен агачы иптәшенең өстенә килеп төшкән. Нәти­җәдә алган яралардан ир-атның гомере хастаханәдә өзелгән. Егет үз гаебен тулысынча таныган.

Татар теле өйрәтәләр

3-2
Казан (Идел буе) федераль универ­ситетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты 2017 елга бушлай татар теле курсларына электрон теркәлүне ачык дип игълан итә. Атнага ике тапкыр узачак дәресләр сентябрь уртасыннан башланыр дип көтелә. Уку өч ай дәвам итәчәк. Әлеге курсларны тәмамлаучыларга университет татар телен белү турында сертификат тапшырачак. Бушлай татар теле курсларында катнашырга теләүчеләр Филология һәм мәдәниятара багланышлар инсти­тутының рәсми сайтына кереп теркәлү уза ала (kpfu.ru/tatkurs.html).

Лотереядә йорт откан


Казанда яшәүче Сәлимҗан Әхмәтҗа­нов “Торак лотереясе”нең 246 нчы тиражында җиңеп, шәһәр читендә йорт откан. “Столото” оешмасының матбугат үзә­геннән хәбәр итүләренчә, ул лотерея уеннарында өч айлап элек катнаша башлаган. Яңа йорт иясе отышны акчалата алуны кулай күргән – быел хатынының юбилее буласы икән. Бүләк – диңгезгә сәяхәт һәм калган акча ике кызына һәм ике оныгына тәгаенләнгән.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 134, 13.09.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр