ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 182, 15.12.2018/

Сез кайларда йөрисез икән?

 

Хөрмәтле укучыларыбыз! “Ватаным Татарстан” газетасы 2013 елның август аеннан бирле “НТВ” каналындагы иң популяр “Жди меня” тапшы­руының ирекле ярдәмчесе ди­гән статуска ия. Игътибарлырак булсагыз иде. Исем­лектәге югалган кешеләрнең язмышы Татарстан Республикасы бе­лән бәйле. Теге яки бу сәбәп бе­лән бер-берсен күрергә тил­мергән кешеләр сезнең танышыгыз, күршегез, авылдашыгыз булуы да бик мөмкин. Берәр яңалык булса, без аларны шунда ук “Жди меня” тапшыруына юллаячакбыз.

 

Шөкер,  бу юлы сәхифәбез сөе­­нечле хәбәрдән башланды. “Жди меня” тапшыруыннан кил­гән хатларны актарганда, бер бел­дерүдә “Черки-Гришкино” ата­масына күзем төште. “Та­тар­станның Күл Черкене авылында яшәүче туганнарымны эзлим.  Гый­ләҗетдинов Салих белән аның апасы Гайшә (минем әнием) инде вафат булдылар.  Алар елга буендагы кирпеч йортта яшиләр иде.  Салихның Наил исемле улы һәм тагын башка балалары бар иде.  Бәлки, аларны эзләп табарга кем дә булса ярдәм итәр.  Наилгә хәзер 81 яшь тирәсе булырга тиеш, ул, бәлки, исәндер. Бәлки, балалары табылыр. Күп­тән инде берсе белән дә элемтә­без юк.  Әнием Гайшә Гыйләҗет­динова кияүгә чыгып, Казахстанга яшәр­гә киткән.  Мин шунда туганмын. Хәзер миңа – 71 яшь.  Минем өч балам бар.  Алар туганнары белән белешеп яшәсеннәр иде дигән теләктәмен. Мурад Арыкбаев” дип язылган бу хатта.

16-1  
Күл Черкенендә  минем Арча педагогия училищесында укыган сабакташым Фәния Җиһаншина-Хәбибуллина яши. Гомере буена мәктәптә укытты, җәмәгать эшлә­рендә дә бик актив, бик ярдәмчел. Күп тапкырлар мөрәҗәгать иткә­нем булды, белмәгән нәрсәсе юк, баш тарткан очракны да хәтер­ләмим.   Бу юлы да шулай булды. Бер минут вакыт үтмәгәндер, Мурад ага­ның   туганы Фәһим Гый­ләҗет­динов  шалтыратты. Дөрес, хатта шактый гына ялгышлыклар киткән. Ул безгә менә ниләр сөйләде.

16-2  
– 1976 елда миңа 14 яшь иде, Мурад абыйның гаиләсе белән кайтканын хәтерлим. Ике кеч­кенә бала да бар иде. Ул вакытта миндә кунаклар кайгысы булмагандыр, күрәсең. Матай белән чапкан, су коенган чаклар бит.  Бик исемдә калмаган.  Аннан элемтәләр  өзелгәндер дип уйлыйм. Гайшә апа ул – Гыйлә­җетдин бабамның беренче хатыныннан (ул Себердә үлеп калган) туган кыз бала. Аның Гилам исемле ир туганы да булган. Кострома шәһәрендә яшәп, шунда вафат булган. Аның балалары белән дә элемтәбез өзелде. Бабамның икенче хатыны Шәмсекамәрдән Рабига апа (ул, шөкер, исән-сау, 95 яшь, авылда улы Әнсар белән  яши), минем әтием Салихҗан һәм Сания туган. Әтиебез дә, Сания апа да  вафат инде. 1957 елгы туганым Наил дә бакыйлыкка күч­те.

 
Бу мәгълүматларны без шунда ук “Жди меня” тапшыруына юлладык. Исегезгә төшерәбез: игълан буенча берәр кеше табылса, без башта барлык мәгъ­лүматларны да тапшырудагы безнең белән эшләү өчен махсус билгеләнгән кураторга җибә­рәбез. Эзләүче кешеләрнең телефон номеры да, адресы да бездә юк. Алга таба  нишләргә ки­рәк­леген куратор үзе хәл итә: йә алар, ике якның да ризалыгын алып,  студиядә очрашу уздыралар, яисә барлык мәгълү­мат­ларны безгә җибәрәләр. Калганын редакция үзе кайгырта. Ә бүген без бер-берсен тапкан туганнарны чын күңелдән котлыйбыз, ярдәм кулы сузган кешеләр­гә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Очрашуларның  соңгысы  булмасын дигән теләктә калабыз.

 

№ 2684691
Музаурлыгаянова Зөләйханы эзлим

 
Туган елы: 1952
Эзләү урыны: Татарстан Республикасы
Минем тутамны (әтисенең яки әнисенең кыз туганы – ред.), алар барысы өч кыз булганнар, Бачки-Тау (үзгәртүләрсез бирелде – ред. ) әбисе тәрбияләгән. Ул Яр Чаллы шәһәрендә штукатур булырга укыган. Нефтекамск һәм Октябрьский шәһәрләрендә дә яшә­гән булуы мөм­кин.

 Иванов Александр


№ 2684324
Кашапова Гөлнараны эзлим

 
Туган елы: 1974
Эзләү урыны: Татарстан Республикасы
Апасы белән әрләшкәннән соң, каядыр китеп югалды.
Гыйниятуллина Алсу


№ 2684105
Регинаны эзлим

16-5
Туган елы: 1990
Эзләү урыны: Башкортстан һәм Татарстан Республикалары
Мин аның бары тик телефон номерын гына беләм.
Азанов Руслан


№ 2683545
Солтанов Русланны эзлим

 

Туган елы: билгесез
Эзләү урыны: Татарстан Республикасы
Дустымны эзлим. Без аның белән 4 ел аралаштык.  2018 елның язында элемтәләр өзелде.  Ул туган ягына – Яр Чаллы шәһәренә кайтып китте.  Бәлки, ул хәзер дә шундадыр. Табарга булышсагыз иде.
Бәйрәмова Наталья


№ 2683208
Гобәйдуллин Рәшитне эзлим


Туган елы: 1942
Эзләү урыны: Татарстан Республикасы
Абзыемны (әтисенең яки әни­сенең ир туганы – ред.) һәм аның балаларын эзлим. Ул элек Әгерҗе шәһәрендә яшәгән иде.  Элемтәбез күптәннән юк инде.
А. Вәлиева


№ 268155
Сабитова Эльзаны эзлим

16-6
Туган елы: 1989
Эзләү урыны: Татарстан Республикасы
Эльза Татарстан мәк­тәп­ләре­нең берсендә яки балалар бакчасында эшли.   Аның туганнары Тәтеш районының Бакырчы авылында һәм Казанның Академик Глушко урамында яши­ләр. Зинһар өчен,  табарга булышсагыз иде.  Эльза, мин синнән башка яши алмавымны аңладым. Зин­һар өчен, барысы өчен дә гафу ит, минем белән элемтәгә чыксаң иде.
Черкашин Евгений


№2682754
Сибгатуллин Шәрифне эзлим

16-7
Туган елы: 1964
Эзләү урыны: Татарстан Республикасы
Хезмәттәшемне эзлим. 1983-1984 ел­ларда бергә Эсто­ниядә, 21891нче хәр­би частьта хез­мәт иткән идек, почта бүлеге – Эмори.  Аның Татарстаннан икәнен, Казаннан ерак түгел генә яшәгәнен бе­ләм. Бик тә очрашасым килә.
16-4 Әшрәпов Равил


№  2682737
Абдрахманова Марсураны эзлим


Туган елы: билгесез
Эзләү урыны: Татарстан Республикасы
1913 елгы бабам Абдрахманов Габделкави ягыннан туганнарымны эзлим. Ул ТАССРның Кызыл Юл районы Байкал авылында туган.  Кырыгынчы елларда Рязань өлкә­сенең Кадом бистәсенә килеп чыккан.  Анда урман кисүче булып эш­ләгән һәм минем әбием К.М.Аб­рамовага (1910 елгы) өй­ләнгән. Ул вакытта әбиемнең ире хәбәрсез югалган булган  һәм ул биш бала белән калган.  Бабам белән өйлә­нешкәч,  минем әнием – Валентина Абрамова туган.  Бабам  православие диненә күчеп, Николай Иванович исеме алган.  Әбием сөйлә­вен­чә, гаиләсе аннан баш тарткан.  Хәт­та аралашырга да теләмәгәннәр.  Мөгаен, аның туганнары исәндер.  Әбием сөй­ләве буенча, бабамның Марсура һәм Зәйтүнә исемле  ике кыз туганы булган. Бер туганының  баласын ул бик яраткан, аның бе­лән хат язышып тор­ган һәм фото­гра­фия­лә­рен сак­лаган.  Ан­нары элем­тәлә­ре өзел­гән. Ту­ган­на­рым­ны бик тә табасым ки­лә. Бабам­ның әти-әнисе – Ка­милә һәм Абд­рах­ман Вә­­лиев­ләр.
Головлева Ольга


№2682017
Ибраһимова Әлфияне эзлим


Туган елы: 1959
Эзләү урыны: Татарстан Республикасы
Мин Дүшәмбе шәһәрендәге Ком­мерция университетында  инглиз теле кафедрасын җитәкләдем.  Шунда Әлфия Ибраһимова инглиз теле укытты, ул минем аспирантым да иде.  Без бергәләп  сөйләүлек әзер­ләдек. Шушы көнгә кадәр ул басылмыйча ятты. Ә Әлфия 1998 елны гаиләсе белән  көтмәгәндә генә  Татарстандагы Зәй шәһәренә кайтып китте. Мин хәзер бу китапны бастырдым, аны бик тә шатландырасым килгән иде. Кызганыч, элемтәләребез юк. Без гаилә дуслары да идек.  Кит­кәннәрен күрмичә калдык. Һинд­станда командировкада чагында фатирларын ярты бәягә генә сатып, кыйм­мәтле ме­бель­лә­рен бездә калдырып, тиз генә китеп барганнар... Аны эзләп табып, миңа хәбәр итүе­гезне үтенеп сорыйм. Игелекле хезмәтегез өчен ал­дан ук рәх­мәт­ләремне җитке­рәм.

16-3 Собиров Абдувахоб


№2678773
Хафизов Сабырҗанны эзлим


Туган елы: 1919
Эзләү урыны: Татарстан Республикасы, Тамбов өлкәсе
Бабамның әтисе турында берәр мәгълүмат яки аның туганнарын эзлим.  Ул сугыш һәм сугыштан соңгы елларда Актүбәдә эшлә­гән.  Татарстанда туып үскән.  Мин аның исем-фамилиясен, әтисенең исемен генә беләм: Хафизов Сабырҗан Нурлыгаянович. Якынча 1919 елгы.
Жанбауов Сабырҗан


№2678620
Камалетдинова Иринаны эзлим

 

Туган елы: билгесез
Эзләү урыны: Татарстан Республикасы
Әтиләребез бер булган кыз туганымны эзлим. Ул балачакта Мәс­кәүдә яшәгән. Әти-әнисе үлеп кит­кәч, туганнары аны Казанга алып киткән. Әти Камалетдинов Марат Әнвәрович 1962 елгы. Мәскәүдә Бес­кудниковский бульварындагы 18 нче йортның 3 нче корпусында, 18 нче фатирында яшәде. Иске өй телефоны – 4801840.
Камалетдинова
Юлия


№2677928
Фәхриев Рәшитне эзлим


Туган елы: билгесез
Эзләү урыны: Татарстан Республикасы
Әнием Фәхриева Рәмзия Гаязовнаның абыйсын эзлим. Минем аны беркайчан да күргәнем юк.
Шәйхетдинов Айрат

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 176, 30.11.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр