ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 156, 21.10.2017/

Яхшы кешеләрсез  түгел без

 

Популяр җырлар авторы, хәзерге көндә Гер­ма­ниядә яшәүче Ирек Габдрахманов изге күңелле кешеләр ярдәменә мохтаҗ. Аның җыр­ларын Габделфәт Сафин, Айдар Галимов, Р­ә­сим Низамов кебек танылган артистлар башкара.Ирек әфәнде тумыштан эндокрин системасы дөрес эшләмәгәнлектән, артык авыр­лыктан интегә. 50 дис­тәне ваклаган кешегә га­дәти физик хәрәкәтләр ясавы да кыенга туры килә, чөнки авырлыгы 300 килограммнан арткан. Ирек әфәнде тумышы белән Баш­кортстан­ның Бүздәк районы, Яңа Актау авылыннан. 

 

15

 

– 2012 елның октябрь аенда Европага килдем, азрак ябыгу, организмны рәт­кә китерү иде исәбем, – дип сөйләде ул үзе турында. – Апноэ белән авырыйм, йок­лаганда тыным кысылып үлә язган мәлләр дә булды. Франциянең Леон шәһә­рендә урнашкан клиникада тикшеренгәч, махсус аппарат билгеләделәр. Шул аппарат белән генә яшим. Ул ватылса... Германиягә кил­гәч, бе­леш­­кән идем, яңасын би­рергә тиеш­ләр инде, әле­гә искесен кулланып тор, диделәр.Авыр хәлдә калса да, артык зарланмаска тырышты ул. Аякларына, кан тамырлары шешмәсен өчен, махсус оеклар ки­дерергә, су-ризык белән тәэ­мин итәр­гә социаль яр­дәм хез­мәт­кәр­ләре килә икән. Ир­тә-кич шулар булышлыгы белән көн күрә Ирек Габдрахманов.

 

“Зарланмыйм, бөтен сынаулар да Аллаһы Тә­га­ләдән, сы­нау­лары бе­лән бергә, яр­дәме дә аннан, – ди. – Әк­рен генә йөрим, ике ай буе урамга чыкмаган идем, ме­нә анысына да ирештем, Ал­лаһка шөкер”. “Җырла­ры­гызны халыкка чыгарган эс­трада йолдызлары хә­легез­не беләме соң?” – дип кызыксындым.– Габделфәт Сафин бе­лән аз-маз булса да хәбәрлә­шәбез, Рәсим Низамов бе­лән дә әллә нигә бер. Турысын әй­тәм: Айдар Галимов белән исә бер дә сөй­ләшкән юк. Ә яшь җырчылар гел дә хә­лемне белеп: “Ирек абый, Ирек абый”, – дип өзелеп тора. Җырларын очсызракка бирмәсме, диптер инде. Туган ягына кайту хыялы белән яна икән әле Ирек әфәнде. Март аенда ук гаризалар да язып маташкан, мәшәкате генә күп. Башкортстанда йорты да көтеп тора. Дөрес, ремонт эшләре дә шактый. “Туган җиргә кайту өчен миңа сертификат би­релергә тиеш. Сәла­мәтлек ягы да шәптән булмагач, те­ләсә кайсы авиакомпания, теләсә кайсы самолет мине утыртып алып кайтырга әзер түгел шул. Ныклап уйлыйлар, эшем белән безнең ил консуллыгы да шөгыльләнә”, – дип белдерде ул. 

 

Дөнья яхшы кешеләрсез түгел. Безнең илдә Ирек әфәнденең инвалид була торып та матур җырлар иҗат итүе турында беләләр. Күп­тән түгел, 28 ноябрьдә Казанның “Уникс” концертлар залында “Мең рәхмәт!” исемле зур хәйрия фестивале үтәчәге дә билгеле булды. Әлеге чараның төп максаты – җыелган акчаны Ирек Габдрахмановка Башкортстандагы йортын төзекләнде­рергә ярдәм итү, шулай ук Анжела Вавилова фондына да акчалата өлеш кертү, дип аңлата оештыручылар. “Әле­ге хә­бәрне ишеткәч, шатлыгымнан нишләргә белмәдем, – ди Ирек абый. – Башта ышанмыйча тордым, аннары, дөрестән дә, ярдәм итәр­гә теләүчеләр бар икән, дидем. Иң элек чараны оештырырга алынган жур­налист Рөс­тәм Исхаковка рәхмәтләр укыдым, Аллаһы Тәгаләмә шөкер кылдым. Аннары концертка килүче­ләргә дә Аллаһ каршында алдан ук рәхмәт әйттем, саваплы эшләре үз­ләренә меңләтә кайтсын“. 


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 146, 04.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 1

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112