ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 163, 13.11.2018/

“Шаян ТВ”: баланы башка чыгаралар

 

Бүген чеп-чи татар авылларында яшәүче әти-әниләр сабый­ларының урысча сөйләшүенә гаҗәпләнә. Кем өйрәтә? Телевизор, диләр. Сәбәбен балалар өчен татарча каналлар булмауга сылтадылар. Ниһаять, тагын берничә көннән тәүлек буе әнә шундый канал эшли башлачак. “Шаян ТВ” татар баласына туган телен сакларга ярдәм итә алырмы?

 15-3
tatar-inform.ru

 

Кызык булмаса, бала каналны сүндереп кенә куячак. Аның каравы, “Карусель” каналын сабыйлар күпме генә караса да туймый. Дөрес, аның бюджеты да елына 900 миллион сумны тәшкил итә. “Шаян ТВ”ныкын исә төгәл генә әйт­мәделәр. “100 миллионнан аз түгел, 300дән күп түгел”, – диде “Яңа Гасыр” каналы генераль директоры Илшат Әминов. Акча республика казнасыннан бүлеп биреләчәк. Рек­лама белән үзләре дә табыш алмакчы. Чыгымнарның өчтән ике өлеше җиһазлар алуга тотылган. Күрсәтү өчен дә зур чыгымнар кирәк булачак. Әлегә бу мәсьәләдә сөйләшү­ләр алып баралар.

 
– Безнең максат – кыйммәт бәя­гә эшләмәү. Иң башта очрашуга 20 ләп җитештерүчене чакырган идек. Алардан көнгә, айга, елга күпме продукция җитештерә алуын белештек. Ел дәвамында көнгә биш минутлык линейка ясау 160 миллион сумга төшә. Бу – бик җитди сумма. Кайбер җитеште­рүчеләр белән килешүләр төзибез. Бигрәк тә 3D мультфильмнар кыйм­мәткә чыга. Без аларның кайбер­ләре белән бәйге нигезендә эш­ләя­чәкбез. Ел саен контент фес­тиваль­ләре оештырачакбыз. Чит телләр­дән мультфильмнарны “Аксу” студиясе тәрҗемә итәчәк. “Та­тар­мульт­фильм”, “Сәмрух” студия­­ләре бе­лән хезмәттәшлек итәчәк­без, – ди Илшат Әминов.


Ул журналистларга иң яхшы сыйфатлы мультфильмнар сайлануын, аларга күп тавышлы тәр­җе­мәләр ясалуын хәбәр итте. Әминов балаларга ошар дип өметләнә. Хуҗалары чит телдәге мульт­фильм­нарны интернетка куярга рөхсәт бирми икән. “Без аларны бары туры эфир вакытында гына социаль челтәрләр аша күрсәтә алабыз. Аерым күрсәтергә ярамый. Кайберлә­ре исемнәрен, геройларын татарчага тәрҗемә иткәндә, үзгәртергә ризалык бирми”, – диде Әминов.


Җитәкчелек татарча канал караган балалар татар телендә генә сөйләшә башлаячак дип ышандыра. Белгечләр әйтүенчә, канал татарча өйрәтүне, туган телдә аралашу өчен мохит тудыруны күздә тота. Алып баручылар да татар теле популяр булсын өчен тырышачакбыз, диде. Әмма кайбер тапшыруларда татарча аңлап бе­термәү­челәр белән урыс те­лен­дә дә аралашмакчылар. Бу очракта алып баручы урысчадан татарчага тәрҗе­мә итәчәк. Әйтик, “Бер­гәләп өйрә­ник” дигән тапшыру ике телдә оештырылачак. “Татар теленә, мәдә­ния­тенә ихтыяҗ булсын өчен, һәркем булдыра алганча өлеш кер­тергә тиеш”, – ди Илшат әфәнде.


Оештыручылар каналны кы­зык­лы итү өчен Казан мәктәп­ләрендә булган, “Сәләт” оешмасы белән дә элемтәдә торалар. Дәүләт заказы Татарстанның Мәгариф министрлыгы аша биреләчәк. Белем би­рүгә юнәлтелгән тапшырулар мәк­тәп программасын кабатламаса да, алар белән туры килеп барачак.
Яшь тамашачыларга 20дән артык үзенчәлекле программа, уен-тамашалар, викториналар, татар теленә тәрҗемә ителгән фильм­нар, мультфильмнар, фәнни-попу­ляр, әдәби тапшырулар тәкъдим ителәчәк. Эфирның төп өлешен алты сәгатьлек блок: 1 сәгать 45 минут үзебез җитештергән тапшырулар һәм 4 сәгать 15 минут татар теленә тәрҗемә ителгән контент тәшкил итәчәк. Ул тәүлегенә 4 тапкыр кабатланачак.


Сайт ярдәмендә каналны Рос­сиядә генә түгел, чит илдә дә карап булачак. Сайтка кереп, уен уйнарга да мөмкин булачак. Әмма бу мәсь­әләдә кытлык бар икән. “Әлегә үзе­безнең татарча уеннар юк. Ничек тә уйлап чыгарасы иде. Иннополис­ка, IT-лицейга мөрәҗәгать иттек”, – ди Әминов.


Әти-әниләр белән бергәләп, канал проектларның балаларга ни дәрәҗәдә ошавы күзәтелеп барылачак. Өч айдан журналистларны фикер алышырга кабат матбугат очрашуына җыярга уйлыйлар. Ул очракта инде каналның башлангыч эшчәнлегенә күпмедер дәрә­җәдә бәя биреп булачак.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 161, 09.11.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр