ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 156, 21.10.2017/

Көрәк булса, дару кирәкми

 

Ир кеше агач утыртырга, ул үстерергә һәм йорт салырга тиеш. Безнең халыкта әнә шундый гыйбарә бар. Баланы Ходай бирә, йорт салыр өчен фәлән кадәр акча кирәк, ә агач утырту – һәркемнең кулыннан килә торган эш. Татарстанда ел саен 4 мең гектар җиргә агач утыртырга җыеналар. Әмма бу гына җитми икән.

5-1
Хәзер мин – Татарстанныкы

Иван Манелов Казанның Царицыно бистәсендә гомер итә. 92 яшьлек бабай улы сатып алып биргән кишәрлектә 100 төптән артык агач утырткан. Шул рәвешле табигатьне сакларга, кешеләргә матурлык бүләк итәргә хыяллана. Грузиядә дөньяга килгән ул. Татарстанга башта балалары, аннары үзләре күченгән. Әле Грузиядә яшәгәндә үк чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә башлый Иван Манелов. Иң элек бакчасына Мәскәүдән орлыклар кайтартып, хуш ис тарата торган сортлар утырта. Бу шөгылен Татарстанга кайткач та дәвам итә. “Башта улым бер бүлмә юнәткән иде. Мин бит җир эшеннән башка тора белмим. Бирегә күченгәч, рәхәтләнеп агачлар үстерә башладым. Безнең йорт янәшәсендә ташландык җир бар иде. Улым шуны сатып алып бирде. Әмма керерлек тә, чыгарлык та түгел. Бу урында элек янгын булган икән. Чүпкә баткан. Шунда бер тракторчы чакырттык. Шушы мәйданны чистартып, казып бирегезче, дим. Ә ул: “Син нәрсә, бабай? Тракторым ватыла бит монда”, – диде дә китеп барды. Үз кулларым белән җыеш­тырып чыктым да, агач утырта башладым”, – дип сөйли бабай.


Бакчада сырганак,  ирга, шомырт, балан, миләш, кара миләш, аю баланы, каен, усак, өрәңге, чыршы, карагай, нарат, имән үсеп утыра. Быел манжур, әстерхан, арахис чикләвекләре уңышны мул биргән. Икенче елга тырыш хуҗа кара җиләк агачын утыртырга исәпли. “Бакчада слива, груша, карлыганнар, алмагачлар үсә. Узып баручылар да җыя, бала-чага да сыйлана. Миңа рәхмәт әйтсәләр, шул җитә. Мин бу матурлыкны кешеләр өчен эшлим. Бу эшне табигатьне яратканга алындым. Агач утыртуның бер сере дә юк – яратып, елмаеп эшләсәң, аннары су сибеп, иркәләп, сөеп, матур сүзләр әйтеп торсаң, гөрләп үсә, – ди бабай. – Бу бакча сихәт тә бирә.  Йоклап та ятмыйм. Җәен иртәнге дүрттә торып, бакчама чыгам. Көрәгем тотам – дару шул була инде. Үз гомеремдә бер төймә дару да эчкән кеше түгел мин. Табибларга да барганым юк. Җир казу чирләрне оныттыра икән. Кешеләр эшемне күреп сөен­гәч, күңелемә рәхәт. 


Бакчасы тирәсенә тротуар ясатырга хыялланган ул. Хыялы тормышка ашкан, әле балалар мәй­дан­чыгы да ясатканнар. Инде хәзер урман паркы ясау теләге бе­лән янып йөри. “Шуларны эшләсәм, китсәм дә була. Ничә яшькә кадәр яшәр­менме? Белмим. Анысын Алла­һы Тәгалә белә. Әмма утырткан агач­ларның җимеш биргәнен көтәсе иде”, – ди ул. Хәер, агачлар белән мәш килүдән тыш бабайның тагын бер шөгыле барлыкка килгән. Туган теле булган грекча һәм татарча сөйләшергә өйрәнә башлаган. “Татарстанда яшәгәч, ничек инде татар телен белмәскә кирәк. Бик матур тел икән”, – ди ул.

Урман артырмы?

Әмма бер Иван бабай гына Татарстанны урман белән тутыра алмый. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңарту һәм торгызу бүлеге җи­тәкчесе Тимур Галиев әйтүенчә, кешеләр уңайлы шартларда яшә­сен өчен республикада урманнар барлык мәйданның 25 процентын тәшкил итәргә тиеш. Бездә бу күрсәткеч 17,5 процент кына. “Ел саен 4 мең гектар җиргә агач утыртуны максат итеп куйдык. Күбрәк булса да комачау итми. Әле ел саен 65 мең гектарда агач утыртсак та, без ун ел эчендә  650 мең гектарга җитәчәкбез. Бу – Татарстанның урман мәйданын 1 процентка арттырачакбыз дигән сүз”, – ди ул.


1 октябрьдән исә “Урман амнистиясе” гамәлгә керде. Ул нәрсәгә китерәме? Әгәр 2016 елның 1 гыйнварына кадәр урман фонды җир­ләре бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) кертелгән һәм ул җирдә инде бина салынган булса, кишәрлек урман фонды булудан туктый һәм торак фондлар категориясендәге җиргә әйләнә. Кыскасы, кем йорт салып өлгергән, шул инде җирнең хуҗасына әйләнә. Кем йорт салып өлгермәгән – җир аннан тартып алына. “Амнистия нәтиҗәсендә Шәһәр яны урман хуҗалыгына кергән җирләр кимеячәк. Бу җир­ләр­нең хуҗаларын ачыклыйбыз. Яшел Үзән, Саба, Нурлат урман ху­җалыклары да 0,5 процентка ки­мергә мөмкин. Әлегә нәрсә буласын төгәл генә фаразлап булмый. Без моны хокук саклау органнары белән бергәләп хәл итәбез”, – ди Татарстан урман хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Әмир Бәдретдинов. Шунысы кызык, урманчылар республикада күп­ме агач барлыгын төгәл генә әй­тә алмый. Әмир Бәдретдинов әй­түенчә, озакламый агачларның исә­­­бен алырга җыеналар. Төгәл саннар шуннан соң гына билгеле булачак.


Һәр теләгән кеше агач утырта аламы соң? “Үз кишәрлеге икән, әлбәттә, утырта ала. Акцияләр вакытында да без шәһәрдәге урыннарны – башкарма комитет җи­тәкчеләре, урмандагы җир­ләрне урманчылар белән килештереп эшлибез. Рөхсәтсез агач  утырту ярамый. Авылларда да агач утырту һәм кисү өчен җирле үзидарәнең рөхсәте кирәк. Хәтта бакчаңдагы каен, имән төсле агачларны да үз белдегең белән кисеп булмый”, – ди Тимур Галиев. Безнең якларда нарат, чыршы, карагай, юкә, каен, имән, усак әйбәт үсә икән. “Агачны күбрәк яз көне утыртабыз. Көз көне узган акцияләрдә исә әнә шуларны тикшереп чыгабыз. Корыган икән, яңасына алмаштырабыз. Агачларны урамда 5 градус салкын булганчы утыртырга ярый”, – ди ул.


Кисеп аударуы гына – бер минутлык эш, ә агачның үсәсен озак көтәсе. “Урман атналыгы-2017” акциясендә 20 меңнән артык кеше катнашып, 800 мең данә агач утыртылды. Әле бит һәр утырткан агач үсеп китә дигән сүз түгел. Әйтик, бер чыршы 40 метрга җитсен өчен 60 ел вакыт кирәк. Димәк, уңайлы мохиттә яшәр өчен тагын күп еллар көтәргә, ул үстермәсәң дә, йорт салмасаң да, агачны барыбер утыртырга кирәк булачак!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 152, 13.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112