ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 156, 21.10.2017/

//

Бюджет тәгаенләү дәвам итә

 

Атна башында Татарстан Президенты Дәүләт Советына бюджет Юлламасын кертте. 2018 елда бюджетның керем һәм чыгым өлешләре нинди булыр? Киләсе өч еллык бюджет конструкциясендә социаль юнәлеш сакланырмы? Шулай ук Татарстан Республикасының федераль бюджетка дәүләт бурычы һәм барлык дәрәҗәдәге бюджетларның ачыклыгын үстерү мәсьәләләре Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин белән әңгәмәбезнең төп темалары булды.
4-1
– Радик Рәүфович, без Сез­нең белән 2017 елның өч еллык бюджетны планлаштыруга кайту елы булуы турында сөй­ләш­кән идек. Киләсе бюджет безгә нәрсә әзерли? 2018 елда бюд­жет­ның керем өлеше хакында сөйләп узсагыз иде.

 
– Әйе, сез хаклы. Өч еллык бюджетны планлаштырудан баш тарту вакытлы чара иде. Халыкара вәз­гыятьнең кискенләшүе стандарт якын килүдән баш тартуны һәм икътисадый үсешне, республика­быз­ның, гомумән, дәүләтебезнең финанс яктан иминлеген тәэмин итүче  камил­ләштерелгән чараларны куллана башлауны таләп итте.

 
Сезнең сорауга килгәндә, ис­кәртеп узам: Татарстан Республикасы бюджеты керемнәре респуб­ликаның социаль-икъти­садый үсе­шенең макроикътисад күрсәткеч­ләреннән, салым сәясәтенең төп юнәлешләреннән, салым базасы буенча Федераль салым хезмә­те­нең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең хисап мәгълү­мат­лары  һәм 2017 елда керемнәр­не бәя­ләүдән чыгып формалаштырыла.


2018 елга бюджетның ке­рем­нәрен формалаштырганда, нефть­кә бәя баррель өчен – 40,8 доллар, доллар курсы – 69,8 сум, инфляция 4 процент дип файдаланылды.


Алдагы еллардагы кебек үк оешмалар табышына салым Татарстан Республикасы бюд­жеты­ның эре керем чыганагы булып кала. 2018 елда табышка салымның кү­ләме 71 млрд сум булыр дип фаразлана. Шулай ук төп керемнәр арасында тагын 3 салымны аерым күрсәтәм.


Берләштерелгән бюджетка 2018 елда физик затларның ке­ре­менә салым – 70 млрд сум, Татарстан Республикасы бюджетына 49,4 млрд сум булыр дип фаразлана.


Оешмалар мөлкәтенә салым фаразы 2018 елга 25,5 млрд сум тәш­кил итә. Акцизлар – 24 млрд сум. 2018 елга Татарстан Республикасы бюджетының гомуми кереме 2017 елның база бюджетына 10 процент үсеш белән барлыгы 196,4 млрд сум фаразлана. Керемнәр буенча берләш­те­релгән бюджет 236,5 млрд сум күләмендә билге­лә­нергә тиеш.


Түләүләр артуны саклап калу өчен безгә салым түләүчеләр белән эшне көчәйтергә, салым түләнүнең кимүенә юл куймаска кирәк. Бу очракта безнең иң беренче бурыч – аны мобили­за­цияләүнең темпы үсешенә ире­шү.


– Бюджет­ның керем базасын арттыру өчен республикада нин­ди чаралар үткәрелә?


– Бюджетның керем базасын арттыру  ул – актуаль һәм катлаулы мәсьәлә, аны вакытында һәм тиз хәл итү кирәк, шул ук вакытта ул җирле дәрәҗәдә генә түгел, ә дәүләт идарә органнарының катнашуын да таләп итә. 2016 елда ук бюджетның керем базасын арттыру максатыннан перспектив салым түләүчеләрне җәлеп итү буенча чаралар күрелде, аларның инвестицияле эшчән­лекләренә ярдәм күр­сәтелде. Шулай ук салым һәм салым булмаган керемнәр күләмен арттыру буенча чаралар гамәлгә куелды.


Искәртеп узам: башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе турыдан-туры республиканың берләш­терелгән бюджетына керем­нәр­дә чагылды – Татарстан Республикасы соңгы елларда бер­ләштерелгән бюджетка салым һәм салым булмаган керем­нәрне мобилизация­ләү буенча Идел буе федераль округы субъектлары арасында берсүзсез лидерга әйләнде. Татарстан Рес­публи­касының берләште­релгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 2016 елда (узган ел белән чагыштырганда 12 процент яисә 25,3 млрд сумга үсеш белән) 233,9 млрд сум тәшкил итте.


2016 елда республикада 37 инвестицияле проект гамәлгә куелды. Шулар арасыннан 2016 ел йомгак­лары буенча салым ташламаларыннан (җәмгысы  1,0 млрд сум) 24 предприятие файдаланды. 2016 елда гына да бу предприятиеләрдән бер­ләш­терелгән бюджетка салым түләү­ләре 2,4 млрд сум тәшкил итте.


Шуны да ассызыкларга кирәк: са­лым ташламаларын тәкъдим итү  ул – республикадагы инвестиция өлкәсендә Президентыбыз Рөс­тәм Нургали улы Миңнеханов үткәргән сәя­сәт­нең бер өлеше генә. Аның барлык глобаль юнә­лешләре һәм бурычлары рес­публиканың 2030 елга кадәр үсеш стратегиясендә бил­ге­лән­гән. Болар – транспорт-ло­гис­тик инфраструктура, агломе­рация­ләр, туристик-рекреацион ком­плекслар, тышкы икътисад элем­­тәләре, сәнәгатьнең хәлиткеч тар­маклары, инновацияләр һәм мәгъ­лүмати-коммуникацион сис­темалар үсеше. Шулай ук ел саен җәлеп ителгән инвес­тиция­ләрнең шактый күләмен дә атап узарга кирәк. Президентның соңгы елларда куйган фидакарь тырышлыгы нәтиҗәсендә Татарстан тотрыклы рәвештә инвес­тицияләр кертү өчен иң җәлеп итүче төбәкләр исем­легенә керә. Бу инвестиция потенциалының югары һәм инвес­тиция куркы­нычлылыгының тү­бән булуы белән билгеләнә.


– Хәзер Россия икъти­са­дының акрынлап нефть бәя­лә­ренә булган нык бәйле­лек­тән арына башлавы хакында күп сөй­лә­шәләр. Безнең республикада бу мәсьәлә буенча вәзгыять ни­чег­рәк?


– Икътисадны тирәнрәк ди­вер­сификацияләү буенча ел саен эш алып барылса да, Татарстан Республикасы бюджеты нефть тармагы керемнәренә бил­геле бер күләмдә һаман да бәйле. Бюд­жетның үтә­леше барышында икътисад һәм бюджет фаразларында чимал базарларындагы планлаштырылган бәя­ләргә һәм нефть тармагында ху­җалык иткән субъектлар эшчән­легеннән формалаштырылган бюд­­жет керем­нә­ренә ире­шә алмау куркынычы саклана. Шулай ук бюджет планлаштыруы вакытында исәп­кә алынган дәрәҗәгә карата икътисад үсеше темп­лары­ның фак­тик җи­теш­мәвенә бәйле хә­вефләр бар. Моны исәпкә алып, бюджет­ның керем өлешен планлаштыруга сак якын килергә һәм чыгым өле­шен планлаштырган вакытта тотанаклы сәясәт алып барырга кирәк.


Балансланмау куркынычын киметү максатыннан Татарстан Республикасының 2018-2020 елларга берләштерелгән бюджеты Россия Федерациясенең со­циаль-икътисадый үсеше фа­разының төп параметрларын файдаланып һәм куркынычсыз консерватив бюджет сәясәтен саклау вакытында тышкы факторлар үзгәрешендә консерватив тенденцияләр саклану шартларында икътисад үсеше белән характерланган база вариант буенча 2018 елга һәм 2019, 2020 еллар план чорына инфраструктур сектор компанияләр хез­мәтләренә бәяләрнең (та­риф­лар­ның) чик дәрәҗәләре ни­ге­зендә формалаштырыла. Бу алым беренче чиратта бюджет­ның керем өле­ше фаразын формалаштырган вакытта иң кулай дип тәкъдим ителә. Моңа бәйле рәвештә барлык дәрәҗәдәге бюд­жетларның керем базасын арттыру буенча чараларны эзлекле дә­вам итү, шул исәптән инвен­та­ри­зацияләү һәм нәти­җәлелеген өс­тәмә тикшерү ни­гезендә салым ташламаларын оп­ти­мальләштерү буенча эш­ләрне башкару әһәмияте һәм актуальлеге саклана.


– Сез үз интервьюларыгызда республика бюджетының социаль юнәлешле булуын ассызык­лыйсыз. Бу 2018 елда да сакланачакмы?


– Әйе, әлбәттә. Ләкин иң элек искәртеп узасым килә: бюджет­ның чыгым өлешен формалаштыру  аеруча җентекле эш таләп итә. Чөнки нәкъ менә шушында мәга­рифкә, мәдәнияткә, сәламәт­лек саклауга, социаль сәясәткә, фәнгә һәм башкаларга чыгымнар салына.


Үз сүзләремне нигезләр өчен гомумән республика, ягъни бер­ләштерелгән бюджеттагы кайбер социаль әһәмиятле юнәлеш­ләр буенча саннар китерәм. Мәсәлән, “Мә­гариф” бүлеге буенча 2018 елга чыгымнарның фаразланган күлә­ме 67,9 млрд сум тәшкил итте. “Мәдә­ният, кинематография” бүле­ге буенча бюджет ассигнова­ние­ләре 2018 елга җәм­гысы 8,7 млрд сум планлаштырылган. Сәламәтлек саклау тармагы буенча бюджет ассиг­­нованиеләре 2018 елга 27 млрд сум планлаштырылган, ә мәҗ­­­бүри медицина иминият­ләш­терүе акчаларын  исәпкә алганда – 52,3 млрд сум. Социаль сәясәт тармагы буенча 2018 елга бюджет ассиг­нование­лә­ре җәмгысы 19,8 млрд сум исәпкә алынган.


Игътибар итегез: Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары гамәлдәге чыгым йөклә­мәләрен­нән, индекс-дефля­тор­лар­дан, бюджет сәясәтенең төп юнә­лешлә­рен­нән, Татарстан Республикасы Пре­зидентының Дәү­ләт Советына Юлламасында билгеләнгән бурычлардан чыгып билгеләнде.


Төгәл индекс-дефляторлар 2018 елга һәм 2019, 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы салым һәм бюджет сәясәтенең төп юнәлешләрендә күрсәтелгән. Бу параметрлар нигезендә Татарстан Республикасы бюджетының чыгымнары 2018 елга  җәмгысы 199 млрд сум­­да формалаштырылган, 2019 һәм 2020 елгы план чорына ул 203,8 млрд сум һәм 209,4 млрд сум тәшкил итәчәк. Берләш­те­релгән бюджетның чыгымнары буенча күрсәткечләр түбән­дәгечә: 2018 ел – 239 млрд сум, 2019 ел – 244 млрд сум, 2020 ел – 250 млрд сум.


Чыгымнар буенча 2018 ел­ның бюд­жеты үтәлешендә иң төп мәсь­­ә­­ләнең берсе – РФ Пре­зи­дентының май указларын тормышка ашыру. Бу мәсьәлә 2018 елда аерым әһә­мияткә ия, чөнки бюджет өлкәсен­дәге аерым категория хезмәт­кәрләргә хезмәт хакын арттыру буенча үткәрелгән чаралар кысаларында ул ел соңгысы. Аның йомгаклары буенча тиешле “юл карта­лары”нда билгеләнгән барлык максатчан параметрлар үтәл­гән булырга тиеш.


Шулай ук 2018 елда мәк­тәп­ләргә, клубларга, спорт мәйдан­чык­ларына, сәламәтлек саклау объектларына, фельдшер-аку­шер­лык пунктларына капиталь ремонт ясауны һәм аларның тө­зелешен, паркларны, скверларны, сусаклагыч зоналарын төзек­ләндерүне фи­нанслау дәвам итә­чәк. Шуның белән беррәттән яңа юнәлешне финанслау – поликлиникаларны модерни­за­ция­ләү дә­вам итәчәк.


Керемнәрне җыю буенча кө­чәйтелгән эш, салымнар буенча бурычларны максималь ки­метү, чыгым өлеше акчаларын нәтиҗәле һәм рациональ файдалану, федераль акчаларны тулысынча һәм нәтиҗәле куллану 2018 елда бюд­жетның уңышлы үтәлешен тәэмин итәргә тиеш.


– Сезнең аңлатмаларда 2018 – 2020 елларга керемнәр һәм чыгымнар буенча бюд­жет­ны формалаштырудагы алымнар аң­лашылды. Ә шушы елларга бюджет буенча төп бурычлар нинди?


– 2018 елга һәм 2019 – 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджет проектын формалаштыру макроикътисад күрсәт­­кечләре динамикасы ак­рынлап яхшыру һәм энергия чыганакларына бәяләр конъюнктурасы югары булмаган дәрә­җәдә саклану, шулай ук респуб­лика­ның социаль-мәдәни өлкәдә үт­кәргән сәясәтенә бәйле мәсьә­ләләрне хәл итү, шул исәптән аз керем алучы халыкка социаль ярдәм күрсәтү һәм Россия Федерациясе Президен­тының май указларын тулысынча үтәү шарт­ларында бара. Бо­ларның барысы да 2018 – 2020 елларны эченә алган өч еллык чорга Татарстан Республика­сының бюджет сәясәте өлкәсендә фундаменталь бурычларны хәл итү­не дәвам итү әһәмия­тен билгели, бюджет сәя­сәтенең җавап­лы һәм нәтиҗәле база принцибы буларак, бюджет система­сы­ның озын срокка балансланганлыгын һәм тотрыклылыгын тәэмин итә.


– Республикабызда күпләр­не дәүләт бурычы мәсь­әлә­се борчыйдыр дип уйлыйм. Бу өл­кәдә нинди эш­чәнлек алып барыла?


– Бик дөрес сорау. Мин күп­тәннән һәрбер рәсми чыгышымнан соң журналистларның да, халыкның да иң беренче чиратта республиканың федераль бюджетка дәүләт бурычы күләме мәсь­ә­ләсенә игътибар итүләрен күреп киләм. Татарстан Рес­пуб­ликасы­ның дәүләт бурычы кү­ләме хәзерге вакытта 93,4 млрд сум тәшкил итә һәм бюджет законы куйган чик­ләүләргә туры килә – кайтарылмый торган керем­нәрне (197,7 млрд сум) исәпкә алмаганда, Татарстан Республикасы бюджетында 2017 елга расланган керем­нәренең го­му­ми күләмен­нән артмый. Форсаттан файдаланып, әй­теп узасым килә: дәүләт бурычы өл­кәсендә иң мөһиме – бурыч йөк­ләмәсен нигезсез арттыруга юл куймау буенча уйланган сәясәт үткәрү. Шул ук вакытта аннан алда Татарстан Республикасына бирел­гән бюджет кредитлары буенча федераль бюджет каршында бурыч йөкләмәләрен реструкту­риза­ция­ләүне үткәрү вакытында барлыкка килгән бурычларны алга таба вакытында үтәү, шулай ук  булган бурыч йөклә­мәләрен каплау максатыннан федераль бюджеттан 2016 елда бюджет кредитларын җәлеп итү кысаларында Татарстан Республикасы алган таләпләрне һәм шартларны вакытында үтәү мөһим.
Бу вакытта төп алым – финанс базарында бурычларны һәм кредит оешмаларыннан кредитларны җәлеп итү практикасыннан баш тартуны дәвам итү.


Бюджетның ликвидлыгын яхшырту максатыннан, иң беренче чиратта социаль йөкләмәләрне үтәү өчен, башка еллардагы кебек үк, Татарстан Республикасы бюджеты исәп-хисапларында калган акчаларны тулыландыруга федераль бюджеттан кыска сроклы кредитларны җәлеп итү мөмкинлеге тикшереләчәк.
Шулай ук өстәп әйтәсем килә: 2018-2020 елларны эченә алган өч еллык чорда бюджет сәясәте Татарстан Республикасы бюджеты кытлыгын бюджет законы рөхсәт иткән дәрәҗәдә тәэмин итәргә тиеш. Биредә планлаштырылган бил­геләүнең чик дәрә­җәсенә карата таләпләр хәзерге вакыттагыга караганда кырысрак – бюд­жетның салым һәм салым булмаган ке­рем­нәре күләменең 10 процентыннан да артык булмау. Уздырылган бюджет сәясәте нәтиҗә­сендә шулай ук уртача сроклы перспективада Татарстан Республикасы бюджетына бурыч йөклә­мәсен куркынычсыз дәрәҗәдә тәэмин итү күздә тотыла.

 

Татарстан Республикасы дәүләт буры­чының республика бюд­же­тының салым һәм салым булмаган еллык табыш күләменә карата күп ди­гәндә 50 процент дәрә­җә­сендә тотрыклы саклануы  максатчан юнә­леш булачак.


– Радик Рәүфович, соңгы елларда, шулай ук киләсе өч еллык чорда  барлык дәрәҗә­дәге бюд­жетларның ачыклыгын һәм үтә­күренмәлелеген күздә тоткан бюджет сәясәте юнә­лешенең әһә­­­мияте арта бара. Сезнеңчә, моның өчен нәрсә эшләргә ки­рәк?


– Иң беренче чиратта, әл­бәттә, үтәкүренмәлек принцибын га­мәл­гә кую максатыннан, шулай ук кабул ителгән карар­ларның нәти­җәлелеген арттыру,  бюджет акчаларыннан максатчан файдалану һәм иҗтимагый контроль өчен халыкка бюджет барышының барлык стадияләре хакында һәр­даим мәгъ­­лүмат биреп бару. “Гражданнар өчен бюджет”ны формалаштыру буенча алымнарны камил­ләш­терү өчен соңгы елда республикада иҗтимагый финанслар хәле хакында мәгъ­лүматның ачыклыгы өчен инде күп эшләр башкарылды. Шуның белән бергә бу юнәлештә эшне алга таба дәвам итү һәм аны киңәйтү әһәмияте киләсе елларда да саклана.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 150, 06.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112