ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 156, 21.10.2017/

“Телеңә тилчә чыккыры”

 

Бөтен кеше сөйләмендә булмаса да, олыракларның теләсә нәрсә сөйләшкән, ачуы чыккан кешегә “телеңә тилчә чыккыры” дигәнен күпләрнең ишеткәне бардыр. Дөресен әйткәндә, “тилчә”нең нәрсә икәнен белмәсәм дә, андый чакларда бетчә сыман, авырттыра торган берәр нәрсәдер инде дип уйлый идем.

4-1
Әле бит балачакта тел очы авыр­та башласа, һаман да шул өл­кәннәрдән күреп, “тел очына бет­чә чыккан, җидегә җиткәнче – җил­гә очыртканчы” дип такмак­лый идек. Бетчә булмаган, тилчә булган икән ул. Замана диген, егер­ме беренче гасыр бу сүзнең дә нәрсә икәнен аңлатты. Башкортстандагы чираттагы афәт “туар” алдыннан диярлек, күптән түгел сатучылардан ике бозау алган идек. Безнең яклар бозауны Башкортстаннан ташый дип бе­ләм. Район газетасы аша белгечләр терлек-туар сатып алганда, бе­лешмәләре бармы, сорагыз, карагыз дип, әледән-әле кисәтсә дә, моңа кадәр вакланган булмады. Билгеле, бу юлы да гадәттәгечә генә инде: карадык, сайладык, китереп бирделәр, акча түләдек... Үч иткәндәй, соңгы көннәрдә берсе йөткергәли башлаган иде. Үлән сулары да эчерттек, мал табибын чакыртып, укол да кадаттык... Шул көннәрдә бөтен дөнья тилчә авыруы дип шаулый башлады. Минем ише хисле кешегә җитә калды, тукта, минәйтәм, билгеләре нинди икән? Ике бозавың да жәл, алар гына түгел, янәшәсендә карап торган сыерың, быел үзебезгә иткә дигән зур үгез дә бар. Үзебез дә шулар арасында. Курыкмас җирдән куркырсың.


Интернеттагы рәсемнәрне ка­расаң, чәчләрең үрә тора торган. Шөкер, билгеләрен дә аермачык язганнар. Тынычлап куйдым. Бак­саң, теге өлкәннәр сөйлә­мен­дәге “телеңә тилчә чыккыры” юктан бар булган сүз түгел, бу авы­ру­ның беренче билгеләренең берсе – җан иясенең теленә стоматит ише җәрәхәтләр барлыкка килү икән...


Безнең Балтач якларында ветеринария белгечләре бик актив эшли. Елга ничә мәртәбә өйдән-өйгә йөреп, эре терлеккә дә, эткә-мәчеләргә дә әллә ничә төрле вакцина ясыйлар. Баштарак 5-10 сум тирәсе акча алалар иде, соңгы елларда барысы да бушлай. Бер кер­гәндә Себер түләмәсенә диләр, икенчесендә, котыруга каршы дип, мал-туарга, эткә-мәче­ләр­гә кадыйлар, бер кергәндә ящурга диләр. Әй, әйдә, кадасыннар, нинди Себер түләмәсе, нинди ящур инде ул дип йөргән идек, баксаң, ящур дигәне әнә шул телгә кереп калган тилчә ди­гән авыру булып чыкты. Тагын шу­нысы да бар: телгә кергән икән, димәк, халыкның үзәгенә үтеп калган.


Дөрестән дә, районда үткән гасырның илленче-алтмышынчы елларында бу авыруның берничә очрагы теркәлгән. 1962 елда Аланда – сыер малында, Сырьяда – дуң­гыз­да, 1963 елда Иске Торҗада – шулай ук дуңгызда, 1966 елда исә Иске Көшкәттә мөгезле эре тер­лектә табылган.


– Безнең авылда сугышка кадәр Себер түләмәсе дә булган иде дип сөйлиләр. Анысын мин хәтерлә­мим, ә менә ящур вакытын – 1966 елны әйбәт беләм, – дип сөйли Иске Көшкәт авылында гомер итүче 83 яшьлек Ольга түти Илмурзина. – Шәхси хуҗалык сыерларында чыкты ул. Берничә сыерның селәгәй­ләре ага башлады, ящур дип, авылда карантин игълан иттеләр. Ике якка да каравыллар куйдылар, ке­шеләрне кертмәделәр дә, чыгармадылар да. Бик кирәк булганда дезин­фекция ясап кына үткәр­де­ләр. Ул сыерлар үлмәде дә, үтермә­деләр дә, кешеләргә дә бернинди зыяны булмады. Шуңа күрә куркыныч хәл булып истә дә калмаган.


Кош, дуңгыз грипплары, Себер түләмәсе, Африка чумасына алмашка, өстәмәгә бу чирне дә таптылар. Ышанып бетәсе килмәсә дә, карантинын игълан итәләр, кош-кортын, дуңгызын юк итәләр, инде сарык, мөгезле эре терлек ише­сенә тотындылар – авыл халкына тыныч кына мал асрарга тәки бирмиләр дип тә үрсәләнә күңел. Әмма “сакланганны саклар­мын”, дигән Аллаһы Тәгалә. Башкортстандагы “ЧП” турында хәбәр таралу белән инде безнең ветеринарлар, өй борынча йөреп, өч айдан өлкәнрәк сыер малына тагын укол кадап чыкты.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 152, 13.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112