ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 182, 15.12.2018/

Исем сайлаганда. Ачның күзе – икмәктәме?


Илнең 47 һава аланын Россиянең бөек дип исәпләнгән шәхесләре исемнәре белән атау ниятеннән үткәрелгән конкурска тавыш бирү төгәлләнде. 5 декабрьдә нәтиҗәләр игълан ителәчәк. Әлеге чара гади халыкка ни дәрәҗәдә кирәк, аңа нәрсә бирә? Моның ише акцияләр аша бөекләребезгә ныграк сокланып, ватанпәрвәрлекне югарырак күтәреп буламы?

2-3
Саннарга караганда, тавыш бирүдә ил халкының нибары бер проценты (1,5 млн) катнашкан. Ягъни гражданнарның 99 процентына андый “уеннар” уйнау­ның кызыгы гел дә юк булып чыга. Бу хәл аң­лашыла да. Ачның күзе – икмәктә, ди­гәндәй, гади халыкка барыннан да бигрәк бәяләрнең үсмәве, хезмәт хакы­ның тормыш итәргә җитәрлек булуы, лаеклы пенсияләр, яклау кирәк. Зурдан алганда, ил үз геройларын белергә тиеш булса да, иң гади хокуклар үтәлмичә, халыкның хәтсез өлеше очын-очка көчкә ялгаган вакытта, хакимият үрчеткән байлар илгә, гражданнарга төкереп, акчаларын чит илгә ташый, шунда милек сатып ала икән, халыкның ватанпәрвәрлектә, тарихи шәхесләрдә эше бик аз. Ягъни бүген дә Маркстан калган “Аңны көнкүреш билгели” (“Бытие определяет сознание”) ди­гән билгеләмә үтәлә. Тормыш яхшырганда, тамак тук, өс бөтен булганда пат­риот булу – илне ярату күпкә җиңелрәк кенә түгел, андый вакытта ул үзеннән-үзе ярала. Шунлыктан “Россия­нең бөек исем­нәре” – ватан­пәрвәрлекне арттырырга, геройларны белеп торырга дип дөньяга чыгарылган проект халыктан бигрәк оештыручы­ларның үзенә кирәк­мәдеме, дигән сорау да туа. Без менә монда җиң сызганып эшлибез, без креатив, дип әйтер өчен.


Халыктагы кәефләрне яхшы белеп, оештыручылар әлеге акциягә баштан ук кайбер шартлар куйган иде: тәкъдим ителгән исемнәр арасына Россиянең иң яңа тарихында (соңгы 100 ел эчендә) зур роль уйнаган сәясәтче җитәкчеләр булырга тиеш түгел. Ягъни пролетариат юлбашчысы Ленин белән “халыклар атасы” Сталин кебекләр исемлекләргә кер­мәсен. Чөнки беләләр: тавыш бирүче­ләрнең ким дигәндә яртысы шушы икәүне сайларга мөмкин. Аларны өзелеп яратудан да бигрәк, бүгенге властька үч итеп, гадел­сез-лекләргә протест йөзен­нән. Ватанпәр­вә­р­лек торышы өчен җаваплы затлар 2008 елда “Имя России” дигән конкурс оештырып, френчлы, мыеклы абзый аркасында бер пеште ич инде. Икенче кат шул ук тырмага басарга алар ул кадәр юләр түгел.


Конкурсның үзенчәлекле якларыннан тагын берсе – исеме аэропортка бирелергә мөмкин булган шәхесләр исемлеген һәр төбәктә төбәк яки шәһәр җитәкчелегенең раславы. Халыкның расланганнар арасыннан гына сайларга хокуклылыгы. Җи­тәкчелек исә геройлар сайлаганда озак баш ватмый, тәвәккәл кылана. Шулай булмаса, кандидатлар исемлегенә ГУЛАГ системасына нигез салган Эдуард Берзин (Магадан аэропорты) эләгер иде микән? Өзлексез сугышлар нәтиҗәсендә Россия халкын 15 миллионнан 12гә калдырган, гади халыкны, шул исәптән Төньяк башкала астында бүген дә катлам-катлам сөякләре ятканнарны “людишки” дип атаган Петр I дә бездә һаман почетта – олы шәһәрнең аның исемен йөртүе генә җитмәгән, Воронеж белән Әстерхан аэропортлары, Пе­тер­бургның Пулково һава аланы да әлеге патшаны үз итәргә мөмкин. Георгий Жуковның үтә “әрсезлеге” – аның Волгоград, Екатеринбург, Калуга шәһәр­ләре һава капкалары һәм Мәскәүнең Домодедово аэропортлары исемлегендә булуы шулай ук гаҗәп. Мина кырларын пехота куып кертеп чистарткан, генералларга һәрчак: “Солдатларны кызганмас­ка! Сугыштан соң рус хатыннары аларны тагын кирәк чаклы табачак!” – дип тукып торган хәрби башлык бу юлы да үзенчәлекле рекорд куйган. Моны исем сайлаучыларның наданлыгы һәм совет чорыннан ук килгән пропаганданың нәти­җәсе дип тә аңларга кирәктер. Андрей Ту­полевның – авиациягә турыдан-туры кат­нашы булган кешенең Казаннан кала тагын Внуково, Шереметьево һәм Омск һава аланнары исемлегендә булуы дөрес һәм килешле, тик менә “Николай II исемендәге аэропорт” (Мурманск) дигән җөмлә колакка да, мантыйкка да бөтенләй ятмый...


Башкалабыз һава аланы турында әйт­кәндә, шунысын ассызыклау урынлы: авиа­конст­рукторның шанслары җәмгы­сы дүрт шәһәрдә сыналса, Тукаебыз исеменә бары татар башкаласы аэропорты гына өмет тота ала. Ул шул исем белән, иншалла, аталыр да. Һава аланы мәркәз калабыз исеме белән “Казан аэропорты” дип йөртелгәндә да начар булмас иде югый­сә. Тик Мәскәүдә кычытмаган җирләрен кашырга алынганнар икән, һава капкабызны без бары үз бөегебез исеме белән генә атый алабыз. Николай Лемаевка килгәндә дә барысы да ярашлы кебек: ул – Түбән Каманы гына түгел, Бигеш аэропортын да төзеткән кеше.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 177, 01.12.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр