ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 156, 21.10.2017/

Йөрәк елый, күңел сагына...

 

Мин укыган (1972 – 1976 еллар) һәм бик күп артистлар тәрбияләп чыгарган Казан театр училищесы, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән беррәттән, Гоголь урамында урнашкан. Училищеның студентлар театры тәрәзәсеннән без, артист булырга хыялланучылар, бигрәк тә яз айларында – кояш җылы нурларын сибеп иркәләгән, агачлар яфрак ярган, тирә-як яшеллеккә чумып, табигать уянган чорда филармония ишегалдына җыелган атаклы артистларны күзли идек.

4-1

Бигрәк тә май ае бәйрәмнәреннән соң, җәй­ге гастрольләргә тара­лы­шыр алдыннан алар би­регә еш җыелалар. Әнә моң, җыр патшасы Илһам Шакиров капкадан кереп бара, әнә бөтен филармония ишегалдын көр тавышы белән шаулатып сүз остасы Фәйзи Йосыпов исәнләшә, әнә култык­лашып Флүрә Сөләйманова белән Габдулла Рәхимкулов килә. Күп тә үтми, Римма Иб­раһимова белән Таһир Якуповны күреп алабыз. Үзенең затлы шарфын кыңгыр салып, җиңелчә плащ кигән Әлфия Авзалова белән Хә­нәви Шәйдуллин сөйләшеп тора. Без – студентларга кызык та, мавыктыргыч та. Эх, шулар кебек бөтен халыкка таныласы иде, зур артист буласы иде, дип теләк телибез...

 
1976 елда язмыш мине филармониягә, әнә шул атак­лы җырчыларның берсе, бө­тендөнья татарларының яраткан сандугачы – Әлфия Авзалова бригадасына алып килде. Иҗатымның башлангыч чорында зур талант, гаҗәеп кешелекле легендар җырчыбыз Әлфия Авзалова белән филармониядә эшлә­вемә мин үземне бик бәхетле саныйм. Әлфия ханым минем өчен үзе бер зур тормыш мәктәбе булды, рәхмәт аңа.

 
Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе элеккеге СССРның һәм хә­зерге Россиянең теләсә кайсы шәһәрендә саф татар те­лен­дә концертлар бирә алды. Чөн­ки ил буйлап таралып яшәүче татар милләте – сан буенча руслардан кала икенче урында булган зур, көчле милләт. Татар көен юксынып яшәүче милләттәшләр үзе­нең җыр­чыларын, артистларын һәр төбәктә илче һәм зур кунак итеп каршы алалар иде.


Әлфия Авзалова үз концерт бригадасы белән чыгыш ясамаган бер генә авыл, бер генә шәһәр дә калмагандыр. Аның артистлык тормышы 1952 елда Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә башлана. Кая гына барса да, ул татар сәнгатенең илчесе булды. Бөтен дөньяда яшәүче татарлардан аның исемен белмәүчеләр юктыр, мөгаен.


Әлфия Авзалова гомере буена татар халкының йолаларына, традицияләренә туг­рылыклы булып, мәңге­лек темаларны яктыртты. Аның репертуарындагы җыр­­лар­да туган якка, ата белән анага мәхәббәт, гомер һәм яшәү мәгънәсе бер җепкә тезелеп бардылар. Аның җырлавы яшәргә көч бирде, иң катлаулы вакытларда күңелләр­гә канат куй­ды. Әлфия Авзалова үзен һәрвакыт иркен тота, халыкның эчке их­тыяҗ­ла­рына, рухи халәтенә юл сыза, халык белән уртак телне тиз таба белде. Аның тагын бер сыйфаты бар иде: ул башка милләт җырларын да гаять зур осталык белән башкарды. Аның “Дөнья халыклары җырлары” исемле концерт программасы бе­лән чыгышлар ясавы яки һәр концертта диярлек үз­бәк, казах, әзәр­байҗан, га­рәп, һинд, башкорт, болгар һ.б. халык җыр­ларын башкаруы мил­ләт­ләр­не туганлаштыруга керт­кән өлеше итеп кабул ителде.


С. Сәйдәшев, М. Мо­заф­фа­ров, Р. Яхин, А. Клю­чарев, С. Садыйкова, А. Монасыйпов кебек кү­ре­нек­ле ком­по­зи­тор­лары­бызның әсәр­лә­ре белән бергә, үзешчән ком­позиторларыбызның әсәр­лә­рен дә халыкка җит­керүче булып торды. Аның йөрәккә үтеп керерлек итеп җыр­ла­ган “Зөләйха”, “Гөлҗамал”, “Казан сөлге­се”, “Шахта”, “Кәк­күк” һ.б. әсәр­ләре халык күңелендә югалмас эзләр калдырды.


Филармониянең актлар залында сәнгать әһеллә­ре­нең җыелышлары даими булып тора иде. Бервакыт 200ләп җырчы-музыкант утыр­ган язгы җыелышта уры­нымнан торып бастым да: “Татарлар яши торган ара­ларны бергә кушкан, сән­гать күгендә якты йолдыз булып калыккан олы шәхесебез Әлфия Авзалованы халык үзе үстерде. Ул да үз чиратында халыкка туг­рылык­лы булып, гомерен туган халкына багышлады. Халык кызы, халык җырчысы Әлфия Авзалованы, әйдәгез, быелгы Г. Ту­кай исемендәге дәүләт пре­мия­сенә кандидат итеп күр­сә­тик”, – дидем. Залдагылар ми­нем бу тәкъ­димемне көч­ле кул чабулар белән каршы алдылар. Шул ук елны филармония аны Г. Тукай исе­мендәге Татарстан дәү­ләт бүләгенә тәкъдим итте, шул ук елны Татарстан Хөкү­мәте моны рәсмиләш­терде.


Әлфия апабыз көтмә­гән­дә безнең арадан китеп барды. Бу хәл миллионнар өчен зур югалту, кайгы-хәсрәт булды. Йөрәкләр елый, кү­ңелләр аны сагына. Ләкин Әлфия Авзалова озын гомерле җырчы булып халык кү­ңелендә мәңге яшәячәк. Әл­фия дигән исем үзе үк “мең яшәр кыз” дигән мәгънәне аңлата.


Рәшит Сабиров, Татарстанның халык артисты

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 150, 10.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112