ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Юрганга карап аяк сузасы

 

Көз җитте, бюджет турында җитди сөйләшергә дә вакыт. Республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин киләсе ел бюджетында нинди өлкәгә күпме акча каралачагы хакында хисап тотты, ә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары аны тыңлады. 2018 елда республика бюджетының керем өлеше  196 млрд 405 млн 386,6 мең сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта финанс министры белдерде.

2-3

Чыгымнар исә 199 млрд 64 млн 350,9 мең сум булыр дип көтелә, ә  дефицит кү­ләме  – 2 млрд 658 млн 964,3 мең сум. Юрганга карап аяк сузарга кирәк, дигән мә­кальне исәпкә алып, тү­рәләр акчаны берсен дә үпкә­ләт­мичә бү­ләргә тырыша. Мисал өчен, министр әйтүенчә, 2018 елда мәгариф өлкәсенә республика бюджетыннан 55 млрд 183 млн сум акча бүлеп бирелә­чәк. Социаль сәясәткә – 41 млрд 978 млн сум. Илкүләм икътисадка исә 33 млрд 394 млн сум бүле­нәчәге турында әй­телде. Радик Гайзатуллин парламент тыңлау­лары вакытында сә­ла­мәтлек саклау өлкәсенә – 22 млрд 496 млн сум, ә торак-коммуналь ху­җалыкка 10 млрд 933 млн сум акча бү­ләргә әзер булуларын белдерде.  Гомум­дәүләт мәсь­әлә­ләренә –  9 млрд 608 млн сум булса,  мәдәният бе­лән кинема­тографиягә  –  7 млрд 826 млн сум, ә матбугат чараларын яшәтер өчен  – 1 млрд 195 млн сум.

 
Спорт белән мактанган Татарстан киләсе елда физик культура һәм спорт өл­кәсенә 5 млрд 188 млн сум бүләргә карар итә. Илкүләм куркы­нычсыз­лык һәм хокук саклау эш­чәнлегенә республика бюджетыннан  1 млрд 308 млн сум бирелер дип фаразлана.  Әйләнә-ти­рә мохитне  саклау өчен республика казнасыннан  288,7 млн сум акча бирергә әзерләр.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 150, 11.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112