ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

“Күңел татар телен юксынды”

 

Быел татар теленә өйрәтә торган “Ана теле” онлайн-мәк­тәбенә биш ел тула. Анда кемнәр шөгыльләнә? Алар татарчаны ни дәрәҗәдә белә? Укый алмаучылар да бармы? Онлайн-мәктәп үзәге җитә­к­чесе, КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Фәтхуллова белән туган тел, укыту алымнары хакында сөйләштек.

6-1  
– Кадрия Сөнгатовна, “Ана теле” онлайн-мәктәбенең укучылары кемнәр? Чит илдә яшәп, туган телен сагынучылармы, үзебезнең җир­лектәге милли үзаңнары уянган татарлармы, әллә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәҗбүри рә­вештә теркәгән укытучылар, тәрбиячеләр генәме?

 
– Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар туган телен интернет аша өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудыруны сорап мөрәҗәгать итү сәбәпле, Президент Рөстәм Миң­неханов ярдәме белән шундый заманча проект тормышка ашырылды. Хәзер теләсә кайда яшәүче кеше теләсә кайсы вакытта интернет аша бушлай татар телен, мәдәния­тен өйрәнә ала. Мәктәбебездә ел саен 10 меңләп кеше шөгыльләнә. Быел Россия төбәкләреннән – 2 мең 300, чит илләрдән 400гә якын кеше язылды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, рус телле тәр­бия­челәр, укытучылар да татар телен белергә тиеш, дип саный. Шунлыктан кулланучыларның 3 мең 200е – рус телле педагоглар, мәктәп, көл­лият укытучылары һәм укучылары. Министрлык әлеге кулланучылар­ның ничек укуын ел дәвамында атна саен күзәтеп бара һәм алар белән элемтәдә тора. Ирекле кулланучылар да шактый күп теркәлә. Онлайн-мәктәптә рус, казах, үзбәк, кыргыз, украин, төрек, алман, фран­цуз һәм башка милләт вәкил­ләре укый. Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар, яшь барган саен милли үзаң уяна, туган телебезгә әйләнеп кайтасыбыз килә, диләр. Шуңа күрә дә онлайн-мәктәптә шөгыльләнүне кирәк дип табалар. Бездә төрле яшьтәге кешеләр белем  ала: мәк­тәп укучыларыннан алып пенсионерларга кадәр. Башлангыч дәрә­җәдән югарыга (беренчедән тугызынчыга) барып җитәр өчен, һәр кешегә бер ел вакыт каралган.

 
– Кайсы районнарда мәга­риф хезмәт­кәр­ләре аеруча тырышып укый, кайсыларында татар телен өй­рәнүгә игътибар җитеп бетми?


– Быелгы мәгълүматлар буенча иң күп теркәлүчеләр Чаллы шә­һә­реннән. Шулай ук Алексеевск, Аксубай, Әлмәт, Казанның Киров районнарындагы  мәгариф хез­мәткәр­ләре бик тырышып шө­гыльләнә. Биектау районында 48 кеше укырга теләк белдергән булса, шуның 43е  тугыз дәрәҗәне дә үткән инде. Бөгелмә укытучылары, тәрбия­челәре дә калышмый. Тик Теләче, Кукмара, Менделеевск вәкилләре шактый артта әле (сентябрь ае мәгълү­матлары). Онлайн-мәктәптә һәр дәрәҗәне үткәннән соң, кулланучы сертификатны үз компьютерында бастырып ала. Димәк, барлык дәрәҗәләрне үткән укытучы һәм укучыларның кулларында 9 сертификат була. Нәти­җәләре буенча иң актив өч кулланучыга Мә­гариф һәм фән министрлыгы татар теленнән халыкара олимпиаданы йомгаклау тантанасында дип­лом һәм кыйммәтле бүләк тапшыра.


– Күп акча түгеп “Ана теле” порталы эшләнде, ләкин татар теленә өйрәтә алмыйлар дип зарланучылар юк түгел...


– Шушы еллар эчендә без бик күп кешеләргә файда китердек дип саныйм. Меңләгән кеше арасыннан йөзе генә булса да татар телен өйрәнгән, татар дөньясы белән танышкан икән, бу инде – нәтиҗә дигән сүз. Табиб бер кешенең гомерен саклап калса да, аңа рәхмәтле булалар, ә без күпме кешегә рухи ярдәм күрсәтәбез. Тырышкан, теләге булганнар өчен өйрәнә алмаслык нәрсә юк. Онлайн-мәктәп ярдәмендә татар телен өйрәнгән инглиз теле укытучысы Людмила Адиева: “Баштарак мәктәпне бер­ничә тапкыр ташлау теләге туган иде, ләкин, мин бит – укытучы, үр­нәк булырга тиеш, дип үземне мәҗ­бүр иттем һәм тугызынчы дәрәҗәгә барып җиттем”, – дип язды безгә. Менә шундый тырыш, үҗәт укытучылар, тәрбиячеләр дә аз түгел. Ирекле кулланучылар арасында да төрлесе бар. Кемдер бер дәрәҗәне үтеп туктый, кемдер өч дәрәҗәне үтә. Мәктәптә бер ел эчендә 9 дәрәҗәне үтеп, икенче елда да укуларын дәвам итүчеләр бар. Алары җанлы аралашу дә­ресләрендә катнашу өчен керә. Бигрәк тә тел мохите булмаганда, укытучылар бел­ән компьютер аша сөйләшү-аң­лашуга мохтаҗ алар. Өйрәнү барышында, әлбәттә, төрле сораулар туа, техник проблемалар килеп чыга. Ул вакытта кулланучылар без­нең методистларга  anatele@bk.ru адресы буенча үзлә­ренең сорауларын язып җибәрә алалар. Һәрбер хатка җавап би­рәбез. Тәнкыйть­ләүче кеше, конкрет проблеманы күрсәтеп, конкрет дәрес буенча фикерен әйтсә, без килешәбез, ярдәм күр­сәтәбез. Ә гомуми сүз белән мәк­тәпне хурларга маташу эшсез­ләр­нең эше дип уйлыйм.

 
– “Җанлы аралашу” дәрес­ләре ничек үтә? Анда катнашу мәҗ­бүриме?


– Дәресләрне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөгаллимнәре уздыра. Моның өчен институтта махсус кабинет булдырылган. “Ана теле” онлайн-мәктәбе үзәгендә 20 кеше эшли: укытучылар, методистлар. Аралашу дәресләренә керү ирек­ле. Кайберәүләр вакыт җит­мәү, психологик киртәләр туу сә­бәпле, дәресләргә керми. Дәресләр атнага биш көн кичке сәгать 5тән 9га кадәр дәрәҗәләр буенча үт­кә­релә. Һәр онлайн-дәрестә 5-6 кеше катнаша. Укытучыларыбыз дә­рес­не өйләрендәге компьютер артында да үткәрә алалар. Дәрес 45 минутка сузыла. Анда үзара сөйләшү, диалоглар төзү, сорауларга җавап бирү, билгеле бер темага фикер алышу кебек эш төрләренә өс­­тенлек бирелә. Укыту­чының максаты – татарча аралаштыру.

 

Беренче дәресләрдә катнашканда, кайбер кулланучылар русча сорау бирә, сөйләшергә куркып тора. Укытучы татарча гына аралашкач, әкренләп күнегәләр. Калган 15 минутта укытучы һәрберсенә үз тәкъдимнәрен язып калдыра. Тик билге куелмый. Быел язын миңа эш буенча Америкада Индиана университетында булырга туры килде. Америка үзе­нең гадилеге һәм уңайлыгы белән сокландырды. Анда  мәктәпләрдә өй эше бир­миләр икән балаларга. Шунда уйлап куйдык: Татарстан мәктәп­лә­рендә тәҗрибә рәвешен­дә шуны кертеп булыр идеме? Башка мәсь­әләләрдә без бит һәрвакыт алгы сафта. Башлангыч мәктәптә генә булса да? Укучылардан бигрәк күпме ата-ана шатланыр иде бу хәбәргә. Ә инде татар теленнән өй эше булмаса, барлык рус телле уку­чыларның ата-аналары җиңел сулап куяр иде. Менә бу – бернинди чыгым таләп итми торган методик алым. Бәлки, бу хакта да уйларга вакыттыр.


– Чит илләрдә яшәүче татарларны татар телен өйрәнергә нәр­сә мәҗбүр иткән?


– Онлайн-мәктәптә шөгыль­ләнүчеләр белән без ел дәвамында элемтәдә торабыз. Иң активла­рының фикерләрен белергә теләп, электрон хатлар юллыйбыз. Алар безгә үзләре турында күңелле язмалар җибәрәләр. Мәсәлән, Алма-Атада яшәүче Фагыйлә ханым Маркина: “Кечкенә чакта мин татарча белә идем, ләкин мәктәптә укый башлагач, рус телен яхшырак бе­лүемне теләп, әти-әни минем белән русча гына сөйләшә башлады. Мәк­тәпне, университетны рус телендә тәмамладым, рус кешесенә кияүгә чыктым. Хәзер миңа 59 яшь. 40 яшьләр тирәсендә күңелемә татар теле җитмәвен аңладым. Алма-Атада татар үзәген эзләп табып, татарча җырларга, кубызда уйнарга өйрәндем. Мин телемне оныткан идем. “Ана теле” мәктәбе миңа зур бүләк булды. Бик тырышып, татарча өйрәнә башладым. Барысын да аңлыйм, тик татарча сөйләшергә оялам әле. Ләкин мин бу киртәне җиңәрмен дип уйлыйм”, – дип язып җи­бәрде. Тагын бер мисал китереп үтим. Семипалатинскидан Илдар Мо­стафин бала чагында әби-баба­сы белән татарча аралашып үскән. Мәктәптә казах һәм рус телләрен өйрәнгән. Музыка мәктәбен тәмам­лаган. Хә­зер буш вакытларында баянда татар халык җырларын уйнарга өй­рәнә. Инженер егет һәр­вакыт татар телен, татар халкының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнергә те­ләгән. Интернетта “Ана теле” он­лайн-мәктәбе турында укып, быел шунда теркәлгән. “Монда мин барлык сорауларыма җаваплар таптым. “Җанлы аралашу” дәрес­ләре бик кызыклы үтә, укытучылар дә­ресләрне аңлаешлы итеп үт­кә­рәләр”, – дип белдерде безгә үз фи­кер­ләрен Илдар.


– Теркәлеп тә, актив шөгыль-­ләнмәүчеләр очрыймы?


– Кемдер соңрак белеп, безгә мөрә­җәгать итә икән, аларны, ми­нист­р­лык белән килешеп, актив булмау­чылар урынына кертергә тыры­ша­быз. Мәсәлән, быел КФУда тү­ләү­сез үткәрелә торган татар теле курсларына 900гә якын кеше язылды. Шуларның 300дән артыгы татар телен беркайчан да өйрән­мәгән. Бөтен кешене дә алып бе­терә алмыйбыз. 200гә якынына онлайн-мәктәптә укырга тәкъдим иттек. Кайберләренең “Ана теле” мәктәбе турында бөтенләй ишет­кәне дә юк икән. Алар бик теләп укырга риза булды.


– Мәктәпләрдә рус телле укучыларга татар телен өйрәтә алмыйча азапланалар. Рус телле укучыларга аны ирекле укытырга кирәк, дигән тәкъдимнәр дә яңгырый. Ничек итеп кызыксыну уятырга?


– 1 нче сыйныфтан ук баланы бик гади ситуацияләр ярдәмендә сөйләшергә өйрәтергә кирәк. Бала ел дәвамында дәрестән дәрескә исәнләшә, хәл сораша, рәхмәт әйтә, сорау бирә, җавап кайтара, гади ге­нә җөмләләр белән үзе, дусты, мәк­тәбе, шәһәре турында әйтеп бирә, җыр җырлый, уенда катнаша икән, ул аралашырга күнегә. Ләкин бу эш системалы рәвештә оештырылса иде. Күптән түгел Президент Юлламасында да, укучыларда коммуникатив күнекмәләрне үстерү кирәк, диде. Дәресләр уку һәм язуга кайтып калмасын иде. Кагыйдә әйт­терүдән файда юк, шуны кулланып, укучыны үрнәк буенча җөмлә төзеп әйтергә, әңгәмә корырга, сөй­ләшүдә үз мөнәсәбәтен бел­дерергә өйрәтү мөһим. Кагыйдә белеп кенә машина йөртергә өй­рәнеп булмаган кебек, сөйләшергә дә сөйләштермичә өйрәтеп булмый.

 

Татар теле укытучылары арасында иҗади эшләү­челәр аз түгел. Мәктәптә безне яхшы укыттылар, мин укытучыбызга рәхмәтле, дигән сүзләрне рус студентларыннан еш ишетергә туры килә. Шуңа күрә өйрәтә алмыйча газапланалар сүз­ләре белән бик килешеп бетмим. Руслар арасында да татар телендә аралаша белү­че­ләр бар. Бездә үткәрелә торган татар теле курсларына әйләнеп кайтсак, төп максатыбыз – көндәлек тор­­мышта аралашырга өйрәтү. Мәсәлән, курсларга йөрүче чит ил студентлары беренче дәрестән соң ук: “Мин татарча исәнләшергә, танышырга, рәхмәт әйтергә, саубуллашырга өйрәндем, мин татарча беләм”, – дип үзлә­рендә  теләк булдыралар. Шуны да әйтәсем килә: гаиләдә теләсә кайсы халыкка, аның теленә, мәдәниятенә уңай мөнәсәбәт күрсәтелергә тиеш. Һәр әти-әни бу мәсьәләдә үзе үрнәк булсын иде. Күп тел белгән саен мөмкинлекләрең дә күбрәк булачак, телләр белү – байлык ул, ди­сәләр, бер бала да каршы килмәс иде. Игътибар итсәгез, бүгенге бә­хәстә балалар катнашмый бит, алар­ның әти-әниләре тавыш куптара, алар балалары өчен хәл итә. Ә ул балага киләчәктә чыннан да татар теленең кирәк булып куюы бар. 


Телне өйрәнер өчен ихтыяҗ юк дип әйтү дә гомуми сүзләрдер. Һәр кешенең – үз ихтыяҗы. Татар теле курсларына ел саен меңгә якын кеше языла, һәрберсенең – үз их­тыяҗы. КФУга төрле илләрдән укырга килгән студентларның татар телен өйрәнергә теләүләре дә моңа бер дәлил булып тора. Мә­сәлән, быел Германиядән рус  телен өйрәнергә дип килгән 6 студент, курсларга язылып, татарчаны да өйрәнәләр.


– Бүген чеп-чи татар авылларында кечкенә балалар да русча сөйләшә башлады. Югыйсә әти-әниләре дә туган телдә аралаша. Моның өчен борчылырга ки­рәкме?


– Бу – заман сулышы. Бү­ген­ге ба­лалар кечкенәдән үк күп вакытларын мультфильм карап, планшетта уйнап үткәрәләр. Бала шушы мохиттә яши, мультфильм геройлары булып сөйләшә, шундагы сөй­ләмне үзләштерә. Аңа шушы дөнья кызык. Сабыйны мульт­фильм караудан, планшетта уйнаудан туктату авыр. Шуңа күрә бала белән күбрәк аралашу, татарча сөй­ләшү әһә­ми­ят­ле. Бала туган телен кечке­нәдән үзләштерсә, ул аны беркайчан да онытмаячак: башкалар белән русча сөйләшсә дә, чит илгә китсә дә, ул татар җан­лы булып калачак. Алай гына да түгел, туган теле аның гомер­леккә рухи байлыгы булачак.


– Кайберәүләрнең “Ана теле” мәктәбе турында ишет­кән­нәре дә юк, дидегез. Шушы язманы укып, теләүчеләр булса, андыйлар ничек языла ала?


– http://anatele.ef.com адресы буенча теркәлергә мөмкин. Ел саен февраль аенда онлайн-мәктәп яңа кулланучыларны кабул итә. Татар теле белән кызыксынучыларны, татар телен белергә теләүчеләрне кө­теп калабыз.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 147, 06.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 1

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112