ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 156, 21.10.2017/

Без белмәгән Зилә

 

Татарстанда Зилә Вәлиеваны белмәсә, соңгы елларда тәпи киткән балалар гына белмидер. Аны һәркайда таныйлар, үз итәләр. Республикабызда хәлиткеч вакыйгалар барган туксанынчы еллардан башлап, Дәүләт Советы, хөкүмәт җитәкчелегендә, ике министрлык дилбегәсен тарткан шәхес ул. Җитмәсә, хатын-кыз буларак та, мәдәният һәм матбугат белгече буларак та, Зилә ханым рухи тормышка бәйле эшләрне җан җылысы белән алып барды.

6-1

Бер нәрсә дә мәңгегә бирелми, һәр эшнең ахыры була. Ике дистә ел дәвамында дәүләт манарасы гөмбәзендә торып эшләгән бу ханым, биш-алты ел элек хөкүмәт вазыйфаларыннан ”лаеклы ялга” чыгып, ”тыныч урынга” – ”Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры вазыйфасына күченде. Ул акрын гына күләгәгә китәргә, замана белән өскә күтәрелгән яңа шәхесләр гади журналистлыктан үсеп, дәүләт эшен җи­гелеп тарткан Зиләне оныттырырга тиеш иде кебек. Әмма Казан кирмәненә ”хуҗалык” эшенә күчкән Зилә һаман да һәркемдә кызыксыну, хөрмәт уятучы Зилә Вәлиева булып кала бирә. Моның сәбәпләре күптер. Мин Зиләне ил белән бергә республикадагы үзгәртеп коруларның бер героинясы иткән берничә сыйфатны гына тәфсирләп үтәсем килә.

 
Шәһәрнең һәм республика­бызның йөрәге булган бу таш­кирмәнгә мин дә әледән-әле кил­гәләп торам. Монда елдан-ел арта барган музейлар, гел яңа­рып торган сәнгать күргәзмәлә­рен карап чыгу өчен генә түгел. Узган га­сырның без мәктәптә укып йөргән алтмышынчы-җит­мешенче елларында гына түгел, моннан егерме еллап элек тә монда бик тыныч иде әле. Кремльдә музей күрү һәм ниндидер тамашалар кылуны башка да китереп булмады. Ә хәзер монда елның һәм көннең теләсә кайсы вакытында яшен-картын чакырып торырлык чаралар үтә, өер-өер йөргән туристлар ташкыны тукталмый. Шул төркемнәрне карап торырга яратам. Кемнәр соң алар, нинди магнит аларны тартып китерә? Россиянекеләр генә түгел, дөнья сәфәрчеләрендә дә Татарстан, Казан, аның Кремле белән кызыксыну көчле. Үзгәр­теп кору, суверенитет, Казан кирмәненең дөнья мирасы итеп ЮНЕСКО исем­легенә кертелүе, республика­ның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең, бүгенге Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның һәм халкыбыз­ның Татарстан данын зур халыкара дәрәҗәгә күтә­рүе халкы­бызның тарихи таш яд­кәрен тагы да кадерлерәк, мәгънә­лерәк урын­га әйләндерде. Ул һәй­кәлне саклау, яшәтү өчен җаваплы кеше шул ук Вәлиева булу табигый хәл буларак кабул ителә. Соңгы чорда кирмән үзе яңару белән бергә, аның тарихи һәм иҗ­ти­магый эчтәлеге дә тирәнәйде. Зилә эшләгән һәр җирдә шулай була!

”Мәдәният Тэтчеры...”

Артист Рамил Төхвәтуллин­ның бер интервьюсында Зилә Вәлиева­ны – ”татар мәдәнияте­нең Маргарет Тэтчеры” дип атавында хаклык зур. Аңа зур вәкаләтләр бирелде, мөһим проектлар күтәрергә рөх­сәт ителде. ”Әкият” балалар театры бинасы өчен, башын ташка ора-ора, матур һәм затлы проект сайлауга, зур акча тотуга илбашын һәм хөкүмәт җитәкчесен күндерә алды Зилә. Ул культура министры, вице-премьер булган чорда Татарстанны, Казанны Идел буе­ның мә­дә­ни мәркәзе итәрлек андый эш­ләр байтак булды. Кәрим Тинчурин театры бинасын борынгы хәленә китереп төзәттерү дисеңме, чит илләрдә Россияне тәкъдим итәр­лек камера хорын аякка бастырумы, әллә мөселман кино фестивале – ”Алтын мөн­бәр”не тудырумы – һәрберсе бу шәхеснең исемен озак елларга истә тотарлык саллы эшләр.

 
Республика мәдәни тормышы өчен җавап бирүче шәхескә Илбашы кушкан, югарыда имзаланган карарларны тормышка ашырыр өчен даими рәвештә Мәскәүне ”яуларга” туры килә. Республика өчен мөһим документка ”аяк куяр” өчен калын ишекләрне шакырга, затлы кабинетларга үтеп керергә кирәк. Федераль программаларга тер­кәл­­гән проектларга акча алу, техник мәсьәләләрне хәл итү респуб­ли­каның үз мәшәкате булып кала. Татарстан вәкиле буларак, Зилә­нең, Мәскәүдә бергә укыган һәм укымаган дусларын табып, максатка ирешә алуына мисаллар бихисап. Бер тапкыр ”Яңа Гасыр” телеканалы турында сүз кузгалгач, Зи­лә ханым, кызык кына итеп, аның өчен Мәскәүдән ешлык яулап алып кайтканын сөйләп алган иде.

 
– Мин ул вакытта Россиянең радио-телевидение өчен ешлык­лар бүлү буенча конкурс ко­мис­сиясендә Татарстан Хөкүмәте әгъ­засы буларак катнаша идем. Ә Андрей Григорьев, ”Эфир” хуҗасы, анда бәйсез телевиде­ние­дән сайланды. Минтимер Шәрипович, шу­ңа исәп тотып: ”Дулкын алмыйча кайтмыйсыз”, – дигән наказ бе­лән Мәскәүгә озатып калды. Мондый очракта бурычны үтәмичә булмавын аңлап, ешлык комиссиясе эшли торган бина урнашкан Пушкин мәйданында  елардай булып  басып торам. Чөнки эшне комиссия әгъзалары белән алдан сөйлә­шеп, дус-ишләр аша хәл итеп куя торган замана түгел. Ни эш­ләргә? Тирән борчылып, матбугат министры урынбасары Романченко янына барып кердем. ”Нәрсә булды?” – ди ул. ”Зинһар, комиссия әгъза­ла­рын­нан өч-дүртен генә бул­са да Татарстан файдасына борыйк инде, – дип ялынам. Сораучы-үтенү­челәр күп булуын беләм. Тик миңа  ешлыксыз  Казанга юл ябык...”


”Кунакханәгә кайт та тынычлап йокла. Иртәгә иртәрәк кил”, – ди ул, елмаеп. Иртүк Матбугат министр­лыгының конкурс ко­мис­сиясенә ки­леп керсәм, Мөс­лим Магомаев белән Тамара Синявская утырып торалар. Кемнәр өчендер радиодулкын сораганда яклаучы булып кил­гәннәр. Алар бит мәшһүрләр! Мәс­кәүдә яшиләр, дуслары күп. Ә без...


Йөрәгем табан астына төшеп киткәндәй булды. Алай да халык артистларына дулкын эләкмәде. Ә безгә, Татарстанга бирделәр! Илшат Әминов ”ТНВ”ның концепциясен чатнатып аңлатты, без дә Андрей белән бу каналның кирәкле­ген исбатладык. Конкурс комиссиясе эшендә Эдуард Сагалаев, Владимир Познер, Даниил Дондурей кебек, демократик рухтагы, зыялы кешеләр катнаша иде. Шуңа күрә ул чакта матбугат һәм элемтә министрларын безнең якка аударып, иярченле телевидение өчен ешлык алу тиз хәл ителде. Хәзер инде ”ТНВ” – бөтен дөньяга билгеле канал, ул унбиш еллык юбилеен үт­кәрә.

Кырык елдан соң...

Зилә моны мәзәк итеп сөйлә­д­е. Хатын-кыз бала тапканда кырык кылы өзелә, диләр. Мин уйлап куйдым, ирләр чишә алмастай дәүләт мәсьәләсен хәл иткәндә хатын-кызның кырык беренче кылы да өзелә торгандыр. Эшнең һәрбер­сен йөрәк аша үткәргән кеше башкаларны да бимазалый, үзенә дә тынгылык бирми. Матбугатта бер­гә эшләгән чорга аркаланып, ”Кремль сакчысы”ның (аны эчем­нән генә шулай дип йөртәм) музейлар тирә­сен­дәге эш бүл­мәсенә юл уңаеннан гына кагыла торган яман гадәтем бар.


Шулай бер тапкыр килеп кер­сәм, Зиләм сыгылган лимон кебек, хәлсезләнеп утыра. Нәрсә булды икән, дисәм, ул яңа гына хан сөяк­ләре язмышын хәл итәргә тиешле комиссия утырышыннан чыккан икән. Анда моннан кырык еллар элек профессор Альфред Халиков җитәк­челегендәге археологлар тарафыннан Кремль биләмәләрен­дәге хан төрбәләре һәм анда кеше сөякләре табылган иде. Бе­р­ничә ел дәвамында аларны фән­ни яктан тикшерә торгач, төр­бәләрдә Ка­зан­ның ике ханы ятканы ачыкланды. Аларны җирләү мәсьәләсе бә­хәссез үтмәде. Ни әйтсәң дә, муллалар белән тарих­чы-галимнәрне уртак фикергә китерү шактый кыен гамәл..


Зилә Вәлиевада әбисеннән күч­кән сабырлык бар. Бу юлы да, чәч­рәп төшмәгән, әмма эчтән янып-көюе йөзенә иңгән чагын күрдем аның. Хәлне җиңеләй­тергә тырышып, сүзне уенга борам. ”Син – җит­меш    ел чиркәүдә сабыйлар­ның күңелен күргән курчак театрын иске храмнан чыгару кирәк­леген дә­лилләп, кырык ел пеше­релгән сүз боткасын зиннәтле бинага әйлән­дер­гән кеше. Алтын урталыкны саклап, бусын да ерып чыгарсың”, – дигән идем, ул көлеп җибәрде. ”Кара әле, монысын хәл итү дә кырык елга сузылган икән.

 

Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәме белән чишелмәслек төен­нәр чишелде. Хәзер Сөембикә манарасы каршында пыяла калпак астына урнаштырылган дүрт төр­бәнең ике­сендә – ике хан, ә калган икесендә хан туганнары ”кү­мел­гәнлеген” экскурсия алып баручылар һәр туристка аңлатып бирә. Бу – дөнь­яның төрле кыйтгаларыннан кил­гән мосафирлар күңеленә татар­ларның борынгы заманнардан ук дәүләтле халык булуын сең­дереп куярлык фал. Зилә үзе исә:


– Аллага шөкер, монда да килешеп, бергә ерып чыктык. Алайса, Кол Шәриф мәчете тирәсендә күренүгә, дус бабайлар һәм әби­ләр: ”Кайчан ул затлы мәрхүмнәр­нең җанын тынычландырасыз?” – дигән борчу белән теңкәгә тиеп бетәләр иде, – дип куана.

Һәркемнең үз сабагы

Әбиләр белән риасыз дуслыкка ирешкән кебек үк, Татарстанга кунакка килгән илче, дәүләт эшлеклесе, дипломат кебек күренекле рәсми затлар, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский, актриса Катрин Денёв кебек мәш­һүр сәнгать әһелләре белән элем­тә­ләрне дә дуслык дәрә­җә­сенә җит­керә белә Зилә Вәлиева. Монысы, бәлкем, гомерләрен заводта үт­кәр­гән эшчеләр гаилә­сен­дә үсеп, хакимият баскычла­рының югарысына күтәрелү маһирлы­гына ия булган белемле, мөлаем, зирәк шәхес өчен табигый хәлдер. Ә менә аның элекке хезмәттәшләре – гади журналистлар белән тигезлекне саклый белүе, күршеләр, хәтта юлда очрашып танышканнар белән ахирәтләргә әйләнеп китүе, гаҗәп­ләндерүдән битәр, сокландыра. Үзе­нә шул хакта әйтсәң, ул:


– Минем тормыш юлымда өй­рәнерлек, сабак алырлык кеше­ләр гел очрап торды. Мин сәясәт­тә, миңа тапшырылган дәүләт вазыйфаларын үтәүдә үземнең укытучыларым дип санаган Минтимер Шә­рипович, Рөстәм Нургалиевич кебек шәхесләр турында гына әйт­мим әле. Дәүләт эшендә Фәрит Хәй­руллович Мөхәммәт­шин белән эшләп ”чирканчык алу”ны да, Югары Советның элекке җаваплы сәр­катибе Дания Сәлиховна Дәүләт­шинадан сабаклар алуны да күздә тотам, – ди дә, бераз уйлангач, өс­тәп куя. – Әмма күңелдә гади танышлыклар һәм хәтәр язмышлар калдырган эзләр дә җитәрлек. Кайчак кешеләрне хәтта бәла да дуслаштыра.


Очраклы очрашудан гомердә онытылмаслык иптәшлеккә әй­ләнгән бер язмыш турында ул сөй­ләгәннәрне үзем дә, ни сәбәптер, кайта-кайта искә тө­шерәм.


– Уфада чыга торган яшьләр газетасында эшләп йөргән чак. Яшүс­мерләргә әйдәман булып, Кара диңгез буена барырга тиеш идем. ”Каршы килмәсәң, сиңа бер авыру кызны да ияртәбез. Үз ку­пеңа алыр­сың”, – диделәр. Татар кызы бул­са да ул, шул замандагы гадәт буенча, үзен Соня дип таныштырды. Үлем чире ябышкан бу чибәр кызның яшәү өчен теш-тырнагы белән көрәшүе, поэзиягә, ша­гыйрь­ләргә гашыйклыгы мине әсир итте. Ул, авыру аркасында, Казан университетында укып йөргән җирдән гаиләдән аерылган әтисе янына Ленинградка күчеп китәргә мәҗбүр булган. Чире көчәеп, хас­таханәдә яткан чакта студент кыз­ның тәрәзә төбенә чәчәкләр китереп сала торган бер яшь шагыйрь турында хисләнеп сөйли иде. Әй­терсең, бөредән ачылмаган шул мәхәббәт аңа яшәү көче бирә. Соня минем тормышка карашыма төзәт­мә керткән беренче кеше булды: һәр бирмеш көн­нең кадерен белеп яшәргә!


Без дуслаштык. Гел генә очраша идек. Аның өчен, дарулар гына түгел, төрле кирәк-ярак юнәтеп, Ленинградка җибәрергә туры килде. Бер заман мин каникулга кайткач, Уфа хастаханә­сендә бер тәгам ризык йота алмый интегеп яткан Соняга, кремлы чәчәкләрне кисеп ашату өчен, бисквит торты ташыдым. ”Мине ач үлемнән йолып калдың син, Зилә”, – дигәне истә. Үз чиреннән генә коткарып кала алмадык.


Тетрәндерде бу дуслыкка туг­рылык тарихы. Үкенечле үлем бе­лән тәмамланган өчен генә түгел. Зиләнең шуннан тормыш, хезмәт юлындагы каршылыклар белән акыллы көрәшеп яшәргә этәргеч ала белгәне өчен дә.
Зилә ханымның хәтер сандыгында беркайда беркемгә сөй­лә­мәгән тарихлар, тирән фикер­ләр, гыйбрәтле вакыйгалар да бихисап. Фоторәсемнәр архивында дөнья­кү­ләм вакыйгалар, заман­ның мәш­һүр затлары чагыла. Ха­тирәләр китабы яки фильм чы­гар­саң, сенсация булыр иде, дигән фикергә Зилә ханым битараф. Ул хәтта кайбер дуслары әзерләгән кулъязмаларны да кешегә күрсәт­терми. Аңа рек­лама да, дәрәҗә дә кирәкми кебек. Эшкә зыян кил­мәсен.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 151, 13.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112