ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 21, 13.02.2019/

Ерак авылларны “тәлинкә” коткарачак


Татарстан халкына коммуналь түләү кәгазьләре быелның көзенә кадәр генә киләчәк. Сентябрьдән ут, газ һәм су өчен электрон квитанция җибәрә башлаячаклар. Шул рәвешле елына 70 миллион сум акчаны янда калдырырга ниятлиләр. Республиканың 157 авылында яшәүчеләр исә, санлы телевидениегә күчкәч, телевизор карау бәхетеннән коры калырга мөмкин.

5-5
Бу хакта Татарстан Мәгълү­мат­лаштыру һәм элемтә министр­лы­гының еллык коллегия утырышында сөйләделәр. Чара Иннополиста узды. Бу очраклы гына түгел. Шаккатырган, хәтта колакны торгызган яңалыкларны, шул исәптән, мәгълү­матлаштыру һәм элемтә тармагында да, нәкъ менә “акыллы” шәһәрдә уйлап табалар. Коллегия утырышында дәрәҗәле кунаклар катнашу да гадәти хәлгә әйләнде. Быел Иннополиста Россия Хөкү­мәте урын­басары Максим Акимов кунак булды. Ил күләмендә элемтә һәм икътисадны санлаштыру өчен ул җаваплы. Утырышка кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миң­не­ханов һәм Максим Акимов Иннополис университетында булдылар, студентлар белән аралаштылар һәм республикада IT-өлкәсендә уйлап тапкан соңгы яңалыклар белән таныштылар.


Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәй­хетдинов хәбәр иткәнчә, былтыр тармакта 57 миллиард сумлык тулаем керем алганнар. Мәгъ­лүматлаш­тыру өлкәсендәге оеш­маларның 77 проценты табышлы булып исәп­ләнә. Элемтәчеләрнең уртача хез­мәт хакы 43 мең сумнан да артып киткән. Былтыр җәмәгать урыннарында 57 меңнән артык камера урнаштырганнар. Алар яр­дәмендә 2 меңгә якын җинаять очрагы ачыкланган.


Роман Шәйхетдинов дәүләт хезмәтләре порталы турында да горурланып сөйләде. Узган ел Татарстан халкы 211 миллион тапкыр элек­трон хезмәтләрдән файдаланган. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу 1,6 тапкыр күбрәк. Өйдән чык­мыйча гына дәүләт хезмәтлә­реннән файдалануның социаль-икътисади нәтиҗә­ле­леген дә исәп­ләп чыгарганнар: портал аша исәп-хисап ясаганда комиссия юк, шуңа күрә республикада яшәү­че­ләр 150 миллион сум акчасын янда калдырган, табибка язылу өчен поликлини­кага барып йөрисе булмагач, 31 мил­лион сәгать әрәм-шәрәм булмаган.


Тармакны тагын да камилләш­термәкчеләр. Роман Шәйхетдинов коммуналь түләү кәгазьләреннән, гомумән дә, баш тарту теләген җиткерде. Кәгазь квитанцияләр быелның көзенә кадәр генә килә­чәк дип фаразлана. Сентябрь­дән электрон документка күчәргә ният­лиләр. “Милек хуҗаларына ай саен кәгазь квитанцияләр өлә­шү өчен елына 70 миллион сумга якын акча сарыф ителә. Кәгазь эшеннән баш тарту ул – түләү кәгазьләрен бастыру һәм таратуга бәйле чыгымнарны киметәчәк. Шулай ук җыемнарны да арттырачак”, – диде министр. Өстәвенә кәгазь квитанция тарату ике атна чамасы вакытны ала икән. Электрон түләүләрне дәүләт хез­мәт­ләре порталы аша гына җибә­рәчәкләр, ди. Кыскасы, яктыда һәм җылыда яшисе килсә, фәлән авылда яшәүче Наҗия әбигә дә “шәхси кабинет” кирәк булачак.


Рульдәгеләргә дә яңалык бар. Киләчәктә юл кагыйдәләрен бозган өчен “сәлам хатлары” да килүдән туктаячак. Тик штрафларны барыбер түлисе. “Быелның беренче яртысында республикада яңа хезмәт гамәлгә кертергә ниятлибез. Ул бюджет чыгымнарын киметүгә юнәл­­дерелгән. Былтыр юл ка­гый­дәләрен бозучыларга 4,8 миллион штраф салынган. Почта аша “сәлам хатлары”н юллауга казнадан 200 миллион сум акча тотылган. Бу акчаны күпкә нәти­җәлерәк итеп файдаланырга мөм­кин”, – диде Шәй­хетдинов. “Сәлам хатлары” бер көн­дә генә килүдән туктамаячак, билгеле. Агымдагы елда автомобиль хуҗа­ларының ун процентын электрон хезмәткә күчерергә ният­ли­ләр. Димәк, быел гына да 20 миллион сум бюджет акчасы янда калачак.


“Идел буе төбәкләре арасында Татарстан икенче ел рәттән санлаштыру күрсәткечләре буенча беренче урында бара. Әлеге исемлекне 2017 елдан бирле “Сколково” идарә мәктәбе төзи. “Санлы Россия” индексы буенча без Мәскәүдән генә калышабыз”, – диде министр. Санлаштыру турында сүз чыккач, илдә аналог сигналлы элемтә туктатылу турында да искә төшерделәр. Билгеле булганча, илнең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән, күрше Ульян өлкәсендә, санлы телевиде­ниегә киләсе атнада ук күчәчәкләр. Татарстанда бу эш 3 июньгә бил­геләнгән. “Ап­рельдә республикада санлы сигналга күчү буенча “кайнар линия” эшли башлаячак. Борчыган сорауларны “Халык контроле” хезмәте аша да җиткерергә мөм­кин. Моның өчен, рәсми сайтта, марттан да соңга калмыйча, махсус бүлекчә эшли башлаячак. Моннан тыш, республикада яшәүчеләр­гә волонтерлар да ярдәм итәчәк. Бер меңнән артык кешене фев­раль­дә үк укыта башларга ниятлибез”, – дип республикада яшәү­че­ләрне тынычландырдылар колле­гиядә. Министрлык мәгълү­мат­ларына караганда, Татарстандагы 157 авылда, ә бу – биредә яшәү­че 30 меңнән артык кеше дигән сүз, санлы сигналлы телевидение күрсәт­мәячәк. “Сансыз” сала халкы телевизорны “тәлинкә” аша караячак дип фаразлана. Мохтаҗ гаилә­ләргә мондый җиһазны сатып алу һәм көйләүгә киткән чыгымнарны капларга вәгъдә иттеләр.


Максим Акимов республика­ның санлы хезмәтләр өлкәсендәге уңышларын югары бәяләде. “Төр­ле чараларга җиренә җит­кереп әзер­ләнү – Татарстанның үзен­чәлеге. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Эшегездә бер-ике генә хата таптым, – дип залда утыручыларны тып-тын калырга мәҗбүр итте ул. – Роман Шәй­хет­динов үз чыгышында, Татарстан санлы тран­с­фор­мациягә, әзер дип белдерде. Юк, сез бу эшнең үзә­гендә торасыз һәм бик яхшы нәти­җәләр күр­сәтәсез, дип саныйм”. Мәскәү кунагы татарча да сөйләп күрсәтте. “Татар телендәге чыгыш барышында мине Максим Алексеевич дип таныштырдылар. Дөресе Максим Алексей улы була бит”, – дип салпы якка салам кыстырды ул. Форсаттан файдаланып, Рөстәм Миңне­ханов тармактагы проблемаларга да тукталды. Ул ил күлә­мендә IT-өлкәсендәге яңа эшлән­мәләрне берләштергән мәгълүмат базасы кирәклеген искәртте. Югыйсә бер-береңне кабатлап, ике тапкыр берүк сәпид уйлап табудан ни файда? Хәер, Иннополиста моннан күпкә ераграк кит­кәннәр инде. Рөстәм Миң­неханов һәм Максим Акимов яңа шәһәр урамнары буйлап хәрәкәт итүче пилотсыз таксида йөреп карады. Бу җәйдә мондый “акыллы” машиналарны Казан урамнарына да чыгармакчылар.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 19, 06.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!