ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 156, 21.10.2017/

Кызганыч булса да, яндырасы

 

Татарстанның көньяк-көнчыгышында күзләр Башкортстанга төбәлгән. Күршеләрдә тилчә (ящур) авыруы табылгач, безнекеләр дә хафага калды. Сөт һәм ит ризыклары, терлек азыгы кертү тыелган. Көтү кумыйлар, малларын чалучылар да бар. Тилчәнең Татарстанда – 30, Башкортстанда 40 ел чыкканы булмаган.

4-2

Бу авыру чыгуга Урта Азия­дән рөхсәтсез алып кайтылган сарыклар сәбәпче булган дигән фараз бар. Саксыз бер адым ясау аркасында Үрмәкәй, Йәр­мөхәмәт, Кандра авылларында булган барлык терлекләрне һәм терлекчелек продукциясен, кышка дип әзерләгән терлек азыгын юк итәргә туры киләчәк. Авыру табылган “Нур” фермер хуҗалыгында бар терлекне яндырып юкка чыгарачаклар. “Татар-Информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында өч авылда 500 баш мөгезле эре терлек барлыгын хәбәр иттеләр. Вак малларны да кушсаң, меңгә җитә икән. Башкортстан җитәк­челеге халыкка компенсация вәгъдә итә. Бу  аларга  40 мил­ли­он сумга төшәргә мөмкин. Күр­шеләрдә гадәттән тыш хәл кертелде, хокук сакчылары исә җинаять эше кузгаткан.
Россия татар авыллары бер­леге рәисе Фәнир Галимов бе­лән элемтәгә кереп, андагы хәл­ләр белән кызыксындык. “Халык бик борчуда, – ди ул. – Булган терлекләрне яндыру эшенә ке­рештеләр. Авыл кешеләре ара­сында күпләп мал асраучы, тер­лекчелекне кәсеп буларак алып баручылар бар. Абзар тулы терлеге булучыларга бик авыр. Яндырмыйча да булмый, яндыр­масаң, авыру тагын да аза, ди­ләр. Авыл халкына зыяны әйтеп бетергесез зур инде моның”.

 
Россельхознадзор белгеч­лә­ре дә кисәтә: вакытында тиешле чарасын күрмәсәң, авыру бөтен Идел буена таралырга мөмкин. Шуңа да күршеләрдә әлеге хәл килеп чыгу белән Азнакай, Ак­таныш, Баулы, Ютазы, Мөслим районнарының Башкортстан белән чиктәш авыллары ти­рә­сендә унлап пост куелды. Аларда ЮХИДИ, Россельхознадзор, ветеринария белгечләре тәүлек әйләнәсе кизү тора. Һәр постта машиналар тикшерелә, аларны йогышсызландыру эшлә­ре алып барыла. Башкортстан якларыннан терлек һәм терлекчелек продукциясен алып килү­челәрне кире боралар. Белгечләр әйтүенчә, андый машиналар да сирәк булса да очрый икән.

 
– Ике республика бик тыгыз элемтәдә яши, – ди Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин. – Сөт һәм сөт ризыклары бе­лән алыш-биреш итү безнең өчен гадәти хәл иде. Тилчә авыруы килеп чыккач, бу эшләрне туктатып торырга мәҗбүр булдык. Башкортстаннан да кертмибез, Татарстаннан да чыгармыйбыз. Республикадан нигә чыгармыйбызмы? Машина белән ияреп кайту, сөт, ит, туфрак аша килү куркынычы бар. Шул ук вакытта бу чир һава аша да күчәргә мөмкин. Шуңа да саклык чарасы бик кирәк.

Авыл халкы шикләнә

Республиканың көньяк-көн­чыгышында урнашкан районнарда мәшәкать арткан. Район баш­лык­лары вәзгыятьне ныклы кү­зәтү астына алган. Клуб, кибет янна­рына тилчә авыруы турында мәгъ­лүмат ябыштырылган, һәр йортка бу хактагы белешмәлек таратылган, район­нарның рәсми сайтында да кисәтү урнаштырылган.

 
– Республикага керүче зур юллар да, кечкенә авыл юллары да, күперләр дә күзәтү астына алынды. Яшертен юл белән терлек яки продукция алып керү мөмкин эш түгел, – ди республиканың төп эпизоотологы Александр Козлов.
Халыкта да уяулык арткан. Башкортстан чигендә урнашкан Баулы районындагы Кызыл Яр авылында яшәүче Гамбәрия Гарифуллина бу авыру белән моңар­чы бер тапкыр да очрашмауларын әйтә. “Терлекләр янына чыгу бе­лән иң башта температурасы юкмы, авырмыймы икән дип кызыксынабыз. Куркыта, билгеле. Көтүгә чыгармыйбыз. Үзебезнең җир­лектә үскән печән, фураж гына ашатабыз, читтән алып кайткан юк”, – ди Гамбәрия ханым.

 
Ютазы районының Дым Тамак авыл җирлегендә дә малларны көтүгә чыгармыйлар. “Авылда халык күпләп терлек тота дип әйтеп булмый. Бездә терлекне үзләре өчен генә үстерәләр. Бары берничә хуҗалык кына миниферма төзеп, күп итеп терлек асрый. Бу хәл килеп чыкканнан соң, малларын суючылар да булды. Сыерны күп асраучылар Башкорт­стан­ның Октябрьск шәһәренә барып, сөт ризыклары сату белән шөгыльләнә иде. Хәзер бу эш вакытлыча туктатылды”, – ди җирлек хезмәткәре Рәмилә Кашапова.


– Авылларда булганда шуңа игъ­тибар иттек, бу чирдән өл­кән­нәр шикләнә, яшьләр бик үк ышанып бетми, – ди Ютазы райо­нының баш ветеринария табибы Раил Газизов. – Ник дисәк, Ютазы районында әлеге авыру соңгы тапкыр 1968 елда ачыкланган. Өлкәннәр ул вакыттагы хәлләрне хәтерли. Ул чорда да фермаларны карантинга япканнар, эшчеләрне өйләренә кайтармаганнар, ай дәвамында шунда торып эшләргә мәҗбүр булганнар. Бу авыруны бер тапкыр күрүчеләр аның районга кабат керүеннән курка.

Кешегә дә зыяны бар

Белгечләр йогышлы авыру­лар­ның киң таралуын әйтә. Нодуляр дерматит, кош гриппы, Африка чумасы кебек куркыныч чирләр Россия киңлекләрендә шактый очрый башлаган.


– Юкка гына теләсә  кайдан тер­лек яки терлек азыгы алып кайт­маска дип кисәтмибез, – ди Рос­сель­хознадзорның ветеринар кү­зәтчелек бүлеге җитәкчесе Идрис Гатин. – Терлекләрдә төрле авырулар булырга мөмкин. Кайнатылмаган сөт эчү, пешмәгән ит ашау авыру йоктырырга сәбәп булуы бар.


Тилчә вирусы йоктырган терлекнең продукциясен ашаган кеше дә авырып китәргә мөмкин икән. Республика ветеринарлары әйтүенчә, шөкер, Башкортстанда бу чирне иярткән кеше күзә­телмәгән, авыл халкын табиблар даими тикшереп тора.


– Тилчә яшь терлекләрне аеруча сыный. Бу чирне иярткән яшь маллар үлә. Өлкәннәренең продукт бирүчәнлеге, авырлыгы кими, тиреләрендә тимгелләр барлыкка килә, тән температурасы күтәрелә, – ди Александр Козлов. – Тилчә белән нодуляр дерматит авырулары бер-берсенә нык охшаганнар.  Аларны аеру да кыен. Тилчә белән күбесенчә тояклы терлекләр авырый.


Белгечләр йогышлы чирләр­нең җылы якларда киң таралуын әйтә. Теләсә кайсы җирдән кайткан терлекләргә шикләнеп карарга кирәклеген җиткерәләр.
– Безнең ике республика арасында товар алмашы булган кебек, Башкортстанның да Казах-­ с­тан белән алыш-биреш итүе көчле. Алыпсатарлар малны нәкъ менә шул яклардан күпләп алып кайта. Аннан терлек безнең якларга ки­лә. Тикшерү узганмы, юкмы – берәү дә белми. Ныклап тикшерә башлагач кына ачыклана. Әгәр дә кеше читтән терлек алып кайтырга уйлый икән, дәүләт ветеринария идарәсеннән рөхсәт алырга тиеш. Рөхсәт алу өстәмә мәшә­катьләр тудыра дип уйлыйлар. Бу, киресенчә, куркынычсызлык чарасы өчен, чирләр бер төбәктән икенчесенә күчмәсен өчен кирәк. Терлек сатып алучы кеше безгә мөрәҗәгать итә икән, ул әйткән төбәккә рәсми хат җибәрәбез. Куркыныч юклыкны раслап хат килү белән, рөхсәт бирелә. Бу эшләр бушка башкарыла, акча түлисе юк, – ди баш ветеринария табибы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин. – Тик күп оч­ракта бездән рөх­сәт алмыйча, яшер­тен юл белән кертәләр. Ветеринар тикшерүе үтмәгән терлек белән бергә тө­бәк­кә икътисадый зыян килүен алыш-биреш ясаучылар онытмасыннар иде. Алыпсатарларга бер җирдән алып, икенче җиргә илтеп сатарга ярамый дигән каршылык куелмаган. Алсыннар, сатсыннар, әмма тик­ше­релгән терлек белән генә эш ит­сеннәр. Бер кешенең саксызлыгы һәм комсызлыгы аркасында баш­калар зыян күрергә тиеш түгел.

 

Саклык чаралары

 

- Зоогигиена кагыйдәләрен үтәргә, мал азыгын ышанычлы җирдән алырга, хуҗалык биналарына керү-чыгу юлында санитар нормаларны үтәргә, йогышсызландыру чараларын күрергә;

 
- мал абзарларын, анда керүче техниканы, терлек ризыгы саклый торган амбарларны даими йогышсызландырырга;

 
- терлекчелек фермаларына сакны арттырырга, катгый санитар-ветеринария режимы булдырырга;

 
- хуҗалыкларны ябык типка күчерергә, маллар торган урынга чит кешеләр керүен тыярга, эшкәртелмәгән эш кораллары алып кермәскә;

 
- ветеринария белешмәсе булмаган урыннан ит һәм сөт ризыклары сатып алмаска;

 
- яңа сатып алынган малны ветеринария хезмәте һәм авыл җирлекләрендә теркәргә;

 
- малны чалыр алдыннан мал табибына күрсәтергә, итне ветеринария белгеченә анализга бирергә;


- тикшерү вакытында тилчә авыруы табылса яки шик туса, мал хуҗасы һәм мал табибы бу хакта дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә бурычлы.


- авыру яки шикле малларның урынын күчерергә;


- мал чалуны туктатырга;


- хуҗалыкка мал азыгы, башка йөкләр кертүне тыярга.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 152, 13.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112