ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 156, 21.10.2017/

Авылның киләчәге кемнәр кулында?


Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтүенчә, авылда үз эшен булдырган һәркем дәүләт программалары нигезендә конкурсларда катнашып, миллионнарча сумлык грант ота ала. Берничә көн элек Иген­челәр сараенда 130 авыл эшмәкәренә 3-5 миллион сумлык сертификатлар тапшырылды.

1-2
Шунысы куанычлы: крестьян-фермер хуҗалык­лары, гаилә фермалары, төр­ле кооперативлар, шәх­си хуҗалыклар, кыскасы, авылның киләчәген ныгытуда армый-талмый хезмәт куючы эшмәкәрләр тырышлыгы белән җитештерү кү­ләме узган елда гына да 16 процентка арткан. Бүген Татарстан авыл хуҗалыгында җитештерелүче продук­ция­нең яртысыннан артыгы алар өлешенә туры килә.


Нәрсә соң ул грант ярдәме? Аны отар өчен ни­ләр эшләргә? Әлеге һәм мо­ңа охшаш сорауларны еш ишетергә туры килә. Шул исәптән миллионнарча сум дәүләт ярдәмен алуның ниндидер урау юллары барлыгы турындагы имеш-мимешләрне дә.


 Әлеге һәм башка сорауларга ачыклык кертү җае да чыкты үзе. Төрле конкурсларда җиңгән бер төркем авыл эшмәкәрләренә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сертификатлар тапшырылды.
Иң элек шуны әйтә­сем килә: конкурс таләплә­ре һәркем өчен тигез. Сайлап алу комиссиясенең эш­чән­леге ачыктан-ачык шарт­ларда бара. Конкурста катнашып, грант отучылар да авыл хуҗалыгында эш­ләүче гап-гади кешеләр икән. Кай­сысы белән генә ара­лаш­саң да, грант отуның төп шарты итеп иртә таңнан кичкә кадәр фидакарьләр­чә эшләү кирәклегенә басым ясый. Дөрес, дәүләттән миллионнарча сум ярдәм алыр өчен мондый тырыш­лык­ның нәтиҗәсе дә югары булырга тиеш, диләр.


Грант отар өчен кон­курс­ның барлык шартларын төгәл үтәү генә кирәк. Менә бу кадәресе инде сират күпере кичү белән бер бугай шул. Хәер, теләге булганнар  чарасын таба инде ул. Андыйлар гадәттә төрле кыенлыклардан куркып артка чигенергә дә күнекмәгән. Татарстан Республикасы Крестьян-фермер һәм шәх­си хуҗалыклар Ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров әйтүенчә, авыл җирле­гендә үз эшен башлап җи­бәргән эшмәкәрләр ара­сын­да узган конкурска 130 бизнес-проект кабул ител­гән. Комиссия тикшерүен­нән соң, барлык эшләнгән эшләрне исәпкә алып, 75 фермер дәүләт ярдәме алырга лаек дип табылган. Федераль үзәк һәм Татарстан Республикасы дәүләт программалары нигезендә башка юнәлешләрдә дә конкурслар оештырыла.


Программаларга кил­гән­дә, аларның ниндиләре генә юк. Эшмәкәрләрнең те­ләгеннән чыгып, ”Фермерлык эшен башлаучы”, “Крестьян-фермер хуҗалы­гы базасында гаилә фермасын киңәйтү”, “Авыл хуҗа­лыгы кулланучылар кооперативы эшчәнлеген җәел­де­рү” һәм башка программаларда катнашырга да мөм­кин. Бары тик юнәле­шең туры килсен дә конкурс шартларын гына үтә.
Әйтергә кирәк, кайсы гына программаны алсак та, аның шартлары гади түгел. Әмма теләге булганнар конкурста катнашып кына калмый, төрле грантлар отып, миллионнарча сумлык дәүләт ярдәме дә ала.

Берничә көн элек министрлыкта узган чарада да Татарстанның төрле районнарыннан җыйналган 130 авыл эшмәкәренең һәркайсына берничә миллион сумлык сертификат бирелде. Шул исәптән, авылда фермерлык эшен башлап җибәргән – 75, гаилә фермасы өчен – 46 һәм кулланучылар кооперативлары оештырган 7 эшмәкәргә дәүләт гранты тапшырылды.
Татарстан – авыл хуҗалыгы буенча илкүләм танылу алган төбәк. Соңгы елларда республика авылларында 1205 гаилә фермасы үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Әйтергә кирәк, Россиянең бер генә төбәгендә дә бу кадәр гаилә фермалары юктыр. 5 миллион тоннадан артык уңыш җыеп алган республикада 200 мең гектардан артык җир эшкәртүче фермерларыбызның да өлеше зур.


Әмма авылларда эшлисе эшләрнең әлегә иге-чиге күренми. Шул исәптән моңарчы кулланылмый яткан мөмкинлекләрнең дә исәбе-хисабы юк. 450 мең шәхси хуҗалыкларның тырыш хезмәтен тиешенчә оештырганда, авыл җирлегендә никадәрле өстәмә эш урыннары артыр иде. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерүдә, балык үрчетү, кош-корт асрау, кыскасы, авыл хуҗалыгының барлык тармакларында да эшне җайга саласы бар. Дөрес, моның өчен зур күләмдә инвестицияләр кирәк. Дәүләт ярдәме күбрәк булса да комачау итмәс.
Хәер, сорый белеп сорасаң, бирүчесе тәкатьсез дигәндәй, дәүләт ярдәмен алучылар да аз түгел. Министрлык вәкилләре әйтүенчә, соңгы елларда республика авылларында үз эшен булдыручылар төрле грантлар отып, дәүләттән 1 миллиард 600 миллион сумлык ярдәм алган. Андый программаларда исә авылда үз эшен булдырган һәр кеше катнаша ала.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 150, 11.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112