ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 182, 15.12.2018/

Турайт, агай, бөкреңне! Тагын пенсия турында

 

Әле шушы көннәрдә генә район үзәгеннән күптәнге танышым, озак еллар шофер булып эшләүче Фәргатькә утырып кайттым. Сүз иярә сүз чыгып, пенсия яшендәге үзгәрешләргә “кереп киттек”.

4-1
– Безгә калгач, түзмәделәр. Биг­рәк күп бит ул 65 яшь, ни хәл­ләр эшләп бетерерсең, – ди юлдашым.


– Әй, – мин әйтәм, – нигә кайгы­расың, безгә туры килә торганы – алдан пенсиягә чыгып була торган өлеше бар бит аның, – дим. – Ха­тын-кызга – 37, ир-атка 42 ел стаж гына кирәк. Мәктәп тәмам­лагач, шоферлыкка укыгач та эшли баш­лаган­сыңдыр бит, 60 яшеңә кадәр синең стажың 42 ел була да була...


Фәргать белән арабызда биш яшь, шуңа күрә икебез бер елда пенсиягә чыгабыз дип ышанып: “Мәктәпкә бер ел алдан кереп, университетта бер курстан соң читтән торыпка күчкәнгә, 17 яшьтә эшли башладым, 55кә кадәр минем дә стаж 38 елдан артып китә”, – дип, үземчә мактанып алырга да өл­гердем.


– Бу бит – күп кешене борчый торган әйбер, шул турыда аңлатып яз әле, – диде юлдашым, мин тө­шеп калганда.


Дөрес әйтә, Фәргать, бик күп­ләрнең йокысын калдырды бу үз­гәрешләр. Аларның шулай җайлы-ансат кына, артык шау-шусыз кабул ителүе бик гаҗәп булды. Бөтен кеше каршы, әмма шул ук вакытта каршылар да юк кебек килеп чыкты. Әле проект өлешенә кайбер җиңеллекләр керткән өчен Илбашына әҗәтле һәм рәх­мәтле дә калдык шикелле. Моның сәбәпләре берничә. Берсе – кеше язмышларына бәйле бик тә мө­һим, каршылык­лы әлеге үзгәреш­ләрне футбол буенча дөнья чемпионаты арасына махсус кыстырулары булса, икен­чедән, шәһәрне­келәр авылныкылар кебек үк аһ-ваһ килмәде дип беләм, ә авыл агае һәм апае ул гомер-гомергә йодрыкны кесәдән генә селтәде. Аның урамнарга чыгарга теләк-омтылышы да, вакыты да юк. Колагыннан эшкә чумып, үзалдына ризасызлыктан мыгырданып йөрү­дән үтә алмаган һәм алмас та инде ул. Тик һаман-һаман безнең өчен каланыкылар да кайгыртмас шул.


...Фәргатьнең үтенечен искә алып, район Пенсия фонды ида­рәсенә шалтыраттым. Үземнең мәгъ­лүматларымны әйттем дә, мин – 55 яшьтә, вакытыннан алда пен­сиягә чыга аламмы, дип сорадым. Җавапның уңай буласына тамчы да шикләнмәдем, чөнки бу яңалыкны пропагандалаган бер генә урында да 37 һәм 42 ел стаж кирәклектән артык бүтән таләпләр турында мәгълүмат күренмәде. Тик...


Баксаң, әлеге 37 һәм 42 ел стаж дигәнеңә “коры” стаж гына керә, ягъни гомуми стаждан хатын-кызларның декрет ялында булган вакыты, ир-атларның армия еллары, шулай ук уку чоры да чигерелә икән. Әле алай гына да түгел, законда шушы кадәр стажы булса да, кеше яңа законда билгеләнгән вакыттан ике елдан да алдарак пен­сиягә китә алмый дигән искәрмәсе дә бар булып чыкты. Шулай булгач, бу льготадан бик күпләр файдалана алачак дип ышану артык беркатлылык булыр иде. 17-18дә эшли башлап, армиягә бармаган, беркайда укымаган ир-атларга һәм тормышка чыкмаган яки бала тапмаган һәм шулай ук беркайда да укымаган хатын-кызларга гына файдасы бәхәссез. Тик шунысы бар: әлеге 37 – 42 ел стаж дигәнең, яңа законда билгеләнгән вакыттан һич югы ярты ел, бер ел, ел ярым алдан тупланса да, пенсиягә әнә шуның кадәр булса да алданрак чыгу мөмкин­леге бар икән үзе. Мәсәлән, 1966 елда туган хатын-кызлар яңа закон нигезендә 58 яшьтә пенсиягә чыгарга тиеш булса, 37 ел “коры” стажы 56 яшендә тула икән – 56да, 57 яшендә тулса, 57 яшьтә лаеклы ялга китәчәк.


Мин шушыларны сөйләгәнне тыңлагач, бер танышым: “Әбәү, бу законны бигрәк тә акыллы ке­шеләр эшләгән икән”, – дип куйды.


– Акыллы түгел, – мин әйтәм, – үз халкына дошман кешеләр язган моны дим. “Бүген Балтач зиратына керергә дә куркыныч”, – дигәнне бик күпләрдән ишеткәнем бар. Чөнки анда соңгы елларда җир­ләнгәннәр арасында 70-80 яшь­лек­ләрне бөтенләй очратмыйсың, барысы да – 40-50 яшьлекләр, диләр. Аварияләрдә генә түгел, кинәт үлем дә бик күп һәм ул бигрәк тә яшәрде. Кечерәк авылларда әле, саны азрак булгач, ул кадәр үк сизелми, ә менә бөтен Балтачка бер зират булгач һәм яңа каберләр бер-бер артлы тезелгәч, ул аермачык күренә. Көн туса, сискәндерә торган хәбәр ишетәбез: кемдер йокыдан уянмаган, кемдер хәле китеп ятып торган һәм “китеп” барган, кемдер...


Әле менә күптән түгел генә күрше авылда 50 яшьләрдәге “КамАЗ“ шоферы үлеп китте. Колхоз басуыннан тураткан кукурузны төяп кайткан, массаны чокырга бушаткан, күчмә ашханә килгәч, утырып ашаган һәм... хәлем китте, дип чүгәләгән дә күзләрен мәңгелеккә йомган. Кызганычка, мондый хәлләрне бигрәк еш ишетә башладык. Ир-атлар арасында күбрәк булса да, кинәт үлем яшь әниләр арасында да ишетелгәли. Әле менә шушы юлларны язганда авыл урамы буйлап үттем дә безнең ти­рәдәге, ягъни илле яшьлекләр һәм аңа якынлашып килүче авылдашларны күз алдыннан үткәрдем. Арада сау-сәламәт диярдәйләре юк та бугай, кемдә буыннар, кемдә бил, умырткалык чирләре, кемдә кан басымы... Аның таза дигәне дә бит һәр кичтә һәм иртәдә сызлану-авырту баса торган төймә капмый калмый. Нишләтәбез, авыр хезмәт үзенекен итә: авыл халкы иртә картая. Сәламәтлеген дә иртә югалта.


Тик йомшак кәнәфидә утырганнар аны каян белсен дә кайдан алып алар турында кайгыртсын?! Юкса авылныкылар өчен аерым өстенлек кертелсә дә, аларны зарарлы участокта эшләүчеләр бе­лән тәңгәлләштерсәләр дә, артык булмас иде. Авыл хуҗалы­гын­да ел­ның күпме вакытын тоташ химикатлар белән эшләүче, тавышлы трак­торларда, сикәлтәле басу юлында йөрүче механизаторлар да, исле-аммиаклы һава сулаган, нин­ди генә шартлар тудырдык дип шапырынсак та, резин итеген сала алмаган терлекчеләр хезмәте дә зыянлы дип табылырга, бәя­лә­нер­гә, ташламаларга бик лаеклы иде!


Шушы үзгәрешләр турында сүз чыкканнан бирле мин иремне: “Давай, Илгиз, турай, эшләргә дә эшләргә әле”, – дип шаяртам. Яшь чагында аның кебек шәмдәй төп-төз авыл егетләренең дә, еллар үткәч, иңбашлары басылды шул.
...Турайт, агай, бөкреңне!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 160, 02.11.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр