ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 58, 20.04.2019/

//

“Туган тел – милләтнең җаны”

 

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиевнең “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре” комплекслы проектын гамәлләштерүне йомгаклауга багышланган тантаналы чарада чыгышы.

002

Хөрмәтле Владимир Ростиславович, Павел Станиславович, Григорий Эдуардович! Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Хөрмәтле кунаклар! Хөрмәтле ватандашлар - милләттәшләр! Кадерле дуслар!

 
Бүгенге тантана “Яңа­рыш” Республика фонды өчен дә, бөтен республикабыз өчен дә аерым әһә­мият­кә ия – дәүләтнең, сә­нәгать предприятие­ләре­нең, эш­мә­кәрлекнең һәм җә­мә­гатьчелекнең “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шә­һәре һәм Свияжск утрау-шә­һәре” дигән зур уртак проекты нигездә тәмам­ланды. Һәм моның белән без­нең барыбызны да котлыйм!

 
Бу бик кызыклы һәм иҗа­ди тәҗрибә, ачышлар һәм яңа фикерләр туу еллары булды, мин моны үз-үзе­безне танып белү процессы, җәмгыятьнең рухи яңары­шы вакыты дип атар идем. Эшләгән саен, тагын да күб­рәк эшлисе килү га­җәп тү­гел. Болар барысы да безнең һәм сезнең күз алдында башкарылды.
Проектны гамәлләш­те­рүнең 9 елы дәвамында тарихи ядкәрләрне, архитектура ансамбльләрен торгызу, яңа әһәмиятле корылмалар төзү, заманча инфра­струк­тура булдыру, бу җир­лекләр биләмәләрен төзек­ләндерү белән беррәттән, иң мөһиме – рухи образларны: ата-бабаларыбыз иманын, тра­ди­цияләрен һәм мә­дәниятен тергезүгә ирешә алдык.


Шунысы аеруча куанычлы: беренче чиратта иң яхшы тарихчылардан, археологлардан, реставраторлар­дан, проектчылардан, төзү­челәрдән, киңәшчеләрдән торган һөнәри команда эш­ләү ысулларын таба, техно­логияләр билгели алды, шу­ның нәтиҗәсендә без бүген борынгы ядкәрләрнең чын кыяфәтен, бөеклеген һәм матурлыгын күрә алабыз.


Болгар белән Свияжскины тергезүчеләргә – инвес­торларга – зур предприятие һәм оешмаларга, кече ком­панияләргә, хәйрия­че­ләр­гә, яшенә, диненә һәм мил­лә­тенә карамастан рес­пуб­ли­када яшәүчеләрнең ба­ры­сына да чын күңелдән рәх­мәт белдерәбез. Барысы 61 703 хәйрияче катнашты. Без­нең барыбызның да исем­нәре республиканың Хәй­рия­че­ләр китабына кертелде.
Иң мөһиме – болар барысы да ихлас күңелдән эш­ләнде!


Болгар һәм Свияжски­ның  торгызылган объектларын килүчеләргә бүген горурланып күрсәтәбез. 2010 ел белән чагыштырганда, туристлар агымы 15 тапкыр артты. Берничә елдан шулай булыр дип кем күз алдына китерә алыр иде: хәзер бу ис­тәлекле урыннарны ел саен бер миллионнан артык турист һәм республика кунагы карый. Илнең барлык почмак­ларыннан һәм чит илләр­дән уңай фикерләр һәм хуплау сүзләре ишетәбез.


2014 елда Болгар тарих-археология комплексының, ә 2017 елда Свияжск утрау-шәһәренең Успение соборы һәм монастыреның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исем­легенә кертелүе уртак эшебез нәтиҗәләренең халыкара дәрәҗәдә танылуын күр­сәтеп тора.


Мәгълүм булганча, 2000 елда бу исемлеккә Казан Кремле дә кертелгән иде. Башкарылган эшнең әһә­мия­тен ЮНЕСКОның элеккеге генераль директоры Ирина Бокова бик мәгънәле билгеләде. Казанга килгәч, ул болай диде: “Болгар һәм Свияжск – Россия картасындагы гади географик нокталар гына түгел. Алар дөнья­да мәдәниятара диалог өчен маяклар булып тора. Алар безгә рухи кыйм­мәтләргә һәм гуманлык идеалларына ирешүгә юл күр­сәтеп тора. Бергә-бергә ничек яшәргә икәнен күр­сә­түче маяклар алар”. Бу сүз­ләр безнең өчен кадерле дә, җаваплы да.


Без бу объектларның универсаль хәзинә дип танылуы аларны ышанычлы саклау һәм сакчыл файдалану буенча тырыш хезмәт белән тулыланырга тиешлеген аңлыйбыз.


Ышанам, шулай булыр да! Татарстан Респуб­ли­ка­сы­ның мәдәни мирас объектларын саклау комите­ты­ның күптән түгел узган кол­ле­гиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы бу өлкәдә төгәл төп бурычлар куйды.


Республикадагы со­циаль-икътисади үзгәреш­ләр җәмгыя­тебезнең рухи үсеше белән тулылана бара. Мөселман һәм православие изге урыннарын бер үк вакытта тергезү ысулы да вакыт тарафыннан сыналды. Болгар ислам академиясен төзедек, Изге Мәрьям Казан иконасы соборын торгызабыз. Моның дөрес карар икә­­­ненә иманыбыз камил. Дөрес гамәл бу. 2005 елда Ка­зан Кремле биләмәсендә халыкның күмәк катнашы белән торгызылган Кол Шә­риф мәчете һәм Благовещение соборы моңа дәлил булып тора.


Татарстанның безнең җир­дә яшәүче халыклар арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту буенча эзлекле сәясәте бөтен халык, безнең кунакларыбыз тарафыннан хуплана. Бу изге гамәлләргә турыдан-туры катнашучы буларак, Сезгә, Владимир Ростиславович, бик зур рәхмәт белдерәсем килә. Григорий Эдуардович, Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча Комиссиясе рәисе, Россиянең тышкы эшләр министры Сер­гей Викторович Лавровка безнең барыбыз исе­мен­нән дә олы ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне тапшыруыгызны үтенәбез.


Мәдәниятләр диалогы, цивилизацияләр диалогы – безнең өчен болар чит тө­шенчәләр түгел инде. Рес­публика башкаласы вәка­ләтле халыкара конферен­цияләр һәм форумнар үт­кә­рү урынына әверелә. Бу, һич­шиксез, Татарстанның Ев­разия мәдәни киңлегендә тарихи заманнарда да, хә­зерге вакытта да әһәмиятле роль уйнавына бәйле. Һәр­даим киләчәккә омтылу, тра­дицияләр һәм хәзинәләр кушылмасы безнең күп гасырлык тарихыбызның дә­вамлылыгын тәэмин итә.


Тарихи хәтерне саклау, аны киләчәк буыннарга тапшыру – республиканың хә­зерге заман иҗади тормышында төп өстенлекләрнең берсе. Бу Россия Федерациясе һәм безнең республика җитәкчелеге иң югары дә­рәҗәдә үткәрә торган уртак илкүләм бурыч булып тора.


Тарихны тергезгәндә без­нең барыбызны да, һич­шиксез, киләчәк буын – бү­ген мәктәп парталары артында утыручылар борчый. Туган йортка, авылга, шә­һәр­гә, үзебез яши торган ил­гә карата ихтирам хисен­нән, үз ана телебезгә, үз халкыбызга мәхәббәттән башка бөек илебезне торгызып булмый. Бу гади мәсьәлә тү­гел. Бу – дәүләткүләм әһә­мияткә ия бурыч, моны исбатлап тору да кирәкми, иң мөһиме – бу өлкәдә уңыш­лы үсеш юллары табу.


Нәкъ менә шуның өчен, Болгар һәм Свияжскины тор­гызу буенча эшне тәмам­лап, “Яңарыш” фонды Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә уникаль мәгариф проектын – күп профильле мәк­тәптән, балалар бакчасыннан, интернаттан, шәһәр чи­тендә балалар лагереннан торган гомуми белем бирү комплексын төзүне һәм оеш­тыруны башларга ниятли. Ул академия белеме, өч телдә (рус, татар һәм инглиз тел­ләрендә) әзер­лек, гомумкешелек кыйм­мәтләре, тигез карашлы тормыш фәл­сәфәсе һәм кешелеклелек юнәле­шен­­дә тәрбияләнүче күп­кыр­лы шә­хес формалаштыруны бирә­чәк. ЮНЕСКО Халыкара оеш­масы XXI гасыр мәгари­фенең дүрт прин­­цибын игълан итте: өйрәнер өчен укырга, белер өчен укырга, яшәр өчен укырга, бергә яшәр өчен укырга!


Яңа мәктәпкә рус, татар һәм инглиз телләрендә конкурентлы белем тәэмин итү, мәгарифнең нәтиҗәле гамә­ли ысулларын куллану, укучылары үз мәдәниятен бәя­ли, башка мәдәният­ләрне аң­лый һәм җәмгыятебез үсе­­шенә лаеклы өлеш кертә ала торган яңа мәктәп булу вазифасы йөкләнә.


Ни өчен өч тел? Бу аң­ла­шыла дип уйлыйм. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Консти­ту­цияләре буенча безнең республикада рус һәм татар телләре дәүләт теле булып тора. Бөек рус гуманисты – академик Дмитрий Сергеевич Лихачевның күпләргә мәгълүм гыйбарәсен исегез­гә төшерим: “Туган тел – мил­ләтнең җаны. Үзенең чын, тарихи телен югалта баручы милләт, теле белән бергә үзенең психологиясен дә, мәдәниятен дә, ата-ба­ба­лары турында истә­ле­ген дә югалта”.


Глобальләшү шартларында халыкара аралашу теле булып формалашкан инглиз телен белү беренче план­га чыга. Инглиз телен белү инде өстенлек тә, байлык та түгел, ул теләсә кайсы кеше өчен конкурентлы өс­тенлек бирә.


Күренекле шәхесләр барысы да күп тел белгән: Александр Пушкин – 16 чит тел; Лев Толстой – 15; Михаил Ломоносов – 11; Николай Чернышевский – 9; Александр Грибоедов – 7; Лев Гумилев – 6; РФ тышкы эшләр эшләр министры Сергей Лавров – 4; РФ Президенты Владимир Путин, шулай ук безнең кунаклар – Россия мәдәният министры Владимир Мединский, РФнең ЮНЕСКО эш­ләре буенча комиссиясе Җа­ваплы секретаре Григорий Орд­жоникидзе – 3 чит тел белә.


“Ничә тел беләсең – шул кабат кеше буласың”, – дип язган Антон Павлович Чехов.


Балалар телләрне ни­кадәр иртә өйрәнә башласа, шулкадәр сизгер фикерли, башка кешеләрнең дөньяга карашына төшенә, иркен аралаша башлый, социаль җайлашу, үз мөмкин­лек­лә­рен гамәлләштерү һәм уңыш­лы карьера өчен киң мөмкинлекләргә ия була.


Дәүләт телләрен, туган һәм чит телләрне ничек һәм нинди күләмдә өйрәнү ту­рын­да чиксез бәхәсләрдән чыгып, без хәзерге заман җәмгыяте өчен хәлиткеч булган әлеге проблеманы хәл итү юлларын табарга тиеш. Хәзерге вакытта без Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Юрьевна белән конструктив эш алып барабыз, бүген безнең чарада РФ Мәгариф министр­лы­гының статс-секретаре – министр урынбасары Павел Станиславович катнаша.


Телләр, аларны белү һәм саклау проблемасы Татарстанны, Россияне генә борчымый, бу – халыкара дәрә­җәдәге проблема. Берләш­кән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблея­сының 2019 елны Төп халыклар тел­ләренең Халыкара елы дип игълан итүе очраклы түгел. Бу төп халыклар тел­ләренә янаган кискен куркынычка игътибар җә­леп итү, тотрыклы үсеш мән­фә­гатьләрендә бу телләрнең әһәмиятен арттыру максатында эшләнә.


Әлеге шартларда яңа мәктәпкә без хәзерге заман мәгарифе таләпләренә җа­вап бирүче комплекс буларак карыйбыз.


Әлбәттә, беренче комплекс Казанда булырга тиеш. Казан мэры Илсур Рәи­со­вич Метшин биредә, ул моны хуплый, бәлки бер ге­нә түгел, параллель рәвештә ике комплекс булыр, алга таба юл күренер. Чөнки Казанда, объектив һәм аңлашыла торган сәбәпләр буенча, төп халыклар белән беррәттән күп милләт вәкилләре туп­ланган. Республика мәк­тәп­ләренең матди базасы яхшы булуын исәпкә алып, мондый комплекслар рес­публи­каның күп кенә зур һәм ур­тача зурлыктагы шәһәрлә­рендә дә барлыкка килергә мөмкин. Аеруча ассызыклап шуны әйтәсе килә: бүген сөйләнгән шушы омтылышларны уңыш­лы гамәлләш­терү өчен укытучылар һәм тәрбия­че­ләр әзерләү кичектергесез бурыч булып тора. Республика хөкүмәтенә, рес­пуб­лика­ның тиешле министрлыкларына, Казан федераль университетына, Фән­нәр акаде­мия­сенә аларны максатчан әзерләүгә ке­ре­шү зарур.


Казан шәһәренең 165 нче санлы өч телле мәктәбе төп нигез булып тора алыр иде. Аның директоры – “Мәктәп директоры – 2016” Бөтен­россия конкурсы дипломы иясе Айдар Илдар улы Шәм­сетдинов. Беренче мәктәпне “Адымнар” – бе­лем­гә һәм татулыкка” дип атап булыр иде. Иманым камил, балалар һәм ата-ана­лар, мәктәп аркылы республика глобаль халыкара конкурентлыкта үз урынын ныгыта алачак.


Күренекле фикер иясе, татар мәгърифәтчесе Шиһа­бетдин Мәрҗани бик төгәл әйткән: “Үткәнен белмәгән, милли тәрбия алмаган ке­шенең киләчәге юк”.
Игелекле эшләрегез өчен барыгызга да тагын бер кат рәхмәт белдерергә һәм барыгызга да һәммә эше­гездә, тормышыгызда иминлек теләргә рөхсәт итегез.
Эшләребездә изге ният­ләргә бергәләп ирешик.


Барыгызга да исәнлек, саулык, иминлек телим! Хәерле сәгатьтә!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 19, 05.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!