ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 21, 13.02.2019/

//

Сезне күзәткәннәрен сизәсезме?

 

Татарстанда җәмәгать урыннарында, күп фатирлы йорт ишегалларында һәм оешмаларда урнаштырылган күзәтү камералары саны 57 меңгә җиткән. Шулардан 2 меңе узган ел пәйда булган. Бу хакта Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының еллык коллегия утырышында министр Роман Шәйхетдинов әйтте. Әлеге камералар ярдәмендә 2 меңгә якын җинаять очрагы фаш ителгән. Татарстанда кешенең йөзен танып белү мөмкинлеге биргән җиһазлар да урнаштырыла башлады. Әнә шулардан карап, хокук сакчыларыннан качып йөргән ике кешене тапканнар. Ә сез үзегезне күзәткәннәрен сизәсезме?

3-1

Хафиз Миргалимов, Дәүләт Советы депутаты:

 
– Четерекле мәсьәлә бу. Юлда камералар куйгач, кагыйдә бозучылар азаймады, штрафлар саны артты. Участок полициясе хезмәт­кәре һәр йортта йөреп бетерә алмый. Камералар аларның эшен җиңеләйтә, җинаятьләрнең 30-40 процентын ачыкларга ярдәм итә. Безнең  подъездда  камера куюны хуплаучылар да, риза булмаучылар да бар. Кемдер аны, фатир эчен­­дәге хәлләрне карап тору белән бер бит, ди.

Илһам Гайнетдинов, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:


– Камералар кую ул – безнең ирекне чикләү түгел. Киресенчә  яклау, саклау өчен куела. Район үзәкләрендә “Имин шә­һәр” дигән программа буенча камералар куелды. Кешеләрнең тынычлыгы өчен генә түгел, күп кенә җинаять­ләрне дә ачыкларга ярдәм итәләр. Алар ярдәмендә урланган машиналарны табып булды. Федераль законда  күзәтү куелырга ярамаган урыннар бар. Әйтик, спорт залының чишенү-киенү бүлмәлә­рендә... Юллардагы иминлек тә кү­зәтү артуга бәйле.  Күзәтү куеп кына бетерә алмаслар,  кешеләр бер-берсенә битараф булмасын иде.  Техника – бер хәл, халыкның уяулыгы да мөһим әле.  Тик шул ягы да бар: начарлык эшлим ди­гән кешене бернинди камера да куркытмый. Аллаһы Тәгалә күреп тора дип, гел яхшылык кына эш­ләмиләр бит. Камера  белән шул ук хәл инде.

Вячеслав Митрофанов, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, музыкант:


– Ышанырлык хәл түгел, әмма нәкъ урамда урнаштырылган ви­део­камера ярдәмендә үземә кагылышлы бер җинаятьне ачыкладылар. Шәһәрнең бер тыныч кына урамында машинамны калдырдым да үз йомышларым белән киттем. Килсәм, машинаны яхшы гына ук сыдырып киткәннәр. Нишләргә, кая барырга, мөлкәткә зыян ки­терүчене ничек табарга? Бә­хе­темә, әлеге урамда видеокамералар урнаштырылган икән. Шулар­ның язмалары аша сыдырган ма­шинаның номерын  һәм  хуҗасын таптык. Ава­рия урыныннан качканы өчен, тиешле җәзасын да алды әле.

Ирек хәзрәт Җиһаншин, Татарстан Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе:


– Камералар күп, аны белеп торабыз. Әйе, күзәтәләрдер кебек, әмма миңа аннан бер зыян да юк. Беренче чиратта, бөтен нәрсәнең дә уңай ягын карарга кирәк. Ка­ме­раларның булуы,  ишегалларын, подъездларны  чиста тотарга яр­дәм итә. Элек калдык-постыкларны кая туры килде, шунда ташлыйлар, язып, буяп диварларны пычраталар иде. Хәзер чүп ташлаучылар кимеде, “ирекле рәссамнар” юкка чыкты кебек. Күзәтү камерасы балаларыбыз өчен күз-колак ролен дә үти. Күбебез көндез өйдә түгел, улларыбыз, кызларыбыз ябык фатирларга кайтып керә.  Хокук сагында торучылар җинаятьчеләрне ачыклауда һәм иминлек саклауда шулай ук камералардан файдалана. Мондый очраклар  көннән-көн арта.   

Резеда Фәсхетдинова, тәрбияче:


– Төркемдә камера куйсалар, бер дә риза булмас идем. 35 ел эшләгән тәрбияченең хезмәтенә ышанмау кебек булыр иде бу. Әти-әниләр хәзер гаеп табарга  гына тора бит. Бала егылмыйча да тормый. Үз эшемне яратып башкарам. Ишек төбендә камералар урнаштырылган, каравылчы шуннан карап тора. Яшәгән йортыбызда юк. Нигә кирәк ул? Без бит болай да бер-беребезне күреп, ишетеп торабыз.

Фәнис Җиһанша, Камал театры артисты:


– Мине бүген югарыдан күзәтеп торган түгел, тамашачы кулындагы “камера”лар борчый. Артист халкын кая барма, тизрәк телефонга төшерергә генә торалар. Уңайсыз хәлдә калуың да бар. Без яшәгән йортта андый җиһаз урнаштырылмаган, куйсалар яхшы булыр иде. Аллаһ күзәтүе астында яшим. Кү­зәтү җайланмаларының файдасы зур. Ул бәхәсле очракларны, дө­реслекне ачыкларга булыша. Кеше шүрләп, начар гамәл кылмыйча кала. Вандализм очракларын  фаш итү өчен,  аларны зиратларга куюны теләр идем.

Айдар Шәймәрданов, продюсер:


– Күзәткәннәрен күрәм-сизәм, әмма миңа зыяны юк. Киресенчә, үземне якланган кеше итеп хис итәм, гаиләм, бар булган мөлкәтем өчен дә тыныч. Видеокамералар ур­наштыру иминлек өчен бик ки­рәкле проект дип саныйм. “Имин шәһәр” видеокамераларының җи­наятьләрне, күп очракта  фатир басуларны булдырмауда ярдәм ит­кәннәрен ишетеп беләм. Җинаять кылынганда, аларны ачыклау вакыты бермә-бер кими.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 19, 08.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!