ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 21, 13.02.2019/

“Сәламәт кеше турында, ат кебек таза ул, диләр. Алай түгел"

 

Без аның белән Чистайның “Сөмбел” халык җыр һәм бию ансамблендә җырлап йөри идек. Барысы да үзе белән иде аның: буй-сыны дисеңме, чибәрлегеме. Аллаһы Тәгалә барысын да мулдан биргән аңа. Кешеләрне дә үзенә карата белә Фәридә. Әйтергә теләгәнен дә бәреп әйтә. Алдынгы, тиктормас. Ни дә булса  уйлап чыгара да, тиз генә шуны тормышка ашырырга керешә.

 4-1
Аныкы, бары аныкы гына

Берничә ел элек шәһәр хакимияте бинасында очраштык. Хәл-әхвәлләрне белешкәндә үзенең ат үрчетү заводын булдырырга ният­ләвен аңладым. Артык гаҗәплән­мәдем дә, чөнки нәкъ Фәридә булдыра торган эш. Туксанынчы елларда ул балык алырга дип фуралар белән Сахалинга кадәр барып җитә иде. Юлда төрле хәлләр була. Хәтта рэкетирларга да каршы торган кеше бит ул. Ат үрчетү заводын ачу да аңа берни түгел кебек тоелды миңа. Шулай уйладым да бу очрашу турында оныттым.


Бер көнне Фәридә миңа интернеттан дәште. Аралашып алгач, туктале, нишләп яталар икән болар дип, фотолар карый башладым. Берсеннән-берсе матур атлар, колыннар. Аерым бер тормыш бире­дә, үз мәшәкатьләре, үз шатлыклары. Шунда гына теге әңгәмә искә төште. “Тырышкан табар – ташка кадак кагар” нәкъ безнең Фәридә турында инде. Хыялын, ниятен ташламаган, азагына кадәр башкарган.


Ире Камил белән уртак эш­ләрен КФХ буларак оештырганнар. Балык эшкәртү цехы ир-ат җил­кәсендә булса, атлар белән шөгыль­ләнүне Фәридә үз өстенә ала һәм бирегә башка беркемне дә кертми. Ул – аныкы, бары аныкы гына. Фә­ридә “КФХ базасында гаилә фермаларын үстерү” программасы буенча 2014 елда грант ота. Шуннан башлана да инде. “Ялкау халыкның дәүләтне, шәһәр, район җитәкче­ләрен сүгүдән башлары чыкмый. Ә мин аларның һәркайсына рәхмәт­лемен”, – ди Фәридә. Әңгәмәбез атлар фермасы янында бара. Алты гектар җир. Монда 1000 кв метр­лы  ферма үзе, техник биналар һәм көтүлек урнашкан. Бизнес-п­ланда алдан ук алты гектар җир кирәклеге күрсәтелсә дә, архитектура бүлеге, Җир палатасы һәм башка структуралар тарафыннан кыерсыту, эшкә җиңел караш күргән Фәридә. Кирәкле алты гектар урынына, аңа кем ике, кем өч гектар да җитәр дигән резолюция чыгарган. Килеп туган вәзгыятьне район җитәкчесе белеп, ярдәмгә килгәч кенә фермер үз максатына ирешә алган. Кир­печтән биш миллион сумлык затлы, нык, җылы ат абзары төзет­кән Фәридә. Шуның миллион ярымы грант акчасы, калганы үз хисабыннан. Атларны да үз акчасына сатып ала ул.  Иң элек аның нибары ике аты була. Бүген көтүдә инде алар илледән артык. Моның белән генә чикләнергә җыенмый әле фермер.


Минем дәүләт конюшнясында булганым бар. Шаккатыргыч кү­ренеш. Атлар елаганын го­мердә ике тапкыр күргәнем бар, берсе – нәкъ шул дәүләт конюшнясында булды. Пычрак, тирескә батып беткән караңгы, салкын абзарларда чыкмаган җаннары гына калган атларны, ә бигрәк тә аларның зур моңсу күзләрен күрү җанымны яралаган иде.
 
Сүгенергә, тәмәке тартырга ярамый

Биредә исә бөтенләй башка күренеш. Фәридәнең чисталыкка мөнәсәбәтен белә идем инде, әмма мондый чисталыкны күрү гаҗәп­ләндерде. Абзар тыштан да, эчтән дә ап-ак, идәндә ник бер салам бөртеге булсын. Атлар көтүлектә иде, әмма һәр атның утлыгы ризык белән, чиләкләре су белән тулган. “Атлар янында сүге­нергә, кычкырырга, дуларга, тә­мә­­ке тартырга, салмыш хәлдә кү­ренергә ярамый, атларны кыйнау түгел, аларга ялгыш кул күтәрү дә катгый рәвештә тыела”, – ди Фәридә. Дистәләгән ви­деокамера хуҗабикәнең телефонына тоташкан. Җаны тыныч бул­маган очракларда төннәрен дә килеп китәргә ике дә уйламый икән.


Атлар да әлеге мәхәббәтне, мөнәсәбәтне тоя, аңлый һәм шундый ук җылылыкны кире кайтарырга омтыла. Фәридәне күреп алуга ук, янына ыргылалар, бер-берсеннән көнләшеп, аңа үз ихтирамнарын белдертер­гә ашыгалар, иркә­лә­нәләр, сырпаланалар, хәтта үбәр­гә дип юеш борынлы авызларын хуҗаби­кәнең битенә сузалар. Сөйләшә алар белән Фәридә. Һәр­берсенә исем белән дәшә, берсен дә игътибарсыз калдырмый. “Бә­рәчкәем, татарча  аңлый­лармы?” – дим мин гаҗәп­ләнеп. “Әйе, мин алар белән татарча гына сөйлә­шәм”, – ди Фәридә.


Өердә юртак һәм йөк атлары. Тәбәнәк буйлы атлардан баш тарткан Фәридә. “Хәзер җилкә калкымында 170 см да түбән булмаган атлар бик дәрәҗәле санала, шуңа күрә шундыйларны үрчетәм. Ат – ат булырга, карап торышка да матур, эре, токымлы булырга тиеш”, – ди ул. Аның атлары Россия күләмендә генә түгел, ә хәтта дөнья буйлап та танылып килә. Ул көнне безнең очрашу ике сәгатькә тоткарланды. Һәм моның үз сәбәбе дә бар. Кыргызстаннан тикле килгән­нәр иде Фәридәнең атларын сатып алырга. Ә кыргызлар ат кадерен белә инде алар. Сатып алырга теләүчеләр бик күп ди, кайдан гына килмиләр дә шалтыратмыйлар. Әмма Фәридә һәр­кемгә дә атларын сатарга бик ашык­­мый. Кешесенә карап кына. Үзенә сатып алганда да бик җен­текләп, сак кына, белгән кеше­ләрдән генә, барлык тиешле документларын таләп итеп кенә хәл итә. Аеруча күр­шеләребез чуашлар, удмуртлар, башкортлар белән  эш итүне кулай күрә.

Россиядә күп атлар паспортсыз 

Атларның документларын булдыру – үзе бер зур мәшәкать икән. Россиядә күп атлар пас­портсыз, ә бу сату-алуны кыенлаштыра. “Элек-электән ат асраучылар моңа әһәмият бирмәгән, бүген дә әле ул кайберәүләр өчен катгый үтәлә торган таләп түгел. Россиядә атларны паспортлаштыру белән бердәнбер институт шөгыльләнә, ул  Рязань шә­һә­рендә урнашкан. Андагы башбаштаклык турында сөйләп тормыйм, әмма моны хәл итәргә кирәк. Мо­ның белән ничә ел шөгыльләнеп тә, очы-кырые күренми. Әмма мин моны азагына хәтле ерып чыгармын дип уйлыйм”, – ди әңгәмә­дәшем. Һәм мин аңа ышанам.


Фәридә сөйләве буенча, шул дүрт-биш ел дәвамында ул нинди генә һөнәр үзләштермәгән. Электрик та ул, чәчүче-уручы да ул, ветеринар, кое казучы, койма ясаучы, инструктор да. Ат колынлаганда да Фәридә шунда. Уколны да үзе ясый.   


Ветеринария турындагы за­конның да эшләнеп бетмәве борчый Фәридәне. “Сәламәт кеше турында, ат кебек таза ул, диләр. Мин моның белән бер дә килешмим. Ат – бик нәзакәтле җан иясе. Аның иң йомшак урыны –   ашказаны. Атта ул һәрвакыт эшләп тора, һәрвакыт хәрәкәттә. Әгәр дә нәр­сәдер булып, ашказанының бер өлеше туктап кала икән, ат шунда ук ята. Вакытында ярдәм күрсәт­мәсәң – үлә. Шундый очрак­лар була, берничек тә ашказанын эшлә­теп җибәреп булмый. Ат җәфала­нып үлгәнче дип, без аны суярга дигән карарга киләбез. 

Программа кирәк
 
Хәзер Фәридәнең төп максаты җитештерүнең тулы бер циклын үзендә булдыру. “Әлеге җитештерү цехы  минем өчен күп мәсь­әлә­ләрне чишәр иде. Әлегә зур күләм кызыксындырмый. Тиешле җиһаз­лар урнаштырып булса, җитеш­терүне үз өстемә алыр идем. Миңа тагын бер һөнәр булыр иде”, – ди әңгәмәдә­шем. Аның фи­керләве дөрес юнәлештә. Чимал­ның бәясе һәр­вакыт тиеннәр генә иде, каймагын әзер продукт җитеш­терү­челәр ала бит аның, заман икътисады кануннары бу, һәм моннан беркая да китеп булмый. Әлеге хыялны тормышка ашырыр өчен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән элемтәне өзми Фәридә. Ярдәмгә берәр программа яисә грант булмасмы, ди ул. Әмма, ни хикмәт, бер тапкыр грант откан фермерлар башка әлеге программаларда катнаша алмый икән. Берәр нәрсә оту өчен алар коопертивларга берлә­шергә тиеш. Бер кооперативта ки­мендә ун хуҗалык булырга тиеш, ди. Фәридәнең мондый ысул күңе­ленә хуш килми. Әйе, беләбез, кем­гәдер буйсыну – аныкы түгел. “Сыер, башка мал асраучыларга ел саен төрледән-төрле ташламалар, грантлар, башка төр кызыксындыру чаралары булдырып торалар, тик нигәдер ат асраучыларга бернинди программа да каралмаган. Ат асраучылар болай да аз респуб­ликада, нишләп безгә шун­дый мөнәсәбәттер? Аңла­шылмый. Мин җитештерү цехын үз көчем белән дә булдырырмын анысы, әмма дәүләт тарафыннан берәр ярдәм булса, тагын да күңеллерәк булыр иде”, – дип тә өсти фермер. Әмма министрлыкта пошаманга би­рел­мәскә тәкъ­дим итәләр, берәр чарасы табылыр әле, дип юаталар икән. Бирсен Ходай.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 19, 08.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!