ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 163, 13.11.2018/

//

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ подразде­лениеләре хезмәткәр­ләренә эш урынында файдалану өчен 23 яңа машина ачкычлары тапшырылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

 

Машиналарның республика бюджеты акчасына  алынып, РФ Эчке  эшләр органнары хезмәткәр­ләре көне алдыннан тапшырылуын искәртеп үтик.

 
“Транспорт куркынычсызлыгы өлкәсендә бездә уңай динамика күзәтелә. Беренче чиратта, моңа хезмәткәрләрнең югары дәрәҗәдә һөнәри осталыкка ия булулары нәтиҗәсендә ирешелде.  Хезмәте­гез өчен рәхмәт!” – диде Рөстәм Миң­неханов.
***
Башкалабызда “Казан – Арена” футбол стадионында “Спорт ин­дуст­риясенә инвестицияләр” дәү­ләти-хосусый партнерлыгы буенча икенче тармак форумы булып узды. Анда Россия спорт министры Павел Колобков, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, башка рәсми кешеләр катнашты.

 
ТР Президенты форум кысаларында билгеләп үткәнчә, Татарстанда  спорт инфраструктурасына, шул исәптән футбол кырлары һәм манежлар төзүгә средстволар җә­леп итәргә теләүче хосусый парт­нерлар өчен ярдәм чараларын эш­ләргә кирәк. “Төзү өчен генә түгел, бәлки файдалану, яңарту өчен дә программа булырга тиеш. Бездә барлык ярдәм төрләрен күздә тоту зарури”, – дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.
***
Татарстан Хөкүмәте белән РФ Спорт министрлыгы арасында физик культура һәм спортны үстерү өлкәсендә хез­мәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

 

Килешүгә Россия спорт министры Павел Колобков һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. “Килешү кысасында кайбер дөньякүләм ярышлар үткә­рү күздә тотыла, алар арасыннан – кыска арада йөзү буенча дөнья чемпионаты. Калганнарын әйтеп тормыйм, алар барысы да – зур чаралар”, – дип белдерде РФ спорт министры.
***
Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов Казан шәһәрен­дә экорайон концепциясен ­һәм мастер-планын эшләүгә ачык халыкара конкурста җиңүчеләрне сайлап алу буенча конкурс ко­миссиясенең йомгаклау утырышында катнашты.

 

Конкурсның баш­­калабызның Киров районындагы Аракчино бистә­се тирәсендә урнашкан 759 гектар мәйданда җир кишәрлеген үстерү проектын эш­ләүгә юнәлдерелгән­леген искә тө­шерик.

 
ТР Президенты әлеге җир би­ләмәсен сатудан кергән акчаның Татарстан банкларының бөл­ген­леккә төшүе аркасында зыян күр­гән  кертемчеләргә ярдәм итүгә җи­бәреләчәген искә төшерде. Шул ук вакытта биредә эш фәкать табыш алуга гына кайтып калмаска тиеш, дип билгеләп үтте Р.Миң­неханов. “Әлеге урын шәһәрнең мөһим өле­ше булып тора. Граж­дан­на­ры­быз­ның яшәеше өчен барлык таләпләр­гә җавап бирердәй заманча, уңай­лы территория булдыру кирәк. Табигый ландшафтны мак­­­­сималь дәрәҗәдә саклау шарт. Бу – уникаль урын”, – диде ТР Президенты.

***
Кичә Казанда “Бердәм Россия” партиясе Казандагы җирле бү­легенең XXIX конференциясе булып узды. Анда бердәмрос­сияле­ләр, 2018 елдагы эшкә йомгак ясап,  алдагы елга – Дәүләт Советы депутатларын сайлау елына планнар билгеләде, шулай ук җирле бүлекнең политсоветы составын яңартып, 17 ноябрьдә узачак тө­бәк партия конференциясенә делегатлар сайлады. Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партия­сенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиядәшләре алдына “халык белән эшләүне яңа биеклеккә чыгару” бурычын куйды.


“Республикада хисап-сайлау кампаниясе тулы көченә бара, утызлап муниципаль район үзлә­ренең  партия конференцияләрен үткәреп, партия эшен анализлады, XXVIII төбәк партия конфе­ренциясенә делегатлар сайлады, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәм­мәтшин. – 8 декабрьдә Мәскәүдә партиянең чираттагы съезды булачак. Анда  килеп туган икътисади кыенлыклар һәм халыкның гражданлык активлыгы үсү шартларында алга таба гамәлләре­безнең стратегиясен, тактикасын карау күздә тотыла”.


Дәүләт Советы Рәисе партия әгъзаларының сан ягыннан составын анализлау, партия сафларында “ревизия” ясау буенча төбәк бүлеге тәкъдимен дә искә тө­шерде. “Әйе, шул чагында безнең сафларыбыз 10 мең кешегә диярлек кимеде, әмма эшебез нәти­җәлерәккә әйләнде. Безгә партия программасын якын күрүче, бердәм команда булып эшләргә омтылучы актив кешеләр кирәк”, – дип билгеләп үтте Ф.Мөхәм­мәтшин һәм бүген бердәмрос­сиялеләр сафларының инде тулылануын да  искәртте.


Татарстан  яңа сайлау циклы­на керә. 2019 елда Дәүләт Советы депутатларын, 2020 елда – Татарстан Президентын сайлау һәм муниципаль сайлаулар булачак. “Безгә парламентларыбызда күп­че­лекне саклап калу кирәк”, – дигән фикерен җиткерде Дәүләт Советы Рәисе.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 161, 09.11.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр