ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 163, 13.11.2018/

Депутат пенсиясенә тимәгез


Пенсия яшен күтәрү өчен тиңсез көрәш барган көннәрдә “Бердәм Россия” партиясенең Генсоветы халык йөрәген тынычландырырлык инициатива белән чыкты: депутатларның пенсиясенә өстәмәне бетерергә.

2-1
Думада өстенлек итүче партиянең тәкъдиме һич­шик­сез үтәргә тиеш иде, чөнки моңарчы “Бердәм Россия” яклаган кануннар­ның кабул ителмичә калганы булмады. Тик бу юлы популяр булмаган тәкъдим канун әвәләүче катлауның кытыгына тиде. Бик җиңел генә халыкның 55-60 яшь­тән пенсиягә чыгу хокукын тартып алган депутатлар үзлә­рен пенсиягә өстәмә дигән майлы калҗадан мәх­рүм итү идеясен бер дә яратмадылар. Дөресен генә әйткәндә, аз гына акчага яшәү дигән виртуоз осталык йомшак депутат кәнә­фиенә менеп утыру белән югала икән. Бары тик сыер савучы белән идән юучыларда гына андый сәләт кала. Биш ел депутат урынын җылытып йокымсырап утыру сәламәтлекне дә бик какшата, шуңа күрә халык хез­мәтчеләре үзләре өчен кеч­кенә пенсия дигән рә­хәтне бирмәскә, андый ләз­зәтне – айга 3500 сумга диетик ризык белән тукланып сәламәт калу мөмкин­леген кара халыкка гына калдырырга бул­дылар.

 

Дөрес, арада пен­сиягә өстәмәдән хөкү­мәт чиновникларын һәм ми­нистрларны, төбәк депутатларын һәм сенаторларны, дәүләт корпора­ция­лә­рен җитәкләгән калын ке­сәле директорларны да мәх­рүм иткән очракта чәнечкеле тәкъдим белән риза булырдайлар күренде. Әмма бу очракта илдә революцион ситуация чыгачак, югарыдагылар гадәти пен­сиягә генә яшәү фаҗига­сеннән котылу өчен түнтә­релеш тә оештырырга мөм­киннәр иде. Шуңа күрә тәкъ­димнең компромисслы, тешкә тими торган варианты табылды: кем тели, шул үз иреге белән өстә­мәдән баш тартсын.

 

Мондый уңышлы чишелешне халык­ның пенсия яшен кү­тәр­гәндә дә табып булыр иде, билгеле, вәләкин депутатлар һәм министрларның вакытында андый катлаулы формулага башлары эшлә­мәде. Бары тик үз асларына су керә башлагач кына, халыкка армый-талмый бил бөгүче хезмәтче­ләрнең баш миендә нейроннар активлыкларын арттырдылар һәм бөтен депутатлар корпусы бердәм рәвештә ачыш ясады: теләгән кешегә ирек биреп була лабаса. Россия парламенты тарихында беренче тапкыр шундый хәл булды: оппозиция популяр булмаган законның үтүенә юл куймады. Аеруча коммунистлар һәм башка оппозиция вәкилләре, зур тырышлык куеп, “Бердәм Рос­сия”­не бу мәсьәләдә түнтәр­де­ләр. Хәер, парламентта өс­тен­лек итүче партия вә­килләре үзләре дә үз инициативаларына бик сөен­мәгәннәр иде, шуңа күрә артык тартышмыйча гына бирелде­ләр.

 
Сүзнең нинди акчалар турында баруын ачыклау өчен,  Дума депутат­лары­ның хез­мәт хаклары һәм өс­тә­мәләр белән күпер­телгән пен­сия­ләре турындагы мәгъ­лүмат­ны карыйк. Аны табу бик кыен түгел, Дума сайтына кереп, һәр­кем таныша ала. Кирәкле битнең адресын да бирик: http://duma.gov.ru/news/27517/. Интернетка ке­рергә ире­нүчеләргә кыскача гына әйтеп үтәбез: Дума депутатлары быелгы айларда уртача 388 мең 500 сум айлык хезмәт хакына тир түк­кән­­нәр. Физик зат­ларның кере­менә салым түләгәннән соң, бу акча бик кечкенә – 338 мең сум гына кала. Дөрес, күп кенә депутатлар­ның миллиардлаган сум белән бәя­ләнә торган акция­ләре һәм башка матди байлыклары бар-барын. Әм­ма килешик: социаль лифт­ның иң югары катында утыр­саң, бу акчаларга гына яшәү бик кыен. Бер коммунист депутат зарланды бит әле, Дума депутатының хезмәт хакы очны очка ялгарга да җит­ми дип.

 

Менә шундый авыр хез­мәттә шундый кеч­кенә генә акчага биш ел җәфа­лансаң, пенсия кү­ләме 46 мең 626 сум була, ди Дума сайтындагы мәгъ­лүмат, ун елга түзсәң, пен­сияң 63 мең 581 сум гына була. Халык­ның уртача пенсиясе 13 мең тирәсе генә икәнен искә алсак (10 меңгә яшәүче пенсионерлар буа буарлык), депутат пенсиясе ярыйсы гына шикелле тоела тоелуын. Тик ул тоела гына. Югары катта яшәгәннән соң, җиргә тө­шеп басу бик авыр ул. Нәкъ менә шул сәбәпле, инде закон кабул ителгәч, депутатлар арасында күзгә кырып салырлык санда да өстә­мәдән баш тартучылар табылмаган. Бары тик 6 депутат кына өстәмә­ләрдән баш тартыр төсле әйт­­кән­нәр. Николай Арефьев ди­гән хөр­мәтле коммунист депутатыбыз: “Мин фатирга гына 12 мең сум түлим, 18 мең сумлык дару гына эчәм”, – дип җавап бир­гән. Ха­лык мән­фә­гать­ләре өчен көрә­шүче мәгълүм һәм мәш­һүр депутат Олег Смолин: “Мин ахмак уеннар уйнамыйм”, – дигән. Шулай итеп безнең сөекле депутатларыбыз аз пенсиягә яшәү дигән ахмак уенны халыкка гына калдырып, үзлә­рен андый бәхет­сезлектән саклаганнар. Шулай итеп Дәүләт Думасы 25 октябрь­дә кабул иткән депутатларга һәм сенаторларга пен­сиягә өстә­мәдән баш тарту хокукын бирүче канун эшлә­ми торган канунга әве­ре­лергә вәгъдә итә. Тик шулай да хокукның булуы яхшы инде аның. Югыйсә елга берни­чә миллионнан алып берни­чә миллиард сумга ка­дәр өстәмә ке­рем­нәре булган депутатлар нишләр­  иде?

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 161, 03.11.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр