ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 163, 13.11.2018/

Урамда басып тормасыннар

 

Өлкән журналистыбыз, җәмә­гать эшлеклесе Әлмира Әдия­тул­лина матбугат, мәгълүмат чараларында, башкалабызга баш, җәмигъ мәчет кирәк, зур дини бәйрәмнәрдә бергә җыеласы килә, дип республика җитәкче­ләренә мөрәҗәгать белән чыкты. Хәер, моңарчы да мондый башлангыч белән чыгучылар бар иде. Сез бу уңайдан нәрсә әйтерсез, чынлап та, андый ихтыяҗ бармы, дип без күренекле кешеләребезнең фикерләрен сораштык.

 i1
Рәфыйк Мөхәммәтшин, Болгар Ислам академиясе һәм Россия Ислам инстиуты ректоры:


– Бу мәсьәлә әледән-әле кузгатылып тора. Чынлап та, башкалабызга баш мәчет кирәк. Дөрес, Татарстанда мәчетләр аз дип зарлана алмыйбыз. Казанда гына да сиксәнләп Алла йорты бар. Әмма дә ләкин зур, җәмигъ мәчетебез юк. Мөселманнар тупланып яши торган нинди генә төбәкне алсак та, бу мәсьәлә хәл ителгән. Әйтик, Махачкаланың, Грозныйның зур җәмигъ мәчете бар. Шуның өчен бездә дә төзергә вакыт. Кемнәр­дер язганча, бәйрәмнәрдә бару, очрашу өчен генә түгел бу. Әйтик, башкалабыздагы Совет районында мәчетләр аз. Миңа калса, элеккеге аэропорт урынында шундый мәчет салып куйсак, бик яхшы булыр иде. Ул җәмигъ мәчет буларак та эшләр, Совет районындагы мөселманнарның ихтыяҗын да канәгатьләндерер иде. Бу урынны Казанның уртасы дип тә әйтергә мөмкин.


Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Диния нәзарәтенең баш казые:


– Безгә биш-ун мең кеше сыя торган зур, җәмигъ мәчет күптән кирәк инде. Берзаман Тәлгать хәзрәт Таҗетдин аны Казансу буенда төзергә дә тәкъдим иткән иде. Ул вакытта анда буш урыннар бар иде. Аннары Ленин мемориалы янында урын бирелә икән дигән сүз чыкты. Тик бу фикер һаман тормышка ашмый кала. Андый мәчет кирәк инде. Җәмигъ мәчете дигән статуслы, дини китапханәсе, ашханәсе, кунакханәсе булган комплекс булырга тиеш ул. Без Астанага, Махачкалага баргач та сокланып кайткан идек. Дагстан – дотацияле республика, бездән зур да түгел. Әмма анда биш мең мәчет бар. Чечня да – дотациягә яшәүче, бездән кечкенә республика.


Дамир Хәйри, эшкуар, “Тәк­бир” хәйрия фонды җитәкчесе:


– Зур дини бәйрәмне үткәрү, күрешү өчен инде күптән башкалабызда зур мәчет төзергә кирәк инде. Ун мең кешелек мәчет булса, күпме кеше күрешә алыр иде. Гаетләрдә халык сыймый, урамнарда басып торалар. Әле бит Казанда ун мең кешелек мәчет салына икән, бу хакта бөтен матбугатта язып чыгачаклар, безнең турыда күпме яхшы хәбәр таратачаклар.


Гөлназ Сабитова, “Сөхбәт” журналы баш мөхәррире:


– Кирәк, билгеле. Динебез, рухи казанышларыбыз аякка баскан, яңарган, тергезелгән заманда яшибез. Мөселман өммәте зурая, үсә бара. Мәчет бит ул бер буынга гына түгел, иншалла, күп буыннарга хезмәт итәчәк, гасырларга калачак бина. Әнә Бохара, Сәмәркәнд шәһәрләрендә борынгы заманнарда салынган гыйбадәтханәләр бүген дә сокландырып, гаҗәпләндереп тора. Ислам дине, мөселман рухы яшәгәнлеген күрсәтеп торучы бер билге, символ да ул – мәчет.


Ренат Вәлиуллин, Татарстан Республикасының Петербургтагы Даими вәкиллеге җитәкчесе:


– Беренчедән, бу эш-ниятне зур сәясәткә бәйләргә, икенчедән, халыкның теләгенә карарга кирәк. Чынлап та, Казанда җәмигъ мәчет салырга күптән вакыт инде. Һәр шәһәрдә җәмигъ мәчет булырга тиеш. Татар халкының мәркәзе, ислам диненең бер үзәге буларак, Казанда һичшик­сез биш-ун мең кеше сыйдырышлы зур мәчет салырга кирәк. Грозныйда биниһая зур мәчет ничә ел эшләп килә, күптән түгел генә ил башкаласында да мәһабәт Аллаһ йорты ачылды. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның Россия күләмендә ислам дөньясы белән эшләүче, әйдәп баручы зур дәүләт әһеле икәнлеген истә тотканда, сәяси яктан да Казанда зур мәчет төзү зарур. Болгарда Ислам академиябез бар. Инде хәзер Казанда җәмигъ мәчет тә булса, бу хәл бик яхшы кабул ителәчәк. Билгеле, халыкка йөрергә уңайлы булсын өчен ул шәһәр читендә түгел, үзәктә булырга тиеш. Ни генә әйтсәк тә, зур өметләр багласак та, “Колшәриф” мәчете үз вазифасын үтәп бетерә алмады. Казан Кремле эчендә бәлкем бу мөмкин дә түгелдер. Чөнки җәмигъ мәчет халык кайчан тели, шул чакта барып керерлек урында булырга тиеш.


Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары:


– Мин бу хакта узган гасырның сиксәненче елларыннан бирле хыялланам. Бар мәхәллә мәчет­ләре. Бар җәмигъ мәчет. Без­некеләр барысы да  мәхәлләләргә карый. Җәмигъ мәчет – җом­галарда, гаетләрдә барча мөсел­ман җыела торган урын ул. Җомга көндә халыкка дини, дөньяви хәбәр-мәгълүматлар җиткерелә. Шәһәр халкы шуны бер төштә тыңласа, ишетсә, яхшырак бит инде. Әлбәттә, җәмигъ мәчет шәһәр читендә түгел, каланың уртасында, мәркәзендә булырга тиеш. Мөселманнар, шәһәребезнең төрле почмакларыннан җыелып, шунда җомга намазы укысын, сөенешеп күрешсен!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 162, 09.11.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр