ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 163, 13.11.2018/

Тинчурин театры музыкаль әсәр куйды

 

Кәрим Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театры 85 еллыгын зур тантаналар белән түгел, тыйнак төстә, премьера белән билгеләп үтте. Һәм бу премьера театрның бернинди үзгәрешләр кертмәгән очракта да мелодрамалар, музыкаль комедияләр куярга сәләтле икәнен күрсәтте. “Гөләндәм туташ хатирәсе” җырга, Сәйдәш музыкасына, халык көйләренә бай булды.

18-3
Әлеге спектакль Әмирхан Ени­кинең тууына – 110, Салих Сәйдә­шевнең тууына 120 ел тулуга багышланган. Шул исемдәге повесть нигезендә инсценировканы Ил­һам Гали язган.


Әсәр – композитор Салих Сәй­дәшевнең беренче мәхәббәте хакында. Язучы Әмирхан Еники аны композиторның истәлек­ләренә таянып яза. Еники бер әңгә­мәдә: “Ул истәлек С.Сәйдәшев үлеп, бераз вакыт үткәч, минем кулга килеп кер­де. Күп кенә кешеләрнең Салих турында яза башлауларын ишеттем. Бездә берәр отышлы тема табылса, шуңа тотыналар бит. Мә­сәлән, Муса Җәлил белән шундый хәл булды. Мин, киресенчә, ашыкмаска булдым, бу кампаниягә катнашасым килмәде. Истәлекне дә иясенә кире җибәрдем. Аның авторы Ташкентта яшәүче бер ханым иде. Без аның белән башта хатлар да алышкан идек. Күп еллар үтеп китте. Мин яңадан истәлек авторын искә төшердем. Аның үзен барып күрәсе килде. Адресы да бар иде, ләкин мин аны Ташкентта таба алмадым, үкенечкә каршы, ул вафат икән инде...” – дип искә ала. 


Тамашачы гадәттә чәчмә әсәр инсценировкаларына сагаеп карый. Көндәлеккә нигезләнгәннә­ренә бигрәк тә. Ни дисәң дә, “Гө­лән­дәм туташ хатирәсе”ндә конфликт юк, ул бер ритмда бара, ту­ташның эчке кичерешләренә ни­гезләнеп корылган. Спектакль­нең бәхете – төп рольне башкаручы Резедә Сәлаховадан. Ике сә­гатьтән артыкка сузылган премьерада ул бер генә мизгелгә дә тамашачысын ычкындырмады. Резедә пианинода уйнап та, җырлап та әсир итте. Иң мөһиме – шул чорны тирән тоемлавы, ихласлыгы һәм гадилеге белән  үзенә каратты. Аның хезмәтчесе Сабира – Диләрә Фәттахова да тамашачы өчен ачыш булды. Диләрә чаялыгы, шаянлыгы, ихлас авыл баласын тудыруы белән истә калды. Тамашачы өчен өченче ачыш – авыл морзасы Касыйм – Харис Хөснетдинов. Сәх­нәгә килеп чыгу белән тамашачыны селкетә ала торган Наил абый Шәйхетдинов бар иде. Харис Хөснетдинов та шул дәрәҗәгә җитешеп килә икән. Ә менә Салих Сәйдәшев образы (Зөлфәт Закиров) сагайтты. Композиторның замандашлары, туганнары исән-сау һәм алар бертавыштан аны тыйнак, эчендәген тышка чыгармый, әйтәсе урында елмаеп кына куя дип торганда, мондый Сәйдәшне кабул итү авыррак булды. Ләкин бу җитешсезлекләрне Гөләндәм туташ образы каплый алды.


Премьерадан соң сәхнә түренә артистлар чакырылды. Аларны котларга мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова килгән иде. Ул коллективка Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатын тапшырды, актерлар Рөстәм Гайзуллин, Гөлчәчәк Хафизова, Гүзәл Гайнуллинага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Эльвира Камалова 50 ел күчмә театр булып эшләгән һәм драма театры дәрәҗәсенә күтәрелгән коллективка рәхмәтен җиткерде. Тинчурин театрын алда ни көтә – бәйрәмдә бу хакта сүз кузгатмадылар.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 162, 09.11.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр