ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 156, 21.10.2017/

//

Йорт хайваннарын теркәргә кирәкме?

 

Россиядә эт һәм мәчеләрне терки башларга мөмкиннәр. Россия Дәүләт Думасының экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты шундый тәкъдим белән чыккан. Йорт хайваннарын теркәү түләүле булыр, дип фаразлана. Проект авторлары әлеге закон ярдәмендә кайчандыр җан дуслары булган эт-мәчеләрне ташлап киткән, алардан баш тарткан намуссыз хуҗаларны фаш итәргә җыена. “Йорт хайваннарын терки башласалар, эт яки мәче милек яки кеше сәламәтлегенә зыян китергән очракта, хуҗа кеше җаваплылыктан качып котыла алмаячак”, – ди комитет рәисе урынбасары Владимир Панов. Ә сез йорт хайваннарын теркәүгә ризамы?

3-1

Валерия ПРОШИНА, Казандагы “Надежда” хуҗасыз йорт хайваннарына ярдәм хәрәкәте активисты:

 
– Безнең илдә хайваннарның хокукларын яклый торган закон­нарның эшләячәгенә ышанмыйм. Дүрт аяклы җан ияләренә карата булган салкын мөнәсәбәт белән көн дә очрашып торган кеше буларак әйтәм: бу бөтенләй мөмкин хәл түгел. Йорт хайваннарын чиплаштырып, терки башласалар, яхшы булыр иде, билгеле. Моның өчен күп дигәндә 600 сум акча түләргә туры килер. Тик мәсьәләнең икенче ягы да бар. Дәүләт йорт хайваннарын тер­кәү­не ничек контрольдә тотарга җыена икән? Әйтик, шул ук Казанда күпме йорт хайваны барлыгын ничек тикшермәкче булалар? Һәр хуҗаны дүрт аяклы дустын теркәргә мәҗбүр итә алырлармы? Бу закон кертелгәч, урамнарда әрле-бирле йөргән хуҗасыз этләр саны кимиячәгенә дә ышанмыйм. Эт яки мәчесен урамга куып чыгарган хуҗага нинди җәза бирелер? Штраф салырлармы? Алай була калса, бу акча кая китәр? Күргәнегезчә, җавапларга караганда, сораулар күбрәк.

Илсур МОРТАЗА, Буа сатира театры артисты:

 
– Мин хайваннарны бик яратам. Бигрәк тә этләрне. Тик аларны өйдә асрарга мөмкинлегем юк. Ник дигәндә, өйдә еш булмыйбыз. Аннары йортта хайван тоту – зур җаваплылык. Аны тие­шенчә тәрбиялисе бар бит. Дө­рес, туйгач, йорт хайваннарын урамга чыгарып ташлаучылар шактый. Шул күзлектән караганда, йорт хайваннарын теркәргә ки­рәктер дә, бәлки. Тик бу эш тү­ләүле булырга тиеш түгел. Икен­че яктан, намуссыз кеше­ләрне аның белән генә җиңеп булырмы икән? Берәү икенчене кешегә санамаган заманда моны күз алдына китерүе бик кыен. Депутатлар иң элек кешеләрнең мәнфәгатен яхшырак кайгыртсын иде. Аннан соң, бәлки, кешеләр дә хайваннарга мәрхәмәтлерәк булырлар иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты:

 
– Дөресен генә әйткәндә, мин эт-мәчеләргә караганда, ата-анасы чүплеккә ташлап киткән балаларны кызганам. Депутатлар мондый юк-бар тәкъдимнәр керткәнче, иң элек кешелек дөнья­сында тәртип урнаштырсын иде. Ата-анасы ташлап кит­кән сабыйларны балалар йортына озатып кына котылмасыннар. Нарасыйның әти-әнисен табып, аларны үз баласын тәрбияләргә мәҗбүр итәрлек чаралар тапсыннар иде. Йорт хайваннарына килгәндә, без үзебез өйдә мәче баласы асрыйбыз. Бер ветеринария клиникасына тик­шертергә алып барган идек, шунда исәпкә куйдылар. Хәзер даими рәвештә шалтыратып, мәчебезнең хәлен белеп торалар. Якын арада аны авылга кайтарып куярга җыена­быз.

Гөлзия ЗАҺИДУЛЛИНА, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы 14 нче гимназиядә инглиз теле укытучысы:

 
– Халык эт-мәчеләр белән ни генә кыланмый бит хәзер. Бәлки аларны, дөрестән дә, йорт хайваннарын теркәү ярдәмендә акылга утыртып булыр? Безнең үзебезнең йорт хайваннары юк, чөнки фатир шартларында аларны тиешенчә тәрбияләп булмый. Үз йортыбыз белән торсак, эт булса да асрар идек.

Азат ХӨСӘЕНОВ, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:

 
– Эт-мәчеләрне теркәүне кирәк дип саныйм. Йорт хайваны махсус реестрга кертелгәч, нинди генә очракта да аның хуҗасын таба алачаклар. Болай була калса, бәлки, дөрестән дә, урамнарда хуҗасыз этләр саны кимер. Алардан зыян күрүчеләр саны да азрак булыр иде. Безнең өйдә инде күптәннән шиншилла яши. Ул тулысынча кызым Лилия карамагында. Аны теркәсәләр дә, каршы килмәс идем.

 

“ВТ“ кайнар линиясе

 

Сорау юллаучылар игътибарына! “ВТ“ кайнар линиясе көн саен бик күп шалтыратулар кабул итә. Үзегезне борчыган сорауларны 8(843) 222-09-67, 222-09-70 һәм 89872076910 телефон номерларына шалтыратып юллый аласыз. Телефон аша гына җиткереп булмаган очракта Казан шәһәре, Академия урамы, 2 нче йорт яки info@­vatantat.ru электрон адре­сына аңлаешлы итеп хат язып салыгыз.

 

Баланы бакчага ник кертмиләр?

 

Оныкларым балалар бакчасына йөри. Сентябрь аенда бакчага түләнмичә калган. Хәзер оныклар минем белән өйдә утыра. Бурычны түләмәсәң, бакчага килмәгез, дигәннәр. Мәсьәләне хәл итәргә булышыгыз әле.

 
Фәнил абыегыз

 

Газета укучыбыз әнә шундый гозер бе­лән шалтыратты. Балалар бакчасы белән элем­тә­гә кереп, егерме минут вакыт узуга укучыбыз кабат шалтыратты. “Прокуратурага барыйммы икән әллә дип утыра идем. Ярый әле шалтыраткансыз. Өйгә килеп, гафу үтенделәр. Без сезгә бик рәхмәтле. Балалар ир­тәгә бакчага бара”, – диде ул. Бераздан бакча җитәк­челеге дә безнең белән элемтәгә керде. “Тү­ләү буенча гаиләдә аңла­шыл­маучанлык килеп чыккан. Балаларның әти-әни­лә­реннән безгә карата бер­нинди дәгъвасы да юк. Сабыйлар иртәгә үк бакчага килә ала. Аларны беркем дә кумады”, – диде ул.

 

Стипендия тиешме?

 

Улым колледжда укый. Без аз керемле гаилә булып саналабыз. Укыган җирендә аңа стипендия түләнә дигән язу биргәннәр. Ул бит аны өч ай гына алды. Гел түләнгәч, башка акчаларын кем алган?

 
Рәис Ханов
(уку йорты исеме сезнең өчен генә)

 

Улыгызга узган ел укырга кергәч тә, өч ай дәва­мында акча түләгәннәр. Бу беренче семестрда гына шулай түләнә. Калганында яхшы билгеләргә укыса гына стипендия бирәләр. Икенче семестрда өчлегә уку сәбәпле, 2017 елда улыгызга акча түләнмәгән. Әмма ул ике тапкыр матди ярдәм алган.

 

Ничә көн алып була?

 

Балам еш авырый. Бакчага китүе генә була, әле бер чир ияртеп кайта, әле икенчесен. Улымны карар өчен яныбызда әби-бабайлар юк. Няня яллар өчен хезмәт хакым җитми. Эштәге җитәкчем, “больнич­ный”га күп йөрисең, дип сүгә. Минем кебек әниләргә күпме көн бирелә ул?

 
Рузилә. Казан

 

Бала белән “больнич­ный”­га чыгу өчен елга 60 көн бирелә. Ә 18 яше тулмаган инвалид балаларны карау өчен 120 көнгә кадәр “больничный” түлиләр. Авыр хәл­дәге (онкология белән авыручылар) баланы 15 яшькә кадәр карарга мөмкин. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы бу мәсь­әләдә яңа проект әзерли. Ул кабул ителсә, инвалид баланы 120 көн генә түгел, күпме таләп ителә, шуның кадәр карап була. Шулай ук онкология белән интегүчеләрне тәр­бия­ләү вакыты 15 яшькә кадәр түгел, 18 яшькә кадәр озайтылачак.

 

Ник дару бирмиләр?

 

Авырганда табибка барганчы, даруханәдән дару алып кына рәткә киләм. Үземә ярдәме тия торган антибиотик та бар. Шуны алып эчкәч, рәтләнеп китәм. Соңгы керүемдә рецепт сорадылар. Янәсе, хәзер табиб язуыннан башка антибиотик сатмыйлар икән.

 
Нурзия

 

Андый кагыйдә күп­тән бар инде. Россия сә­ла­мәт­лек саклау министры Вероника Скворцова да ан­ти­биотиклар куллануга бәйле зур үзгәрешләр булача­гын вәгъдә итә. Да­руханәләрдә антибиотик­лар сату җитди күзәтү ас­ты­на алыначак. Сүз уңа­еннан, микробларның антибиотикларга күнегүе Россия генә түгел, барлык илләр өчен проблемага әве­релгән. Экспертлар фике­ренчә, бу ел саен 700 мең кешенең үлеменә китерә. 2050 елда бу сан 10 миллионга җитәргә мөмкин.

 

Акча артырмы?

 

Киләсе елдан минималь хезмәт хакы арта дип ишеткән идем. Дөрес хәбәрме бу?

 
Лиана

 

2018 елда Татарстанда минималь хезмәт хакы артачак. Бу хакта Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин җиткерә. “Алдагы елда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артыр дип көтелә. Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы 7 мең 800 сумны тәшкил итә. Аны 9 мең 489 сумга кадәр күтәрү планлаштырыла”, – ди министр.

 

Туңсаң да, түлисеме?

 

Сентябрь аена коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазен алдым. Җылылык өчен әллә никадәр акча килгән. Бу дөрес хәлме? Шуны аңлатып язсагыз иде.

 
Тәскирә Ханова

 

Хәзер җылылык өчен сентябрьдән апрельгә ка­дәрге вакыт аралыгында тү­лисе. Аның каравы, җәй айларында җылылык өчен тү­ләмибез. Әгәр йортыгызда исәпләгеч бар икән, тотылган җылылыкны шуңа карап бүләләр. Ә исәпләгеч куелмаган йортларда, Татарстан Төзелеш министрлыгы приказы нигезендә норматив буенча түлиләр. Аның күлә­мен ничәнче катта яшәгәнгә, йортның кайчан төзелгә­ненә карап билгелиләр. Бу йортларда да түләү сигез айга бүленә. Сезгә үзегезгә хезмәт күрсәтә торган ида­рәче оешмага барып, хәлне аңлатырга, ачыклык кер­тер­гә кирәк.

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 151, 13.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112