ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Шәһитләр каны җуелмый

 

Бу араларда бер сайтны татарчага тәрҗемә итеп утырам әле. Электрон поч­тама август урталарында хат килеп төшкән иде. Анда тәрҗемә эшендә ярдәм итүемне сораганнар, максатын һәм хакын күрсәткәннәр. Әлегә мондый эшне башкарган юк иде. Дөрес, заказ буенча  реферат, мәка­ләләр­не еш язарга туры килә. Ләкин монда бөтенләй башка: сү­зен-сүзгә, мәгънәсе туры килерлек итеп, төгәл тәрҗемә итәргә кирәк. Бәясе дә ярыйсы булгач, үземнең дә булдыра алу-алмавымны тикшерү максатыннан, кызыксынып, риза булдым бу тәкъдимгә.

3-2

Сайт белән таныштым: татарлар турында урысча ясалган искиткеч шәп сайт булып чыкты ул. Әгәр татар телендә дә эш­лән­гән булса, “Белем җәү­һәрләре“ конкурсында катнашып, һичшиксез, җиңеп чыга алырлык эчтә­лекле сайт. Кызганыч, сайтны эш­ләүчеләрнең татарчалары чамалы икән. Шулай булса да, урыс телле татар җанлы фидакарьләр татар дөньясы өчен искиткеч фай­далы зур эш башкарып киләләр. Мин бу сайтны тәрҗемә иткәндә үзем өчен дә бик күп яңа­лыклар алдым.

 
Болары кереш сүз урынына. Алда языласы төп сүзем шушы сайтка бәйле рәвештә килеп туган фикер – Хәтер көне турында булачак. Эш шунда: соңгы көн­нәрдә мин сайтның Казан ханлыгының яулап алынуы турындагы өлешен тәр­җемә иттем. Казан алынганнан соң урыс башки­сәр­ләренең явызлык­ларын, вәхшилекләрен укып, дулкынланудан вакыт-вакыт хәтта яза алмас дә­рәҗәгә җиттем. Тарихта әле беркайчан да, бер халыкка каршы да мондый вәх­шилек булмагандыр. Татар халкын бетерү өчен ниләр генә кыл­маган урыс дәүләте.

 

Мин – заманында Казан дәү­ләт университетын тәмам­лап, озак еллар мәк­тәптә эшләгән кеше. Ләкин ул заманда хәтта университетта да урыслар­ның басып алуларын шактый тыйнак, йомшак итеп аңлат­кан­нар икән. Мәктәп дәрес­лек­ләре дә империя идео­ло­гиясенә туры китереп бастырыла. Шулай булгач, гади халык 1552 елда кылынган кан коюны, үтереш-суешны кайдан белсен. Урыс чыганаклары теркәгәнчә, шәһәр басып алынгач, ир-атларны тулысынча кырып бетерәләр, ә хатын-кызларны һәм балаларны мыскыллау өчен урыс сугышчыларына өлә­шәләр. Татар каны елга булып ага, Казансу кызыл төскә керә, мәетләр аша үтеп йөргесез була. Кремль турысында Казансу ярлары, чокыр-чакыр, ныгытма ти­рәләре өем-өем мәет белән тула. Өемнәрнең биеклеге кайбер урыннарда шәһәр стенасы биеклегенә җитә. Көндез сәгать өчтә атка атланып Иван Грозный шә­һәргә керә, аның өчен Нурали капкасыннан Хан сараена кадәр йөз адымлык юлны көч-хәл белән мәет­ләрдән арындыралар.

 
Казан җиңелә, Казан ханлыгы яшәүдән туктый. Ка­занның соңгы ханы Яд­кәрне Мәскәүгә алып ки­тәләр һәм, Симеон исеме биреп, чукындыралар. Хө­күмәт һәм гаскәр, бөтен дәүләт структуралары юк ителә. Казан белән идарә итү өчен Мәскәү наместнигы Бөкре Шуйский куела. Ләкин татарлар һәм Казан хан­лыгының башка халык­лары бәйсезлек өчен кө­рәшне туктатмый, тик инде ул стихияле төстә бара һәм халык кө­рәшенә әве­релә. Казан алынган көн татар халкы тарихында иң зур фаҗига – татар дәүләтенең юкка чыгуы, шул сәбәпле милләтнең гасырларга сузылган коллыкка дучар ителүе ул. 1552 елның 15 октябре менә шушы олы фаҗигаләргә һәм югалтуларга юл ачты.

 
Кызганыч, милләтне, тел­не бетерү сәясәте әле һаман дәвам итә. Гаепсез корбаннар ике яктан да булуга карамастан, Казанны алганда урыс патшасы Иван IV гаскәре ягыннан һәлак булганнар истә­легенә һәй­кәл (урысларга) 1823 елда ук ачылса, Казанны яклап шәһит киткән татарларга һәйкәл әлегә кадәр юк. Шул ук вакытта Кавказ сугышында Ермолов гаскәр­ләрен батырып үтерүче чечен хатын-кызларына күптән түгел Кадыйров үзе комплекс ачты. Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров 1819 елда Кавказ сугышы вакытында урыс гаскәрләрен батырып үтер­гән хатын-кызларга һәйкәл куюдан курыкмады. Һәйкәл­не ачу тантанасында Чечен Хөкүмәте­нең барлык җи­тәкчеләре диярлек катнашты. Әлеге тантана Кавказ сугышы вакытында генерал Ермолов гаскәрләре тарафыннан тулысынча яндырылган авылда узды.  Да­ди-Йорт дип аталган бу авылда урыс гаскәрләре 46 чечен хатын-кызын әсирлеккә ала, һәм Терек елгасы аша чыкканда әлеге хатыннар, яндырылган авыллары, үтерелгән якыннары өчен үч итеп, сугышчыларга ябы­шып, аларны үзләре белән сөйрәп суга сикереп үлә­ләр. Бу хәлне Кадыйров зур батырлык дип атады һәм шул уңайдан Чечен хатын-кызы көнен дә булдырды.

 
Инде 27 ел дәвамында 15 октябрьдә 1552 елда Казанны саклап шәһит кит­кәннәрне искә алу йөзеннән Хәтер көне билгеләнеп үтелә (беренче тапкыр 1989 елда үткәрелде). Әйтергә кирәк, әлеге дата Татарстан Республикасы кануны (1992 ел, февраль) тарафыннан расланган булса да, ис­тә­лекле даталар исемле­ге­нә кертелмәгән. Әмма башкалабызда халык бу көнне татар дәүләтенең бәйсез­леген яклаган сугышчыларны искә алырга җыелмый калмый. Без халкыбызның фаҗигале үткәнен һәм андагы корбаннарны да искә төшерергә, аларның рухлары алдында баш ияргә тиешбез. Татар халкы үзенең тарихын, дөньяда әһә­миятле урын тоткан дәүләте булганын искә төшерсен иде.


Октябрь – тарихи күз­лектән караганда, татар халкы өчен фаҗигале ай. Дәү­ләтебезне югалту ачысын гасырлар буе татып киләбез. Ләкин без әле хә­теребезне югалтып бетер­мәгән халык. Хәтер көне буларак билге­ләнгән 15 октябребез бар. Тәнендә җаны бар татар ул көнне һәр­вакыт истә тота.

 

Кызганыч, алар­ның саны бик аз. Татарны битарафлык пә­рә­везе чорнап алган. Меңлә­гән милләт баласы бу көн­нең нинди көн икән­леген дә белми. Белсә, йөрәге түзеп, өендә утырмас, заманында шанлы дәү­ләт тоткан халык баласы икәнлеген аңлап, Казанны саклап көрәшкән бабалары рухына дога кылырга, искә алырга чыгар иде. Әле ярый ел саен 15 октябрь көнне Татар милли хәрәкәте 1552 елда Казанны саклап шәһит киткән бабаларыбызны ис­кә алу йөзеннән матәм чарасы уз­дыра. Ләкин анда без миллионлы халык дип мактанган татарларның бер­ничә йөзе генә килә.


Хәтер көне – дәү­ләт­че­леген, димәк, Татар илен һәм җирен, иманын, рухын сак­лап калу өчен каннарын түк­кән газиз бабаларыбызны искә алу, милли горурлыгыбызны ныгыту, иман яңарту, татарлыгыбызның әле исән икәнен күрсәтү ул.  Хәтер көне – татарның үт­кәне һәм бү­генгесе. Үз тарихында күпне күргән милләт яши һәм киләчәге өчен борчыла.


Хәтер – мәңгелек, диләр. Ә бу хәтер – канлы хәтер. Мил­лионлаган югалтулар, онытылгысыз кайгы-хәсрәт­ләр китергән афәтне хәтер­ләр­дән җуеп ташларга хакыбыз юк.

Фәрит ВАФИН.
Арча районы, Яңа Кенәр авылы

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 150, 11.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112