ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 42, 23.03.2019/

Әйтелмәгән сүзләр


Вакыт дигәнең бик тиз үтә. Госман Садәнең вафатына да дүрт ел узып киткән. Ул, лаеклы ялга чыкканчы, йөрәгенә авыр операция ясатып, яраткан эшен ташламыйча, кышкы суык­ларда, җәйге эсселәрдә “Залесный” бистәсеннән йө­реп, эшен дәвам итте.

2-6
Аның туган ягы – Башкортстан Респуб­лика­сы­ның Аскын районындагы Әмир авылы. Әмир авылы яныннан аккан көмеш сулы Төй елгасы, елга аръягында иксез-чиксез кара урманнар, авылның, әкият­тәге кебек, тирән уйсулыкта урнашуы да булачак шагыйрь Госманга бетмәс-төкәнмәс илһам чишмәсе биргәндер, матур табигать­нең йогынтысы иҗатында нык сизелә.


Госман Садәнең ши­гырь­ләре үзенчәлекле, тор­мышчан. Әйе, аның поэзияне тоемлавы башкачарак, ул шигырьләрендә дулап та, елап та ала. Күп очракта эчке киче­реш­лә­рен туры­дан-туры кәгазь­гә күчерә. Һәр шигыренең җисеме исе­менә туры ки­лүе, алар­ның эчкерсезлек, намус бе­лән сугарылуы иҗатының сыйфатын кү­тәрә.


Минемчә, соңгы егерме ел эчендә иҗатының канатлары зәгыйфьләнүе дә шәх­си тормышындагы үзгәреш­ләргә бәйле. Соңгы еллардагы кичерешләрен “Утлы күмер” шигырен укып аң­ларга була:

Шигырь язып кына кем төзәткән
Бу тормышның кире якларын?!
Син, шигырем, шаһит:
Синең белән
Хакыйкатьне һәрчак якладым.

Аның һәрбер шигырен­дә тирән уй һәм мәгънә ятуын күзәтү җиңел. Ул бу шигырендә сүзнең көче бетүенә басым ясаса да, шигырьнең мөмкинлек­лә­рен инкарь итми. Гомере буе шигърияткә мөкиббән булып кала белүе дә зур ихтирамга лаек.


Ул бары тик әдәби телдә сөйләшә, яза иде. Урысларга, башка милләт кеше­лә­ренә башта татарча мөрә­җәгать итеп, аннан соң урысчага күчә иде. Ул үзенчә, Татарстанда яшәгән һәр мил­ләт кешесе ипи-тозлык татарча белергә тиеш, дип фаразлап килде. Шагыйрь мәк­тәп балалары белән ара­лашканда татар теленең байлыгын, матурлыгын сөй­ләп кенә калмый, теле­безнең нинди көчкә ия булуын аңлатып, шул ук вакытта мәшһүр татар әдип­ләренә мәдхия укуны үзе­нең төп бурычы итеп саный иде. Татар тарихын, әдә­биятын белмәгән кеше чын язучы була алмый дип, катгый карашын да җитк­е­рергә курыкмады.


Ана теленә, кояшка, иманга, милләткә, илдә бул­ган вакыйгаларга багышлап язган шигырьләре һәр укучыны уйланырга мәҗ­бүр итүе шигырьлә­ренең югары осталык бе­лән язылуын күрсәтә. Табигать кануннары кебек поэ­зиянең дә үзенә генә хас кагыйдәләре бар. Госман Садә аларны оста куллана белүе белән аерылып торды. Аның ши­гырь­лә­ренең, язган җыр­ла­рының мәгъ­нәлелегенә исең ки­тәр­лек. Әлбәттә, “Әссәла­ме­галәй­кем!” (Резеда Әхия­рова көе), “Ил башы”, “Ватаным Татарстан”, “Бүздә­гем”, “Җы­лы яңгыр” (Сафьян Ибраһимов көй­ләре), “Әнием­нең өч абыйсы” (Фә­рит Хатыйпов көе), “Кәккүк” (Тәлгать Вәлиев көе), “Бишек җыры” (Вадим Усманов көе) исемле ши­гырьләренә язылган җыр­лар шуны исбат итә дә инде.


Госман Садәнең үзгә­реш елларында язылган “1979 ел кышыннан соң” дигән шигыренә күз салсак, ул болай дип яза:

Имәнлеккә килгәч, исем китте –
Исем өчен исән имән юк.
Имәннәрне кышкы салкын суккан,
Салкын кышта шәфкать, иман юк.

Госманның нәфрәте кыш­кы салкыннарга түгел, илне туздырып ташлаган имансызлар турында. Якты киләчәккә өмет баглаган Госман бу кыргый базарны хыянәткә тиңли.


Аның лирик шигырьлә­рендә дә кеше язмышлары, кеше хисләре чагыла. Гади генә туган илгә, туган җир­гә, мәхәббәткә багышланган шигырьләре тирән образлы, шул ук вакытта моң­су да.


Әйе, Госман Садә күн кә­нәфиләрдә утырмады, шулай да аның үткен каләменә ихтирам зур булды. Күп еллар буе мактаулы, лаеклы газета-журналларда эшләү­нең зур талант таләп ит­кәне күпләргә мәгълүм.
Ул үз юрганына гына ябы­нып ятмый, башка ша­гыйрьләрнең шигырьләрен ихлас укып, яхшы киңәш­ләрен дә кызганмый иде. Күп кенә шагыйрьләр китабына кереш сүз язуы да очраклы хәл түгел.


Кайберәүләр әйтер, мәр­хүмне бүген мактаудан нинди ләззәт табасың, дип. Исән чагында хөрмәт итәр­гә кирәк иде, диючеләр дә табылыр. Татар халкында мәрхүмнәр турында әйтел­гән һәрбер яхшы сүз әр­вахларга дога булып бара дигән ышану бар.


Иҗат кешесенә вакыт төрлечә тәэсир итә. Кемнедер ул күккә чөя, кемнедер җиргә салып таптый. Госман – үз иҗаты белән татар шигъриятенә үз өлешен керткән шагыйрьләрнең берсе, дисәм, һич ялгыш булмас. Киләчәктә дә аның иҗатына багышланган язмалар чыгуына, кичәләр узуына ышанам. Аның турында әйтелмәгән сүзләр һәркемдә күп булачак.

Киттең дә югалдың, дускай,
Төштә дә күренмисең.
Зилзиләле заман җилен
Куалап та йөрмисең.

Яндырмыйча гомер бушка
Хакыйкатьне якладың.
Шигырь язып, исем алып,
Пыскып кына ятмадың.

Шигърияттә дөрләп янып,
Язмыш белән шаярдың.
Ятим итеп шигырьләрең,
Мәңге йокыга талдың.

Күпме җырлар,шигырьләрең
Язылмыйча калса да,
Татар-башкорт дөньясында
Синең йолдызың яна –
Госман йолдызы яна.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 17, 06.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!