ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Фәритнең – үз корабы

 

Ул балачакта башка малайлар кебек диңгезче дә, очучы да булырга хыялланмаган. Аның бар­лык өметләренә язмыш туганда ук киртә куйган. Физик мөмкин­леге чикләнсә дә, хыял канатларында ул үзе ясаган ак җилкәнле корабларда иксез-чик­сез дөнья киңлекләрен гизә әле.

17-3

Фәрит Гәрәевнең кул эшләре белән бер күргәзмәдә танышырга туры килгән иде. Үзе андый чараларга йөрми икән. Әле өенә баргач та, уңайсызланып китте. Әти-әни­сенең нигезендә ялгызы көн күрә икән Фәрит. Зал ягында озын өс­тәлдә кораблары тезелеп киткән. Әйтерсең лә, алар диңгез дулкыннарына каршы көрәшер­гә әзер торалар.


– Әти вафат булгач, 2002 елда корабльләр ясарга тотындым. Сызымнарын һәм материалларын почта аша кайтартам. Җил­кәннәрен Фәүзия сеңлем тегә, – ди ул. Бер корабны ясар өчен 3 ел вакыт сарыф итә икән. Ни гаҗәп, гади генә туң­дырма таякчыклары да эшкә җигел­гән: алардан корпуслары төзелә.
– Кораб­ларны сорап килү­челәр бар, әмма мин сатарга түгел, үзем өчен ясыйм, – ди ул.


Фәритнең бу сәләтен Азнакай районының Әгер авылы клубы мө­дире Илсөяр Габдрахманова кү­реп ала.


Мин авыру дип моңаеп, күңе­лен төшерми ул. Фотограф һө­нәрен үзләштерү дә ярдәм иткән. Илсөяр Габдрахманова әйтүен­чә, авылдагы барлык мәдәни чаралар аның фотоаппараты аша үт­кән. Азнакайда фотоательеда эшләп алган. Әмма аны япканнар. Әле дә: “Төшенкелеккә би­релмә!“ – дип юатучы, тәмле ашлары белән сыйлап китүче сең­лесе Фәүзия бар янында. Тымытыкта гына яшәгәч, абыйсы янына да еш килә.


Адәм баласының мөмкинлек­ләренә гаҗәпләнеп туймаслык. Бу кадәр нечкә эшне сау-сәламәт килеш тә теләсә кем башкара алмый. Ә балачактан церебраль параличлы кешегә никадәр осталык, түземлек кирәк!


Фәритнең шөгыльләре киң­кыр­лы. Әнә шифоньер өстенә самолетлар коллекциясе менеп кунаклаган. Бакчасында яшелчә, чә­чәкләр үстерергә дә һәвәс Фә­рит. Энесе Фәнил белән умарта тоталар. Әтиләре Фәһим дә шундый тырыш кеше булган. Бәхет эзләп, Караганда якларына китеп, шахталарда күмер чыгарган, сагынуына түзә алмый, гаиләсе белән кире туган авылына кайтып төпләнгән, үз куллары белән һәр торган җирен­дә йорт җит­кер­гән. Аның рухы балалары өчен шат булып ята торгандыр. Аеруча тормыш диңгезендә каршы искән җилләргә җилкәнен киң каерып алга баручы Фәрите өчен.


Фәритнең бер үтенече бар: корабларны саклар өчен тартмачыклар ясамакчы булган, тик органик пыяла табуы кыен икән. “Берәр мәрхәмәтле кеше ярдәм итсә, эшләгән эшләремне ка­дерләп саклар идем”, – ди ул.
Авыру егетнең күңелен кү­рергә теләүчеләр булса, 89872076910 телефон номерына шалтырата аласыз.


Резеда ШӘРИПОВА

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 158, 06.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112