ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 156, 21.10.2017/

Сөттән агуланган кеше юк!

 

Хәзер Татарстанда “яшелләр”, “аклар” һәм “кызыллар” бар. Төбәктәге эшмәкәрләрнең хәленә карап, республика районнарын өчкә бүлделәр. Җирле түрәләргә эш тә артты. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов фермерларга ярдәм итәргә кушты. Ул Биектау районы башлыгы булып эшләгән елларда яшертен рәвештә сөт сатуы турында да сөйләде.

2-1
Башкалада эшмәкәрлек буенча Татарстан Президенты каршындагы совет утырышы узды. Чарада республика районнарында тәүге тапкыр эшлекле мохитне тикшерү нәтиҗәләрен дә тәкъдим иттеләр. Әлеге эшне быелның августында үткәргәннәр. Белгечләр биш меңгә якын эшмәкәрнең хәлен белешкән. “Исемлек төзүнең максаты – яхшылар һәм начарларны ачыклау гына түгел. Бездә барысы да тырышып эшли”, – дип алдан ук искәртте биз­нес-омбудсмен Тимур Ногуманов. Ничек кенә булмасын, чарада катнашучылар рейтинг башындагы һәм ахырындагы районнарны мыегына чорнап куйды. Шул исәп­тән Рөстәм Миңнеханов та.


Бизнесның торышы яхшы булган һәм тагын да үсешкә омтылган “яшел” төбәкләргә республиканың 13 районы эләккән. Беренче өч­лектә – Биектау, Теләче һәм Кукмара районнары. “Кызыл”лар бер­гә күбрәк, барлыгы 14 район. Тимур Ногуманов әйтүенчә, биредә эш­мәкәрләр үзләрен бик начар хис итә. Рейтингның ахырында Аксубай, Кама Тамагы һәм Яшел Үзән районнары урнашкан. Казан – “ак­лар” арасында. Әлеге төркемгә 18 район эләккән. Әйтүләренә караганда, биредә бизнес әллә ни үс­ми дә, ябылмый да.
Зар-шикаятьләрнең күбесе әлеге дә баягы административ киртәләргә бәйле. Бигрәк тә Казан, Чаллы, Түбән Кама кебек зур шә­һәрләргә хас проблема бу. Мәсьә­ләне хәл итү юлларын бер­гәләп эзләргә туры киләчәк. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов та әйтте. Аның фикеренчә, кече һәм урта бизнесны үстерүдә муниципаль бе­рәм­лекләр дә хәлдән килгәнне эшләргә тиеш. Тырышалар, әл­бәт­тә. Әмма бу эш бөтен урында да җайга салынмаган әле. “Бу шул исәптән безнең дә гаеп. Республика җи­тәк­челеге зур проектларны тормышка ашыруга йөз тотты, ә районнарда билгеле бер вакытка кадәр бизнесны үстерү белән җирле түрәләр шөгыльләнде”, – диде Рөстәм Миң­неханов. Нәти­җәсе күз алдында!


Президенттан торак йортлар­ның беренче катында бизнес оештырган эшмәкәрләр ярдәм сорады. Ник дисәң, аларның барысы да эшсез калырга мөмкин. Казан эшмә­кәре Камилә Җаббарова кебек. Суд карары нигезендә торак йортның беренче катында ул ачкан ателье ишегенә йозак элгәннәр инде. Казанда мондый очраклар берәү генә дә түгел. Эш шунда ки, РФ Торак кодексындагы яңа кагый­дәләр ни­гезендә, бизнес вәкилләре эшкә тотынганчы күпкатлы йортта яшәү­челәрнең барысыннан да рөхсәт алырга тиеш. “Моны берничек тә башкарып чыгып булмый. Ә безгә кая барырга? Торак йортның беренче катында ачылган дару­ханә, азык-төлек кибете, ателье булмасын, без барыбыз да халыкка мөмкин кадәр якын булган шартларда гына көн күрә алабыз. Өстен­лекле ягыбыз да шунда. Әлеге мәсьә­ләне федераль дәрә­җәдә хәл итәргә кирәк”, – диде Камилә Җаб­барова.


Президент тимерне кайнарында сукты. Ул утырыш узган залдан ук интернет аша Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутаты Алек­сандр  Сидякин белән элем­тәгә керде. “Саша, сиңа эш бар. Депутат хезмәт хакын акларга кирәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов. “Әлеге мәсьәлә уңаеннан берничә мәр­тәбә сөйләшү булды. РФ Торак кодексына үзгәрешләр кертү өчен до­кументлар әзер”, – дип хисап тотты депутат.


Татарстанда балаларга өстәмә белем бирү белән шөгыльләнүче оешмаларның 95 проценты лицензиясез эшләгәне дә ачыкланды. Кем әйтмешли, гаепсезгә – гаепле­ләр. Законны бозмаслар иде дә, белем бирү учреждениесе буларак, лицензия алу өчен тиешле таләп­ләрне үти алмыйлар. “Бездә балалар робот техникасы белән шө­гыль­ләнә. Төркемнәр зур түгел – һәркайсында ун бала. Дәресләр атнага бер тапкыр. Балалар ике сә­гать шөгыльләнә. Шуңа күрә әллә ни зур бина да кирәкмидер кебек. Әмма безгә мәктәпләр, балалар бакчалары белән бер дәрәҗәдәге таләпләр куялар. Бәдрәфләр саны гына да өчәү булырга тиеш. Төзек­ләндерү исә 1 миллион сум чамасы тәшкил итә. Зур чыгымнарны күтә­рә алмыйбыз”, – дип зарланды утырышта катнашкан эшмәкәр.


Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховны бастырды. Мини­стр­ның: “Лицензия бирүдән, гомумән дә, баш тартып булмый. Иминлек мәсьәләсе бит бу”, – дигән сүзләрен Президент бүлдерде. “Иминлек өчен оештыручылар җавап бирә. Бала биредә ике сәгатьтән дә артык шөгыльләнми бит. Әгәр бала урамда уйный икән, бәдрәф булмаса да ярый булып чыга. Малай-кызларга шөгыль таба белергә кирәк, җил куып йөрмәсеннәр. Өч бәдрәфнең ник кирәге бар? Балаларны  түгә­рәккә әти-әниләре алып килә. Сә­гать ярым – ике сәгать шөгыль­лә­нәләр дә кайтып китәләр. Әнә чит илдә сабыйлар балалар бакчасына үз ризыклары белән килә. Бу гайре табигый хәл түгел! Ә бездә әллә ниләр уйлап табалар”, – диде Рөс­тәм Миңнеханов.


Фермер Илнур Миңнуллинның – үз баш бәласе. Эшмәкәр сөт ризыгы сата. Тик сатып алучыга кадәр барып җиткәнче сират күперен узасы. Узган ел ахырыннан бирле сөт продукциясенә көн саен ветеринар белешмә алырга кирәк. Мисал өчен исәпләп тә караганнар: 25 сыер асраучы фермер көн саен өч урында сөт сату белән шөгыль­ләнсә, аңа ай саен 75 мең сумлык белешмә алырга кирәк. Иртә таң­нан лабораториягә кадәр барып җитәсе дә бар. “Ахмаклык бит бу! – диде Рөстәм Миңнеханов. – Илбашы биргән күрсәтмә бар, ул һәркем өчен бер үк. Бизнес өчен шартлар тудырырга кирәк”.
Президент үзенә бәйле бер хәлне  дә  сөйләп  күрсәтте. “Биектау районы  башлыгы булып эш­ләгәндә Казан сөт комбинаты акча түлә­мәде. Без – иң зур тәэмин итү­челәр­нең берсе. Бер бардым, ике. Түлә­мәсәгез, кибет янында сөт сата баш­лыйбыз, дидем. Шулай эш­ләдек тә. Бөтен кеше безнең сөтне сатып ала башлады. Шул вакыт Минтимер Шәймиев чакырып алды. “Ник партизанлык белән шө­гыльләнәсең? Шәһәрдә сөт сатасың икән. Аны тикшерергә кирәк”, – ди. Тик соңрак кул гына селтәде. Без сөт сата башладык. Фермаларны даими тикшереп тора идек, терлек һаман шул бер үк икәнен дә белдек. Тагын әллә ниләр уйлап чыгарырга кирәкми. Сөттән агуланган кеше юк!” – диде Рөстәм Миңнеханов. Шунда ук фермерларга сөенечле хәбәр дә җиткерделәр. Президент әйткәч, бер үк терлекне асраганда, ветеринар белешмәне айга бер тапкыр  гына  алу  тәртибен  гамәлгә кертергә  мөмкиннәр.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 151, 13.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112