ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 156, 21.10.2017/

Питерда ни әйтерләр?

 

Зиннәтулла Билалетдинов “Ак барс” белән 450 нче җиңүен яулады. Казан командасы Түбән Новгородта җирле “Торпедо”дан өстен чыкты. Очрашуның иң яхшы уенчылары булып исә сезон башында еш тәнкыйть ителгән хоккейчылар – капкачы Гарипов белән һөҗүмче Ткачев танылды. Эмиль алка керттермәде, Владимир исә биш очко туплады. Алда тагын да катлаулырак көндәшләр көтә.

4-4
“Ак барс” биш матчлык сәфәргә чыкты. Беренче тукталыш – Казан командасының баш тренеры Зин­нәтулла Билалетдиновның туган төбәге Түбән Новгородта. Ә бу шәһәрдә безнекеләрне кочак җәеп каршы алучы юк. Һәрхәлдә, “Ак барс”ның биредә инде 2013 елдан бирле уңышка ирешкәне юк иде. Узган ел, мәсәлән, якташларыбыз Түбән Новгородта 0:2 исәбе белән оттырды. Быел исә “Торпедо” уенчылары сакта ышанычлы уйнаулары белән алдыра. Хуҗалар 18 очрашуда нибары 32 алка керттергән. Сүз уңаеннан, көндәш команда капкасын моңа кадәр “Ак барс”та уйнаган Станислав Галиев саклый. Узган ел Казанда төп капкачы була алмаган егетнең элеккеге тренерлары һәм иптәшләренә үз осталыгын күрсәтәсе килгәндер, әлбәттә. Алдагы 14 уенда ул яңа командасы белән 8 җиңү яулап, шу­ның өчесендә бер алка да керт­термәде. Әмма бу юлы Галимовны бозга чыгармадылар. Аны алмаштырган Иван Лисутинга исә беренче периодта ук ике тапкыр борчылырга туры килде. Алкаларны Джастин Азеведу белән Василий Токранов кертте. Якташларыбыз ике очракта да бер уенчыга күбрәк уйнаганда уңышка иреш­теләр.

Беренче периодта иптәшләренә ике пас биргән Владимир Ткачев уенның калган өлешендә эшне үз кулына алды. 55нче сан астында чыгыш ясаучы һөҗүмче уен ахырына өч алка кертеп, очрашуның төп “йолдыз”ына әверелде. “Бу алкалар – иптәшләремнең тырышлыгы нәтиҗәсе, – диде уеннан соң хет-трик иясе. – Гомумән алганда, барысы да яхшы уйнады. Теләгәннең күбесен тормышка ашыра алдык”. Узган ел “Ак барс”ның иң яхшы уенчыларыннан берсе булып танылган һәм Олимпиадага бару өмете белән янган яшь уенчы яңа сезонда әлләни майтара алмады. Нәтиҗәдә баш тренер Зиннәтулла Билалетдинов Ткачев һәм аның белән бер өчлектә уйнаган Станислав Галиевка сабак бирергә булды: хоккейчылар өч уенны тамашачылар арасына утырып карады. Нәтиҗәсе күренеп тора. Ткачев соңгы алты уенда сигез алка кертте. Галиев исә Түбән Новгородта иптәшенә өч пас бирде. “Ияләшеп киләбез инде. Иптәшләр белән бер-беребезне торган саен яхшырак аңлыйбыз”, – ди океан артында уйнап кайткан Галиев.


Бу ике егеттән тыш, сезон башында тәнкыйть сүзе иң еш эләккән уенчылар арасында капкачы Эмиль Гарипов та бар. Командасы – беренче урында, ә ул үзе уйнаган һәр очрашуда алка керттерде. Түбән Новгородта әлеге күңелсез хәлгә дә нокта куйдылар. “Торпедо”га каршы уенда Эмиль бер алка да керттермәде. Сүз уңаеннан, бу җиңү Гариповның “Ак барс”тагы 99нчы уңышы булды.


“Ак барс”ның киләсе тукталышы Мәскәүгә билгеләнгән. Бүген Казан командасы биредә “Динамо”га каршы уйный. Аннары якташларыбызны тагын да катлаулырак очрашулар көтә. Җомга көнне безнекеләр Ярославльдә – “Локомотив”, ә якшәмбе Санкт-Петербургта СКАга каршы уйный. Билгеле булганча, КХЛдагы иң бай команданың быел әле бер мәртәбә дә оттыраганы юк. Шуңа күрә хоккей җәмәгатьчелеге СКА белән “Ак барс” арасындагы очрашуны аеруча зарыгып көтә. Читтәге биш уенның соңгысын исә якташларыбыз 17 октябрь көнне Хельсинкида “Йокерит”ка каршы уздыра.





(“Ватаным Татарстан”,   /№ 150, 11.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112