ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

//

Яшьләр мохите имин булсын

 

Дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыру – һичшиксез, эш­чәнлегебезнең өстенлекле юнә­леш­ләреннән берсе. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңне­ханов Казан Кремлендә яшьләр мохитенә террорчылык һәм экстремистлык, милли һәм дини экстремистлык, ксенофобия идеологиялә­ренең үтеп керүенә каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган ТРда террорчылыкка каршы комиссия утырышында белдерде.

 

Утырыш эшендә Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. “Бүген экстремистлык оешмалары һәм берләшмәләр, традицион булмаган дини төркемнәр, төрле экологик, фанатлар һәм башка төрле протест хәрәкәтләре үз эшчәнлеген алып бара. Аларның вәкилләре пропаганда белән шөгыльләнә, әдәбият тарата, төрле лекцияләр һәм презентацияләр үткәреп, яшь­ләрне үзләренең сафларына җәлеп итә”, – дип билгеләп үтте чыгышында Рөстәм Миңнеханов. Аның әйтүенчә, быел республикабызда яшьләр берләшмәләре лидерлары һәм әгъзалары тарафыннан экстремистлык юнәлешендә – 24 һәм террорчылыкка бәйле 5 җинаять теркәлгән. 70тән артыграк кеше административ җаваплылык­ка тартылган.

 

Бормалы юлларны турайтырга

 

Кичә Казан Кремлендә республика Президенты Рөстәм Миң­неханов Үзбәкстан Хөкүмәте вице-премьеры Гөләмҗан Ибраһимов җитәкчелегендә әлеге ил деле­га­ция­се белән очрашты. Р.Миң­не­ханов бу очрашуның, күптән түгел генә татарстанлыларның Үзбәк­станга кылган сәфәре кебек үк, Россия – Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысасында Татарстан белән Үз­бәкстан арасында төрле яклы хезмәт­тәшлекне үстерүгә ярдәм итәсен басым ясап әйтте.

 
Климатның кырысрак булуы сә­бәпле, Татарстан кайбер продуктлар, беренче чиратта, җиләк-җи­меш белән тәэмин итүдә бер­никадәр кыенлыклар кичерә. “Безгә нәкъ менә Үзбәкстан продукциясе китерелә дә инде. Тик ул ниндидер бормалы юллар аша уза, ә без җиләк-җимешкә туры юл “салырга” телибез”, – дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. Моннан тыш, аның әйтүенчә, төбәккә җиңел сәнәгать продукциясе җитен­керәми. Үзбәк­стан бу мәсьәләдә дә җитди ярдәм күрсәтә алыр иде. Продукция кит­ерүне оештыру гына түгел, ә биредә Үзбәкстан – Татарстан пред­приятие­ләрен дә ачарга мөмкин, диде Татарстан Президенты.

 

Чаллыда сөләйман балык үрчетәбез

Норвегиянең Nores Watertech компаниясе бе­лән “Идея” инновацион-җи­тештерү технопаркы арасында Татарстанда елына 3 мең тонна сөләйман балык җитештерүне күздә тоткан завод төзү проекты буенча килешү имзаланды. Документка Казанның “Корстон” үзәгендә балыкчылык буенча Россия – Норвегия катнаш комиссиясе сессиясендә кул куелды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, башка рәсми кешеләр катнашты.

 
“Бу проектны Чаллыда зур канәгатьлек хисе белән инвестицияләргә җые­на­быз.  Әлеге мәсьәләне 3-4 ай дәвамында тикшердек. Хезмәттәшлек өчен башка юнә­леш­ләребез дә бар”, – дип билгеләп үтте Норвегия компаниясе вәкиле.

 
“Идея” технопаркы генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Олег Иб­раһимов әйтүенчә, проект су белән тәэмин итүнең ябык   шартларында балык үрчетү һәм үстерүне күздә тота.

Күрелмәгән хәл бу!

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чирәм хоккее буенча “Динамо-Казан” уенчылары һәм тренерлары белән очрашты. Команданың әле күптән түгел генә ир-атлар арасында суперлигада чираттагы тапкыр Россия чемпионына әйләнгәнлеген искә төшерик.

 
“Сезон авыррак башланып китсә дә, ахыры без көткәнчә тәмамланды. Бүген сез – Россиянең унбиш тапкыр чемпионнары. Мондый хәлнең башка бер генә спорт төрендә дә күзәтелгәне юк әле”, – дип искәртте Рөстәм Миңне­ханов үзенең котлавында.    

 
“Сезнең җиңүләр – сезнең уңыш, башка спортчыларга үрнәк. Чирәм хоккее торган саен популярлаша бара, – дип басым ясап әйтте ТР Президенты. – Йөзләрчә бала, сездән үрнәк алып, шушы спорт төре белән шөгыльләнә”.
 
Яңа илче белән очрашу

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кичә Венгриянең Казандагы яңа генераль илчесе Адам Штифтер әфәнде белән очрашты.Очрашу Ф.Мөхәммәтшинның Дәүләт Советындагы эш бүлмәсендә узды. Яклар Россия – Венгрия арасындагы үзара мөнәсәбәтләр кысасында хезмәттәшлек мөмкинлекләре буенча фикер алышты.

 
Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Венгриянең  хезмәттәшлек перспективалары зурдан. Аерым алганда, энергетика, туризм өлкәсендәге мәсьә­ләләргә кагылып үтелде. 


“Туристлар ташкынын җайга салу өчен турыдан-туры самолет рейсларын булдыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Бу мәсьәләнең чишелешен табу ике илнең эшмәкәрләре өчен дә бик кулай булачак”, – дип басым ясап әйтте республика парламенты башлыгы.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 150, 11.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112