ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Үзе кирәкле, үзе акчалы


Республикада IT-белгечләр, программистларны мәктәп бусагасыннан ук әзерли башладылар. “Яндекс.Лицей” Чаллы һәм  Казан шәһәрләрендәге 8-9 нчы сыйныф укучыларына бушлай белем алу мөмкинлеге тудырган. Замана һөнәренә өйрәтүче мондый сыйныфны Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында да  ачтылар.

2-8
“Яндекс”ның генераль директоры  Александр Шуль­гин белдергәнчә,  ин­тернет-компания  белгеч­ләрне укыту, программалар булдыру белән  шө­гыль­ләнсә, тө­бәк­ләр  уку бүлмә­ләрен җи­һаз­лан­дырырга ярдәм итә. Хә­зерге вакытта илнең 19 шәһә­рендә шундый лицейлар эшли. Алматы һәм Астана  шә­һәр­лә­рендә дә укучылар нык  кызыксына икән.


Татарстанда  әлегә 100- дән артык бала заманча техника серләренә өйрәнә. Барлыгы 759 гариза кабул ителгән. Иң  яхшы укучыларны онлайн-тест, әңгәмә аша сайлап алганнар. Аларга ике ел укырга туры киләчәк. Беренче елны катлаулы булмаган проектлар әзерләсәләр, икенчесендә белемне га­мәл­дә кулланачаклар. Без килгәндә элем­тә техникумында бер төркем укучылар төрле биремнәр эшли иде. Ике төркемнән нибары бер генә кыз   программист булырга теләк белдергән. Яшьләр бүген хезмәт базарына әле­ге белгечләрнең кирәк­ле­ген яхшы  аңлый. Киләчәктә акчалы эшкә урнашырга өметләнәләр.


Татарстан мәгълү­мат­лаш­тыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтүен­чә,  укучылар санын ел­га 1 меңгә җиткер­мәк­че­ләр. “Бү­ген мәктәптә мәгъ­лүмат технология­ләрен ти­рән һәм  системалы итеп өйрәнү җит­ми. Әгәр укучылар  программалаштырырга өйрәнеп,  укуларын вузларда дәвам итсә, моңа сөенер идек. Респуб­ликаның урта һәм югары уку йортларында югары белемле IT-белгеч­ләр әзер­ләү өчен  барлык шартлар тудырылган”,   – диде министр. 


Компания белгечләре фикеренчә,  “Яндекс.Лицей” мәктәптәге информатика дәресләренә көндәшлек тудырмый. Мәктәптә әлеге фән киңрәк өйрәтелә. Курслар исә укучының белемен тагын да үстерергә ярдәм итәчәк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 150, 11.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112