ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 163, 13.11.2018/

Камалда – премьера. Хәтергә кизәнү нәрсәгә китерә?

 

Шулкадәр авыр шартларда калган адәм баласының, безнең балаларга тагын да авыррак булачак, дип әйтүеннән дә хә­веф­ле­рәк нәрсә бармы? “Гасырдан да озын бер көн” әсә­рендә Чыңгыз Айтматов шулай дип кисәтә һәм әдәбиятта беренче булып маңкортлык темасын күтәрә. Бу инде – искергән тема, хәзер актуаль түгел дип, йә кайсыбыз әйтә ала?

18-1
Г. Камал исемендәге Татар дәү­ләт академия театры, Чыңгыз Айт­матовның әлеге әсәренә нигез­лә­неп, “Мәңгелек буран” дигән спек­такль куйды. 7 ноябрьгә – татар теат­рының олуг режиссеры Марсель Сә­лимҗановның туган көне­нә ка­дәр ул инде берничә тапкыр уйналып өлгергән иде. Бу көнне премьераны карарга язучының улы, “Чың­гыз Айтматов исемендәге Ыс­сык-Күл форумы” халыкара җәм­гыяте президенты Әскәр Айтматов та кайт­кан. Ул үзенең ата­сының юлын дәвам иттерүе турында сөй­лә­де:

 
– Бу – Татарстанга икенче ки­лүем, шуңа күрә татарча әле яхшы белеп бетермим. Алдагы килү­лә­ремдә тагын да камилләшермен дип ышанам. Казан каласының татар мәдә­нияте үзәге – Камал театры сәхнә­сендә басып торуым – минем өчен зур горурлык. Беренче килүем февраль аена туры килде. Анда мин атам өлгермәгән эшне башкардым, икенче төрле әйткәндә, ул башлаган юлны дәвам иттереп, әби ягыннан нә­селебез чыккан Кукмара райо­ны­ның Мәчкәрә авылында булдым. Әтигә әлеге миссияне башкарырга ул чакта аз гына вакыт җитеп бетмә­де. Ә инде гомер юлын шушында – Казанда төгәлләде. Бу һич тә очраклылык түгел. Мәчкәрәдә мин туганнарыбыз белән очраштым, баба­ла­ры­бызның туган туфрагына башымны идем. Нәкъ шушы урыннан алар Кыргызстанга чыгып киткән. Ә бу юлы мин дустым Ассоль ханым бе­лән килдем һәм без шулай ук Мәч­кәрә авылына барып кайтырга, бабаларыбыз рухына дога кылырга җыенабыз. Чыңгыз Айтматов ике төрки халыкның – кыргыз һәм та­тар­ның улы ул. Татарстанда аны Кыр­гызстандагы кебек яхшы белә­ләр, яраталар, укыйлар, онытмыйлар. Вакыт – иң гадел хөкемдар. Аның арабыздан китүе­нә 10 ел булды, ләкин иҗатына, шә­хесенә игътибар кимемәде. Хәтта бу игътибар исән чагындагыга караганда күб­рәк­тер дә әле. Димәк, халыкның мо­ңа рухи ихтыяҗы бар. Гаиләбез исе­мен­нән, аны хөрмәт ит­кән кеше­ләр­гә рәх­мәтемне иреште­рәсем килә. Чөнки кешене хәтер яшәтә.


Кыргызстанның Чыңгыз Айтматов исемендәге фонды вице-президенты Ассоль Молдактамова, Казан үзенең рухи югарылыгы белән сокландыра, диде. Аныңча, тормышта бер генә нәрсә дә очрак­лы түгел. Безнең бу җиргә кабат-кабат әйләнеп кайтуыбызның да олуг мәгънәсе бар, ди ул.


“Гасырдан да озын бер көн” – язучының беренче романы. Ул 1980 елда чыга һәм кыска вакыт эчендә дөнья буйлап танылырга да өлгерә. Айтматов ул вакытта беренчеләр­дән булып советлар илендә идеологик сәбәпләр аркасында тыелган тарихи хәтер темасын кузгата.


Камал театры сәхнәсен рәссам Сергей Скоморохов ак һәм кара төсләрдә бирә. Мәңгелек буран, бөтен нәрсәне күмеп калдырачак мәңгелек кар. Әнә шул иксез-чиксез далада дүңгәләкләр тәгәри. Шарлар – тормышның авырлыгына да ишарә, кешенең җаннары символы да, космос та, гомере әйләнә­се дә. Илгиз Зәйни Идегәй язмышы аша хәтер, нәсел турында сөйлә­шүгә һәм хәтерне югалткан адәмне нәрсә көтәчәге турында кисәтүгә алып килә. Ул спектакльне хәзерге заман белән үткәннәрне бәйләп алып бара. Шулай итеп Идегәйне Илдар Хәйруллин, яшь чагын Алмаз Борһанов уйный. Казангапны Илдус Әхмәтҗанов белән Алмаз Сабир­җанов башкара. Биредә Камал театры труппасының шактый өлеше катнаша, өлкәннәр белән яшь­ләр­нең уйнавы – буыннар алмашы – үзенә күрә символ буларак кабул ителә.


Шулай итеп, спектакль башында Казангап вафат була һәм аны җирләү хәстәре башлана. Һәрбер сәхнәдә гап-гади тормыш мәшә­кате, ләкин һәрберсенең ниге­зендә әхлак мәсьәләсе ята. Айт­матовның үз сүзләре белән әйт­кәндә, бу тормышта иң авыры – кеше булып калу сурәтләнә. Әсәр геройлары кеше булып кала аламы? Идегәй, Казангаплар тормыш сынавын күңелләрен керләмичә үтә ала, ә менә балаларының хәтер­лә­ре ни хәлдә? Кабер янында дус­тының әрвахы белән сөйләшеп утырган Идегәй, балаларны укытып кеше итәбез дип ялгыштыкмы, әллә анда алардан, радиодан сөй­ләгәнчә, идарә итеп була торган Сабитҗаннар ясадылармы, дип уйлана. Фаҗиганең асылы да шушы сорауда ята. Балалар, нәсел хәте­рен җуеп, идарә ителә торган ка­вемгә әйләнгән икән бит. Сәй­ләннәрдәй чәчелгән әлеге вакыйгаларны Эльмир Низамов музыкасы бер бөтенгә җыя.


Ул көнне театрга әзерлекле тамашачы җыелды. Аяз Гыйләҗев фестивале башланганга, спектакль­не татар театрлары режиссерлары, артистлар, тәнкыйть­челәр дә карады. Алар татар театрында Айтматов әсәрләренә милләт өчен авыр вакытларда мөрәҗәгать ителгәнен билгеләп үтте.


Әйтик, театр белгече, тән­кыйть­­че Ильтани Илялова Чыңгыз Айтматовның Камал сәхнәсендә барган уңышлы спектакльләрен исенә төшерде:


– Ул, һичшиксез, үзбәк режиссеры Ташхуҗа Хуҗаев куйган “Гүзә­лем  Әсәл” (1966 ел) спектакле. Үз ва­кытында яңалык алып килгән кыю спектакльләрнең берсе – Дамир Сираҗиев куйган “Ахырзаман” (1980) булды. Бүгенге спектакль Айтматовның иң катлаулы әсәренә нигезләнеп эшләнгән. Ул күп темаларны колачлый. Анда космос та, маңкортлык темасы да, Сталин ре­прессияләре дә бар. Хәт­та Каранар (Минвәли Габдуллин) кушаматлы дөя дә бик тирән мәгъ­нә алып килә. Боларның барысын да бәйләп күрсәтү – бу бик катлаулы эш. Үз вакытында Вахтангов театрында бу әсәргә мөрәҗәгать итү­лә­рен хәтер­лим. Анда баш герой Идегәйне танылган актер Михаил Ульянов уйнады. “Мәңгелек бу­ран”га кайтсак, монда Илгиз Зәй­нинең тәвәккәл­леген билгеләп үтәргә кирәк. Чөнки ул күп санлы вакыйгаларны ничек тә бәйләргә тырыша. Дөрес, вакыт-вакыт тема­ларның логик эзлеклелеге аксап куя. Маңкорт темасы – бик мөһим тема. Мин аның шул рәвеш­ле көчле нокта куярга телә­вен дә аңлыйм. Ләкин ул тема баштарак күтәрелсә, отышлырак булмас идеме икән? Тулаем алганда, Камал театры һәм репертуар өчен бу – бик әһәмияте спектакль. Чөнки ул ирек, гуманизм, намус кебек темаларны күтә­рә.


Әскәр Айтматов исә постановканы кыю тәҗрибә-спектакль дип атады:


 – Бу – бик катлаулы, күп планлы әсәр. Мин хәтта дөньяның башка театр сәхнәләрендә мондый эш алып барганнарын хәтерләмим. Димәк, театр үз көченә ышана. Кыргызларда фани дөньядан киткән­нәрнең рухлары безнең белән кала дигән ышану бар. Ул әрвахлар безнең шатлыкларга шатлана, борчуларыбызга безнең белән борчыла. Бүген мин атам рухы да монда, безнең белән әлеге зур вакыйганы уртаклаша, дип ышанам. Шуңа бөтен Татарстан халкына тирән хөрмәтемне, рәхмә­темне җиткерәм.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 162, 09.11.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр