ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

//

Начарына чират җитми

 

Россиядә яшәүчеләрнең күбесе төбәк юллары торышыннан канәгать түгел. Россия Хисап палатасы уздырган сораштыруда респондентларның 51 проценты: ”Бездә җимерелеп беткән юлларны рәткә китерәсе урынга, болай да яхшы хәлдә булганнарын төзеклән­дерәләр”, – дип зарланган. Тикшеренү нәти­җәлә­рен­нән күренгәнчә, бүген ил халкының 3,4 проценты гына муниципаль юллар торышын яхшы дип бәяли.

1-1

Төбәк юлларыннан исә ха­лыкның нибары 7,9 проценты гына канәгать. Федераль юллар мәсьәләсендә бу күр­сәткеч 8,1 процент тәш­кил итә. Росавтодор оешмасыннан алынган мәгълүмат­ларга караганда, хәзерге вакытта илдә 1,5 миллион чакрым юл исәпләнә. Шуларның 50 мең чакрымнан артык өлешен федераль трассалар тәшкил итә. “Бүген аларның 70 проценттан артыгы таләпләргә туры килә”, – ди идарә каршындагы иҗтимагый совет рәисе урынбасары Сергей Фәхретдинов.

 
Төбәк юллары белән хәлләр мөшкелрәк. Идарә мәгълүматларына караганда, аларның нибары өчтән бере генә таләпләргә туры килә. Белгечләр моның төп сәбәбен төбәк һәм муниципаль юл фондларында акча җитәрлек булмау, кайбер төбәкләрнең булган акчаны да башка максатта сарыф итүендә күрә. Араларында юлларны төзекләндерү өчен бүленгән акчаны авария хәлендәге йортны ремонтлау яки яңа балалар бакчасы төзү өчен тоткан төбәкләр дә булган. Россия Иҗтимагый палатасының торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш һәм юллар комитеты рәисе Игорь Шпектор сүзләренә караганда, соңгы елларда Иҗтимагый палатага юллар торышыннан зарланучылар саны бермә-бер арткан. “Су тарткыч һәм дренаж системалар булмау аркасында юлларда чокырлар барлыкка килә. Нәтиҗә­дә ике-өч ел дигән­дә юлның өске катламы кабат ватылып бетә”, – ди ул.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 150, 11.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112