ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 182, 15.12.2018/

“Ходаем, бу балага кул күтәрүдән сакла!”

 

“Кем булдың әле син миңа акыл өйрәтергә?!” Укучының укытучыга әйткән сүзләре бу. Узган атнада “мәктәп тамаша”­ларына тагын бер вакыйга өстәлде. Бөгелмә укучысы, укытучысының кыланмышларын яздыртып, аны интернетта хур итәргә булган. Бу гауганы хәзер прокуратура тикшерә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләргә педагогларның әхлагын ныгытуны йөкләгән.

15-3

Узган атнада социаль челтәр­ләргә аудиоязма рәвешендә ки­леп эләккән язма Бөгелмә кала­сындагы мәктәптә 22 ноябрьдә булган. Язмадан аңлашылганча, барысына да укучының сыйныф тактасына ике хәреф язуыннан башланган. “Хайван, ник син аны алтынчы сыйныф укучылары ал­дында язасың? – дип сүгә укы­тучы үсмерне. – Кул кычыта, бер­не әйләндереп җибәрсәң, үзеңне ничек тотасын белер идең. Күр­сәтәм мин сиңа хәзер гадирәк булыгыз!” Акылга утырмаса, бе­рәрсенә әйтеп, гарип итәргә мөм­кин икәнен дә өсти. Укытучы бер ай элек әлеге 9 нчы сыйныф уку­чысына ашханәдә бер сум акча да биреп торган икән. Яр­сыган вакытта шуны да искә төшергән. “Акчаны өстәлгә куй. Әле тагын бер сумыгыз юкмыни, дип сорап тора. Мин сиңа әниеңме әллә? Авызын ерып утыр­ган була”, – ди. Укучысының боларны дик­то­фон­га яз­ды­рып барганын кү­з алдына да ки­термәгән, күрәсең. Видеояз­ма хокук сакчыларына да барып җиткән. Татарстан про­куроры Илдус Нәфыйков бу вакыйганы тикшерергә кушкан. Шуннан соң хокукый бәя бирә­чәкләр. Хәер, социаль челтәр­ләрдә бәя биреп өлгерделәр ин­де. Берәүләр, мон­дый укытучыны мәктәптә эшлә­тергә ярамый, ди­гән фи­керне алга сөрсә, икен­че­ләр тәртипсез балаларга түзгәне өчен рәхмәтен әйтә. “Укыту­чыларның хезмәте батырлыкка тиң, мин мәктәптә эшли алмас идем”, – дип тә яза­лар. 

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында Бөгелмәдә урыс теле дәресендә килеп чыккан кү­ңелсез хәлне тупас хата дип саныйлар. Укучы белән дөрес сөйләш­мәгән өчен укытучы дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Мәсьә­ләнең икенче ягы да бар. Ун ай эчендә үсмер дүрт мәртәбә хокук бозган. Урлашканы, исерткеч эчем­лекләр кулланганы өчен махсус исәптә дә тора. “Әмма моның белән 34 ел стажы булган тәҗрибәле педагогны аклап булмый”, – диелә министрлык җавабында. Мәга­риф идарәләренә әдәп кагый­дәләрен үтәүне көчәйтергә тәкъдим ител­гән. Бу вакыйга укытучылар киңәш­мәсендә, әти-әниләр җыелышла­рында фикер алышырга сәбәп булачак. Әлеге тема хакында декабрь башында республика күләмендә узачак интернетта ата-аналар җыелы­шында да сөйләшмәкчеләр.

 
Татарстан Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлеге рәи­се Юрий Прохоров әйтүенчә, укытучыга балаларны ярату гына җитми, “тимер нерв”, сабырлык та кирәк. “Элек мин мәктәп директоры булып эшләгәндә, тәртипсез балаларның әти-әниләре: “Муен тамырына бирә алмыйсызмыни? Мин өйдә каеш белән кыйныйм“, – ди иде. Хәзер исә балага тавыш күтәрү дә җинаять булып санала. Әти-әниләр бүген акча эшләү белән мәшгуль. Шуңа күрә гаиләнең дә, мәктәпнең дә тәрбия белән шөгыльләнмәве аяныч. Укытучылар менә нәтиҗәсен татый”, – ди белгеч.

“Тактага оятсыз сүзләр язалар”

Тәртипсез балалар – мәктәп­нең бәласе. Бүген генә түгел, элек тә шулай булган. “Элек укучылар иң яман дигәндә, урындыкны акбур белән буйый, анда кнопка куя, тактага шәм сөртеп әшәкелек кыла иде. Каршы әйтүчеләр элек тә булды. Хәзер укытучыны видеога төшереп, хурлыкка калдыралар. Шуның бер өлешен генә кисеп, социаль челтәрләргә куялар. Ахыр чиктә, укытучы юләр булып кала. Шуңа күрә кабинетларны видеокамералар белән җиһаз­лан­дырырга кирәк, – ди Казан мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләүче Зәйнәп ханым. – Ачулана башласаң, моңа хакыгыз юк, диләр. Юк шул. Укы­тучыларның бүген бурычлары күп, әмма бернинди хокуклары да юк. Укытучыга түзәргә генә кала”.

15-2
Шук балалар булганда, бер укытучының да дәресе шома гына бармый. Кемнекендәдер чүп­рәк­ләр, кемнекендәдер чүп чиләкләре оча. Укытучыга вакыйганы тирәнгә җибәрмәс өчен нишләргә соң?


“Дәрескә кергәндә, тактага оятсыз сүзләр язылган чаклар еш очрый. Мин күз кырые белән тиз генә карыйм да аннан бөтенләй карамаска тырышам. Бүген кизү кем иде әле, тактаны сөртегез, дип сүзне икенчегә борам. Кайчакта тиз генә сөртәләр дә, шуның белән башка сүз булмый. Әмма кайбер очракларда кызык эзләргә теләү­челәр дә була. Тактага оятсыз сүз язганнар бит, диләр. Йә булмаса, апа, анда нәрсә язганнар, дип кызыксыналар. Бервакытта да моның өчен кычкырмыйм. Әйдәгез, директорда бик калын сүзлек бар, шунда керәбез дә карыйбыз, дим аптырагач. Шуннан үзләре үк туктый, – ди район мәктәпләренең берсендә белем бирүче математика укытучысы Газизә Зиннурова. – Укучы белән әйткәләшеп утырсаң, сүксәң, алар, киресенчә, ярсый башлаячак. Бер бик тәртипсез укучым бар иде. Ул дәрестә бер дә тик тора белмәде. Каршы әйтә, дәрестә йөри, кызларның дәфтәрләренә сыза, китапларын яшерә. Ходаем, бу балага кул күтәрүдән сакла, дип кабатлый идем. Кызганыч, ул юньле юлдан китмәде. Тәртибе аркасында төрмәгә эләкте”.

Ычкыныгыз әле моннан!

Минзәлә районы укытучысы Гөлфинә Хамаеваның да дәресендә төрле хәлләр була. Әмма ул тавыш күтәрүгә беркайчан да юл куймый икән.


– Беркөнне бер укучым китабын өендә онытып калдырган. “Китабың кайда?” – дип сорадым. Бу миңа, ычкын әле моннан, ди­мә­сенме? Мин бер сүз дә дәшмәдем, – ди ул. – Әнисе белән генә үсүен беләм. Алгы партада утырганда яхшы укый идең, хәзер менә “2ле”ләр ала башладың, дигәч, үзе тагын кире урынына барып утырды. Тиз кызып китүчән баланы ачуланып, аны котыртудан файда юк. Син бит тәртипсез түгел, әйбәт. Ник шулай кыла­насың? Син бит үзеңне шулай күрсәтергә тели­сең генә, дип тынычландырам. Башларыннан сый­­пап куйгач, йомшарып ки­тәләр тагын. Төрле гаилә­ләрдә тәрбияләнүчеләр бар. Кем­неңдер әти-әнисе эчкече, тәртипсез тормыш алып бара. Кемдер үги әти белән үсә. Бер сыйныфта исә 4-5 баланың әнисе юк. Андыйларга бер дә рәхәт түгел. Күңелдәге халәтне алар кычкырып, ярсып чыгарырга тырыша. Өйләрендә дә, мәктәптә дә каһәрләсәләр, ул бала нишләр? Без укыганда сыйныфта Айрат (мәрхүм инде) гел тәр­тип­сезләр рәтендә йөрде. Интернаттан качып кайтып китә иде. Ә укытучыбыз Фирдәвис абый шуны бер дә ачуланмый иде. “Ни хәл, дустым?” – дип җилкәсенә кулын куяр иде. Димәк, укытучыбыз аның сагынганын аңлаган. Шәп психолог булган. Тәрбиясез дип балаларга тамга такмасак иде. Үч алу – укытучы эше түгел. Бүген укытучыларга ба­ланың гаиләсен, нинди мохиттә яшәвен аңларга кирәктер, ми­немчә. Сәбәпсез бер бала да начарлык кылмас.

“Үпкәләп йөрүдән дә авыры юк”

Конфликтлы баладан нәрсә кө­тәсен белеп торасың, ә менә кү­ңелеңдә үпкә йөртүдән дә авыррак нәрсә юк. Казанның 11 нче гимназия укытучысы Зө­ләй­ха Хафизова фи­керенчә, явызлык белән беркайчан да укучыны җиңеп булмый. Тәртип­сезрәк бала булса, стена газетасына рәсем ясарга куша икән. Ясап килгәч, аны икенче көнне мактый. Һәркайсына нинди булса да шөгыль табарга тырыша. “Алар миннән ачулану көтә, ә мин яхшылык белән җавап бирәм. Шуннан хаталарын аңлый башлыйлар. Явызлануның сәбәбен аңларга тырышам. Юктан гына бала андый адымга бармый”, – ди Зөләйха ханым.


Мәктәптәге күңелсез хәлләр турында башкала мәктәбендә эш­ләүче бер директор урынбасары белән сөйләшеп тордык. “Аңла­шылмаучанлыклар күбрәк яшь укытучылар арасында килеп чыга. Аларның бар теләге – акча эшләү. Өстәмә эш кушсаң, акча түләнәме, дип сорыйлар. Укучыларны ярату хисе җитми. Балалар да укымый, хәтерләре начар. Алар белән эшләү җиңел түгел. Начар билге куйсак, әти-әниләр шундук тавыш чыгара башлый. Шуңа күрә мин, алар белән бәхәскә кермәс өчен, “2ле”не бөтенләй куймыйм. Нәрсәгә миңа баш авыртуы? Мәктәптә тәрбия дигән нәрсә юк, өйдә юк. Балалар торгынлык кичерә. Ничек тели, шулай яши”, – ди ул, ачыктан-ачык.


Психологлар әйтүенчә, укытучыга берничек тә укучыны ким­сетергә ярамый. “Әгәр авыр балалар белән уртак тел таба алмыйлар икән, бу хакта психологка мөрә­җәгать итәргә кирәк. Бөгелмә очрагында үсмер бер генә тапкыр тәртип бозмаган. Аңа игътибар җитмәгән. Үзен шулай тотып, нинди дә булса җавап көткән. Замана үзгәрә, ә укытучыларның күбесе элеккеге гасырда яшәп кала. Алар­ның укучылар мавыккан шөгыльләр белән кызыксынуы җитми. Укытучылар бе­лән укучылар арасында аңлашыл­мау­чанлыклар элек тә булды, хәзер дә бар, алга таба да булачак”, – ди нейропсихолог Әлфия Махатадзе.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 176, 30.11.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр