ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 156, 21.10.2017/

Чыгымнары арта, ә бәясе?

 

 “Амбар тулы ашлыгың була торып, тиен санап утыр инде”, – дип аптырый бер танышым. Хезмәт хакын да вакытында бирә алмагач, эшләүчеләр күзенә ничек күренәсе? 7 мең гектардан артык сөрү җиреннән рекордлы уңыш җыеп алган  хуҗалык­ның мондый хәлгә калуы чыннан да аяныч. Ягулык-майлау материаллары, запас частьлар, ашламасы-орлыгы дигәндәй, барлык кирәк-яракларны вакытында булдыру өчен алынган әҗәтләр­не ничек кайтарасы?  Банк кредитлары өчен тиешлесен көнендә-сәгатендә түләмә­сәң, хет хуҗалыгыңны ташлап кач, дип өзгәләнә җитәк­че.

2-1
Һәр хуҗалыкның үзенә күрә табыш чыганагы да, керемнәре дә юк түгел анысы. Дәүләт ярдәме дә арткан­нан-арта. Узган ел байтак ху­җалыклар банклардан кыска вакытлы кредит ала алган булса, быел ул кайбе­рәүләргә елына нибары 5 процент өстәмә белән бирелде.


Казанга барып сорыйсымы?


Әмма авылда инвестормы ул яисә фермер хуҗа­лыгымы, акча узган елларда да җитмәде, быел да һаман күбрәк кирәк. Килә­чәктә дә шулай булмас дип әйтүе кыен. Аерма шунда гына: инвестор хуҗалыгы күбрәк “өс­тән” ярдәм көтсә, шәхси һәм фермер хуҗа­лыклары башлыча үз-үз­ләренә таяна.


Миңа калса, дәүләт яр­дәменең иң саллы өлеше тигән инвестор хуҗалык­ла­рының эш нәтиҗәләре фермер һәм мөстәкыйль эшләү­челәрнекенә караганда күп­кә кайтышрак. Сә­бәбе гади: “Ак Барс”, “Кызыл Шәрык” агрохолдингы ху­җа­­лыклары бүген партия заманындагы кебек өстән әйтел­гән­не кө­теп яши. Мөс­тә­кыйль­леге ки­мегәннән-кими барган хуҗа­лык­лар­дан нинди нәтиҗә көтәсең?
Үзләренә үзләре хуҗа булган шәхси һәм фермер хуҗалыкларының матди хәле исә елдан-ел яхшыра, керемнәре дә арта. Андыйлар авыл хуҗалыгының кай­сы тармагына өстенлек би­рергә, нинди терлек асрарга, кайчан һәм нәрсә чәчәргә, җитештерелгәнне күпмедән сатарга икәнле­ген дә үзләре хәл итә. Әгер­җе районы “Ак Барс” хуҗа­лыгындагы кебек җитеш­терелгән ит, сөт һәм башка төр продук­ция­нең күпме­дән һәм кемгә сатылуын да белмичә, эшләү­челәргә хез­мәт хакын Казаннан барып сорап йөр­гән­дә, хуҗа­лык итүе кыенрак шул инде. 

Җитештерүдән элек сатасыны уйла

Алдынгы хуҗа­лыклар­ның һәркайсына хас сый­фат­ларның берсе – алар  юнәлештә эш башлаудан элек аның нәтиҗәлелеге турында кайгырта. Андыйлар ашлыкны терлекчелек аша чыгару, югары энергетикалы, аксымга бай культураларны үзләрендә җитеш­терү, игенчелек, терлек­че­лектә булган бар яңалыкны кулланып, чын мәгънәсендә фәнгә таянып эшләгәндә генә максатка ирешеп булуын яхшы белә.


Башкача булганда, әй­тик, Кукмара районы “Урал” яки Вахитов исе­мен­дәге, Чүп­рәле районы “Чынлы” яки Буа районы “Ком­му­на”хуҗалыклары шундый зур уңышларга ирешә алыр идеме икән? Юктыр, мө­гаен.


Әйтик, югары савым каян килә? Фермада шундый ук нәселле сыерлар югыйсә. Тик, сыерның сөте – те­лен­дә дип тикмәгә генә әйтел­мидер. Апас районы Ибра­һимов исемендәге хуҗа­лыкның терлекчелек комплексында булганда махсус игътибар иттем. Би­редәге малларга нинди ге­нә сый-хөрмәт күрсә­телми дә, нинди генә азык кулланылмый. Катнаш азык составында дистәгә якын аксымлы өстә­мәләр экструдер дип аталучы җайлан­мада 145 градус җылылык аша эш­кәртелеп бирелә.


Чыгымнар бар, әмма үзен аклый, – ди биредә озак еллар ферма мөдире булып эшләүче Камил ага Шакиров. Нәтиҗәсе дә яхшы: хуҗалыкта бер сыердан савым бүген үк инде 6 мең килограммнан артып китә. Ә бит ел азагына кадәр шактый вакыт бар әле.

Илдән аерылмаган – оттырмас

Алдынгы хуҗалык­лар­ның тагын бер өстенлеге: аларның илдән аерылмавындадыр, шәт. Кайбер юнә­­лешләр буенча дәүләт программалары кабул ите­лергә дә өлгерми, андый хуҗалыклар бу юнә­лештә дә үзләрен сынап карый. Ягъни ил табынында нәр­сә җитешми – хуҗа­лык­лар шуны җитештерер­гә тырыша.


Әйтик, Россиядә сөткә кытлык 6 миллион тоннадан арта. Димәк, терлек­че­леккә игътибарны арттырган хуҗалыклар оттырмаячак. Алдагы елларда сөт, ит  кебек продукция­ләргә сорау зур булачак.  Шул исәп­тән бөртеккә кукуруз, рыжик, рапс, көнбагыш һәм башка төр аксымга бай культуралар җитештерү аеруча зур табыш китерер дигән өмет бар.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 150, 10.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112