ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 156, 21.10.2017/

Түрәләр акча булачак дип ышандыра

 

Татарстан парламенты депутатлары киләсе ел өчен борчыла. 11 октябрьдә Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты киләсе елга мөһим һәм һәр кешегә кагылган тармакка бюджеттан күпме акча бүлеп бирүе турында фикерләште. Бер уңайдан Россиягә чит илләрдән кайтучыларга ярдәм итә торган дәүләт программасы турында да сөйләштеләр. Татарстанга татар белгечләре кайтырмы, аларга күпме акча бүленәчәге хакында “ВТ” хәбәрчесе дә тыңлады.

2-2
Түрәләр әлегә фаразлый гына ала, әмма тотрыклылык бар дип ышандыралар. Киләсе елга бюджет нефтьнең бер баррелен – 40,8 доллар, ә АКШ валютасы 69,8 сумнан исәпләп төзелгән.  Татар­стан­ның икътисад министры урынбасары Олег Пелевин сүз­ләренчә, Россиягә карата басым, чикләүләр никадәр булмасын, үсеш бар. 2016 елда икътисад үсеше 0,2 процентны тәшкил иткән булса, 2017дә – 2 процент. Татарстандагы икътисадый активлык та арту ягында. Бу, беренче чиратта, сәнәгать белән сәү­дә тармагындагы эшчәнлеккә бәй­ле. Түрәләр алга таба фаразларга алынмый, әмма артка тәгә­рәү булмас дип ышандыра. 

 
Бераз саннарга туктасак, алар болайрак. 2018 елда уртача айлык хезмәт хакы 32 мең 897,1 сумны тәшкил итәчәк. Минималь куллану бюджеты исә 15 мең 153 сумга тиң булачак. Сәламәтлек саклау тармагына түрәләр 2018 елда 22 496,1 млн сум җитә дип саный. Моңа өстәп тагын Татарстанга федераль бюджеттан 470,7 млн сум бүле­нергә тиеш.


Комитет утырышында чит илдән Татарстанга күчеп кайтучы ватандашларыбызга ярдәм күр­сәтү программасы турында да сөй­ләштеләр.   2017-2018 елларны үз эченә алган программаны үтәр өчен Татарстан бюджеты 8,9 миллион сум акча бүләчәк. Бу хакта Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъ­мәт­җанова сөй­лә­де.  Шул рәвешле 300 кешегә ярдәм итмәкчеләр. Әлеге программада 18 яшьтән өлкәнрәк, һөнәре, эш тәҗрибәсе булган, хөкем ител­мә­гән кешеләр катнаша ала. Беренче чиратта, мә­гариф, сәла­мәтлек саклау, авыл ху­җалыгы, спорт, мәгъ­лүмати тех­ноло­гияләр белгечләре һәм әлеге юнәлеш­ләрдә белем алучы студентларга өстенлек би­ре­ләчәк. Кызганыч, министр урынбасары журналистлар бе­лән аралашырга теләмәде. Бу программа белән кызыксынып ничә кеше гариза бир­гәне дә, быел бүленгән акча ничек һәм кемгә тотылачагы да, программада татарлар катнаша аламы, юкмы, аларның торак мәсьә­ләсе ничек хәл ителәчәк, күченеп кайтучылар авылда яки шәһәрдә урнашачакмы  – бу сораулар җа­вап­сыз калды. 

 

Татарстан парламенты рәи­се урынбасары Римма Ратникова, бу программага их­тыяҗ зур, аның белән кызыксынулар күп, диде. “Кая барсак та, мин­нән, Татарстанга ничек кү­ченеп кайтырга мөмкин дип сорашалар. Казахстан, Кыргызстандагы Сабантуйларында булдым. Анда да  махсус программалар бармы, Татарстан ничек ярдәм итә ала дип сорыйлар. Бу программа булышырга мөмкин”, – диде ул.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 151, 13.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112