ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Рөхсәтеңне бирмәсәң...


Күчемсез милеккә бәйле закон бозулар турында еш ишетеп торабыз. Оста алдарларга документ эшләтү берни тормый хәзер. Шуңа да Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР идарәсе (Росреестр) кырыгалдарлар кулына ничек килеп капмаска икәнлеген даими аңлатып тора. Милкем белән алыш-биреш эшләре алып бармадылар микән дигән шик һәр­кем күңелендә бардыр ул.

2-2

Аеруча ышаныч кәгазе язучыларда. Мондый хәл булмасын өчен милек ху­җасы Росреестрга язмача гариза калдыра ала. Мин­нән башка алыш-биреш эш­ләре алып бармаска дигән гариза булганда, бу эшләр бары тик милек хуҗасы катнашында гына уздырылачак.

 
Бүген йорт-җир документларын эшләү бер дә җиңел түгел. Шуңа да күп­ләр документ эшләтер өчен ышаныч язуы яза. Бу вакытта икенче кешегә йорт белән идарә итү хокукы бирелә. Тик андыйлар арасында алдакчылар да оч­рый. Алар кешеләрнең беркатлылыгыннан оста файдалана да инде. Мондый хәл булмасын өчен белгеч­ләр милеккә бәйле кайбер таләпләрне үзгәр­тергә,  саклык чаралары кү­реп тора. Йорт-җир хуҗа­сыннан шун­дый гариза кабул ителә икән, күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) бу хактагы искәрмә кертелә. Бел­гечләр ачыклык керт­кәнчә, әлеге гариза кыңгыр эшләр алып барырга ният­ләү­челәр юлына аркылы тө­шәргә ярдәм итә. Милек­кә ышаныч язуы булган кеше теркәү эшләрен башкару өчен Росреестрга мөрә­җәгать иткән очракта аңа документлары кире кайтарылачак. Милек хуҗа­сына ышанычлы зат­ның алыш-биреш эшләре алып барырга теләве турында бәян ите­лә. Милекнең башка кеше исеменә кү­чүенә югал­ган документлар да сәбәпче булырга мөмкин. Паспорт, йорт турындагы документларны югалткан очракта, тиз арада җаваплы органнарга хәбәр итәргә киңәш ителә.


Росреестрда шәхси кабинеты булган кешеләр әлеге гаризаны өйдән чыкмыйча гына да яза ала. Җирлекләрдә урнашкан күпфункцияле үзәкләрдә дә кабул ителә. Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәк: агымдагы елның тугыз аенда 2 мең 476 кеше әлеге гаризаны язган инде.


Росреестр идарәсенең матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, күчемсез ми­леккә кагылышлы барлык сорауларга җавапны тәүлек дәвамында эшләүче колл-үзәк аша табарга була (телефоны: 8-800-100-34-34). Моннан тыш идарәнең барлык төбәк бүлек­чәләрендә кабул итү көн­нәре эшли. Четерекле сораулар килеп туганда Рос­реестрның Татарстан буенча җитәкчелегенең skype аша үткәрә торган видеокабул итүгә язылырга була. Моның өчен ros­reestrto16@mail.ru  адресы аша кереп, заявка калдырырга кирәк. Заявкада фамилиягез, исемегез, әтие­гезнең исеме, skype логины, телефон (кәрәзле яки йорт), электрон адрес, соравыгыз язылырга тиеш. Бу рәвешле сорауны физик затлар гына түгел, оешмалар да бирә ала.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 150, 11.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112