ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 163, 13.11.2018/

//

Дәүләт яшьләргә нәрсә тиеш?

 

“Дәүләт сезгә берни тиеш түгел” . Свердловск өлкәсенең яшьләр сәясәте департаменты башлыгы Ольга Глацкихның Кировоград каласында укучылар һәм яшьләр белән очрашуда әйткән әнә шул сүзләре җәмгыятьтә бәхәс тудырды. Аңа каршы чыгучылар да, хуплаучылар да бар. Заманында Олимпия чемпионы булып танылган яшь түрәне исә эшеннән алдылар хәтта. Ничек уйлыйсыз, дәүләт яшьләргә нәрсә дә булса тиешме?

3-1
Тәбрис ЯРУЛЛИН, Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе:

 
– Дорфа итеп, мин-минлек белән әйтелгән әлеге сүзләрне бәялисе дә килми. Чөнки үз эшен яратып, белеп эшли торган кеше беркайчан да болай әйтмәячәк. Дөньяның төрле иллә­рендә яшь­ләр сәясәтен тормышка ашыру мисалларын беләм. Алга киткән илләрдә яшьләргә белем бирү, эш урыннары табарга ярдәм итү – өстенлекле юнәлешләр булып тора. Бездә исә яшьләрнең күп­ләп читкә китүе күзәтелә. Алар монда үз урынын таба алмый. Сүз нәкъ менә белемле, сәләтле яшьләр турында бара. Аларны кире үзебезгә кайтару җаен табарга кирәк. Яшь белгечләргә тиешле шартлар, лаеклы хезмәт хакын тәэмин итү зарур. Безгә бу юнәлештә эшләргә кирәк әле. Яшьләр теге яки бу төбәктәге белем сыйфатына да зур әһәмият бирә. Мәсәлән, Томскида ирек­ле фикер йөртүче яшьләр бик күп. Ни өчен дип уйлыйсыз? Чөн­ки биредә университетлар бик көч­ле. Яшьләрнең Мәскәүгә тарты­луының сәбәбе дә бик гади: ил башкаласында кайсы гына өл­кәне алсаң да, сәнгатьме ул, эш­мәкәрлекме – белем бирү­нең сый­фаты югары дәрәҗәдә. Яшь­ләр сәясәте дәүләттән аерылгысыз дип саныйм.

Рәмилә Сәхәбетдинова, “Шаян ТВ” каналының башкарма директоры-баш мөхәррире:

 
– Яшьләр дәүләткә таяна. Илдәге хәлләрне белеп торалар. Хәтта 13 яшьлек улым да дөнья сәясәте белән кызыксына. Та­тарcтандагы хәлләрне белеп тора. Миңа яшьләрнең позициясе бик ошый. Алар бернәрсәне дә кулдан ычкындырмаска тырыша. Заманасы шундый чөнки. Дәүләт тә аларга карата уңай мөнә­сәбәттә. Бүген нинди генә программалар эшләми. Барысы да – киләчәк буын өчен. “Шаян ТВ”ны оештырганда, киләчәктә яшь­ләрне нәрсә көтә, аларны ниләр кызыксындырачак – шул хакта да уйладык.


Илмас Хәмидуллин, Кайбыч районы мәгариф бүлеге башлыгы:


– Дәүләт яшьләргә оештыру эшләрендә булышырга тиеш дип саныйм. Әзерләп бирү тү­гел, юнәлеш күрсәтү, шартлар тудыруны күздә тотам. Эш буенча булсынмы ул, кызыксындырган темаларны, тәкъдимнәрне хуплаумы... Шәһәр җирендә фикерле яшь­ләр күп хәзер. Волонтерлар хәрәкәте активлаша. Төрле яшь­ләр оешмалары барлыкка килә. Дөрес, авыл җи­рендә яшьләр бераз аерыла. Аларны, әйдә шуны эшлик әле, дип ияртеп йөртергә туры килә. Яшьләр белән эшләр өчен белгечләр дә җитеп бетми. Кызыксындыру да авыррак. Тәкъ­димнәрен җиткергән очракта хупларга, ярдәм итәргә һәр­вакыт әзер. Әгәр хөкүмәт сукыр булып калса, җәмәгатьчелек тарафыннан хакимияткә карата тискәре караш туачак. Хакимият шартларны уңай якка үзгәртү өчен булдырылган бит.

Ландыш Имамова, ДЦПлы бала тәрбияләүче:


– Бу депутат ханымнар соңгы арада әллә нишләде әле. Берсен-берсе уздыралар. Мин аларны үзем булып бер көн яшәтер идем. Авыру улымны тәрбияләү бер дә җиңел түгел. Әмма нишлисең, кемдер сүккән дәүләткә ышана­сың. Шөкер, ул безне ташламый. Безгә дәүләттән ярдәм бик күп. Тернәкләндерү үзәкләренә дә йөрибез. Тиешле җиһазлар да алдык. Ташламалар да бирәләр. Фатир алганда да инвалид бала булганны исәптә тоттылар. Мин дәүләттән зарлана алмыйм. Без­нең Татарстанда яши белеп яшә­гән яшьләргә мөмкинлекләр аз түгел.

 

Тәслимә Габдрахманова, укытучы:


– Тегене тиеш, моны тиеш, дип таләп итү белән килешмим. Минемчә, хакимият яшьләргә карата ачык булырга тиеш. Мөм­кинлек бар икән, нигә ярдәм итмәскә? Яшьләр – киләчәк бит. Әгәр дәүләт органнары белән яшьләр оешмалары арасында элемтәләр булса, көн кадагындагы әйберләр дә эшләнер иде. Әй­тик, яшьләр татар телен саклап калуга үз өлешен кертә алыр иде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 162, 09.11.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр