ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Физкультура кемне үтерә?

 

Узган ел илдә физкультура дәресләрендә 211 укучының гомере өзелгән. Бу күңелсез саннарны Россиянең баш педагогы Ольга Васильева җиткерде. Министр фикеренчә, бәхетсезлек очрак­лары укытучыларга укучыларның сәламәтлегенә кагылышлы шәхси мәгълү­матлар җиткерел­мәвенә бәйле. Ә белгечләр моның сәбәбен мәктәптә укуның артык катлаулы булуыннан күрә.

15-1
Йөрәк түзә алмый

Яңа уку елы да фаҗигаләр бе­лән башланды. Сентябрь аенда Красноярск краеның Ачинск шәһәрендә 13 яшьлек үсмернең физкультура дәресендә йөрәге туктаган. Баланың сәламәтлеге шәптән булмаса да, аны дәрестән азат итмәгәннәр. Күптән түгел Димитровград шәһәрендә 8 нче сыйныф укучысы якты дөнья белән хушлашкан. Аның йөрәге авырткан. Бу көнне ул сыйныф­ташларының кросс йөгергәнен читтән генә күзәтеп торган. Тик укучыны балалыгы харап иткән. Үсмер тәгәрәп килгән тупны капкага тибеп кертәм дигәндә, аңын югалтып егылган. Табиблар аның гомерен саклап кала алмаган. Гадәттә, үлем очраклары озынлыкка сикергәндә, йөгергәндә, төрле күнегүләр ясаганда килеп чыга икән.


Узган ел  Азнакайда физкультура дәресендә 7 нче сыйныф укучылары таудан шуып уйнарга була. Физкультура укытучысы янә­шәдә булмый. Шул вакытта бозга егылып, бер кызның теш­ләре сына. Әти-әнигә теш табибына барырга туры килә. Кызның әнисе  бу зыян өчен 100 мең сум акча сорый. Шәһәр суды мәк­тәп­кә 21 мең 400 сум компенсация түләргә дигән карар чыгара. Про­куратура директорга, укытучыга һәм ишегалдын себерүчегә кисәтү ясый.


– Укытучы баланың нинди чир белән авырганын белергә тиеш. Ә канун табибларга шәхси мәгъ­лүматларны чит кешегә җит­­керергә рөхсәт итми. Шуңа күрә педагоглар балага нинди куркыныч янаганын белми дә кала. Мәгариф оешмаларында медицина карталары юк. Укучының шәхси мәгълүматларын яшерү­нең ахыры күңелсез төгәллә­нергә мөмкин, – ди Ольга Василь­е­­ва.
Министр фикеренчә, мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен дефектологлар мәктәбе оештырырга, укучыларны, сәламәтле­генә карап, төркемнәргә бүләргә кирәк. Узган ел Васильева атнага өч мәртәбә була торган физкультура дәресләренең берсен бию, ритмикага алыштырырга тәкъ­дим иткән иде.


Киләсе елның 1 гыйнварыннан табиблар медицина тикше­рүе нәтиҗәләрен мәктәпләргә җибәрә башлаячак. Россия Сә­ламәтлек саклау министрлыгы шундый карар кабул итәргә җыена. Дөрес, бу мәсьәләдә төр­ле фикерләр бар. Белгечләр әйтүенчә, укучы турында барлык мәгълүматны, әйтик, яшерен чире турында башка кешегә әйтер­гә кирәкми. Вәлигә сок эчәргә кирәклеген, ә Галигә йөгерергә ярамаганлыгы турында кисәтсә­ләр, шул да җиткән.

Теш табибы бүлмәсе юкка чыккан

Россия мәктәпләрендә бар­лыгы 15 миллион укучы белем ала. Норматив буенча, һәр мең укучыга бер табиб һәм 2 шәфкать туташы туры килергә тиеш. Бу – 15 мең табиб һәм 30 мең шәфкать туташы дигән сүз. Чынлыкта ничек?
– Без бер мәктәптә медицина проблемалары хакында сөйләш­тек. Директор, шкафны тартып, томалап куелган ишекне күрсәт­те. Ә анда заманча җиһазлан­ды­рылган теш дәвалау бүлмәсе урнашкан икән. Безгә җиһаз­ларны ташларга кушалар, – ди Дәүләт Думасының сәламәтлекне саклау комитеты рәисе Дмитрий Морозов. – Канун буенча, педагоглар гына түгел, медицина хезмәт­кәрләре дә авыру балага беренче ярдәм күрсәтә алмый. Аларга әти-әниләргә хәбәр итәргә һәм “ашыгыч ярдәм” чакыртырга гына рөхсәт ителә. Хәзер без беренче ярдәм күрсәтү турында закон проекты әзерлибез. Мәктәп­ләргә теш табибы бүлмәләрен кире кайтарырга кирәк. Аңла­шы­ла, табибларга мәктәптә эшләү отышлы түгел. Анда хезмәт хакы аз. Укытучы ташламалы пенсия алса, мәктәп табибына андый мөмкинлек каралмаган.


“Балаларны мәктәпкә җибәр­гәндә, Аллаһы Тәгаләдән исән-сау булуларын кат-кат сорыйм, – ди ике бала анасы Гөлгенә Гыйльманова. –  Мәктәптәге шәфкать туташына бөтенләй ышанмыйм. Ышанырлык та түгел. Бет эзләп кенә эш чыкмый. Күп кенә егылган, аягын-кулын авырттырган балаларны үземнең дә күргән бар. Барысына да табиблар ярдәме кирәк. Ә мәктәптә эш­ләүче шәфкать туташларының эш вакыты иртә бетә. Иртәнге һәм кичке якта аларны көндез шәм яндырып эзләсәң дә табып булмый. Балага ярдәм кирәк вакытта да ваемсызланып торучысы бар. Кызым кечкенә вакытта эче авыртуга зарланган. Аңа дару төймәсе тоттырып чыгарып җибәргәннәр. Эчәргә су бир­мәгәннәр. Авыртуы көчле булгач, сабый даруны шулай гына йоткан. Хәер, кайчак үзебез дә узар әле дип артык игътибар бирмибез. Әмма хәзер авырулары да башка. Суган, сарымсак ашап кына вирустан котылып булмый. Нашатырь иснәтеп, лейкопластрь ябыштырып укучыны коткарып булмый. Мәктәп­ләр­дәге шәфкать туташы кабинетларында тиешле дару, җиһазлар бармы? Алайса, мәктәптә авырып киткән баланы тизрәк кайтарып җибәрү ягын карыйлар. Бәладән баш-аяк, янәсе”.

Рейтинг артыннан куалар...

Россиянең элеккеге баш санитария табибы Геннадий Онищенко әйтүенчә, физкультура дәресләрендәге бәхетсезлек оч­ракларына Мәгариф һәм Сәла­мәтлек саклау министрлыклары арасындагы бәхәсләр китергән. Кыскасы, аңлашып эшләү җитмә­гән. “Мәктәпләрдә менә дигән ме­дицина мөмкинлекләре бар, әмма, иң мөһиме, табиблар бе­лән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителмәгән”, – ди ул. Вузларда “мәктәп табибы” дигән белгечлек кертергә тәкъдим итүчеләр дә бар.


Россия белем бирү академия­сенең яшь физиологиясе институты директоры, биология фән­нәре докторы Марьяна Безруких бүгенге СанПИН нормаларының артык катгый булуын кабул итә алмый. Балаларга билгеләнгән йөкләнеш күләме өлкән­нәр­некеннән дә артып китә. Балалар көнгә 7-8 дәрес укый, әле өстә­мәләре, түгәрәкләр бар. Өй эше, репетитор белән шөгыльләнү эшне тагын да арттыра.


– Үлемгә китергән сәбәпләр бер генә була алмый. Берен­че­дән, балаларның сәламәтлеге турында дөрес белешмә юк. Икен­чедән, укытучыларның барысы да укучыларның сәла­мәтлеген, шәхси үзенчәлекләрен белми, моңа белеме җитми. Әйтик, ангинадан соң бала ике атна буе физкультурага кермәскә тиеш. Моны исәпкә алмыйлар. Бик яхшы тренер булырга, әмма ул баланың яшь үзенчәлекләрен белмәскә мөмкин, – ди биология фәннәре докторы. – Югары сыйныфларда дәресләр көнгә  биш булырга, ә өй эше 2,5 сәгатьтән артык сузылмаска тиеш. Рейтинг артыннан куып, мәктәпләр, әти-әниләр балалар­ның сәламәтлеген бө­тенләй оныта. Организм талчыкканда теләсә нинди авыр эш фаҗигагә ките­рергә мөмкин. Баланың йокысы тую, саф һавада йөрү дә мөһим. Моннан берничә ел элек Мә­гариф министрлыгына укучылар­ның сәламәтлеген тикшерү нә­тиҗәләрен тәкъдим иткән идек. Ләкин үзгәреш сизелми.

Баш-аякны бутап йөрү генә түгел

КФУ галиме, биология фән­нәре докторы Ринат Абзалов әйтүенчә, моннан 20 ел элек физкультура дәресләрендә бер генә бала да үлмәгән. “Дәресләр югары дә­рәҗәдә үтә иде. Хәзер физкультура дәресләренең күбесен башка фән укытучылары укыта. Алар, урамга алып чыгып, балаларны туп типтерә. Укытучының хезмәт хакы бик аз. Шуңа күрә физкультурачылар башка эшкә китәргә мәҗбүр. Элек укытучылар ике­ләтә хезмәт хакы ала иде. Түгә­рәкләр кичке унга кадәр гөрләде. Хәзер сәгать икедә үк спорт залы ишекләре ябык. Физультура ул – баш-аякны бутап йөрү генә түгел, сәламәт­лекнең нигезе дә шуңа бәйле. Хәзер мәктәп тәмам­лаучыларның 90 проценты сәла­мәт түгел. Әти-әнигә бала өендә утырса, рә­хәтрәк. Урамда тәртип­сез­ләнеп йөрмиләр, янәсе. Өйдә утыргач, мускуллар үсми, хәрә­кәт юк. Әгәр хәлләр шулай барса, ил халкын фаҗигале киләчәк көтә. Балалар кызганыч. Элек алар сәла­мәт иде”, – ди галим.


Идел буе физик культура, спорт   һәм  туризм академия­сенең физик культура факультеты деканы Илнур Хурамшин бел­дер­гәнчә, физкультура укытучылары өч ел саен белемнәрен күтә­рә. “Мондый бәхетсезлек очракларында укытучыны гына гаеп­ләү дөрес түгел. Баланың сәла­мәтлеге, диагнозның дөрес куелмавы, укытучыларның нагрузканы арттырып бирүе, техник куркынычсызлык кагый­дә­ләре үтәл­мәү... Сәбәпләр күп­төрле булырга мөм­кин. Мәктәп директоры, баланың сәламәт­легенә карап, аның нинди төркемдә шө­гыль­ләнүе турында карар чыгарырга тиеш. Авыру балалар – бер, сә­ламәт булганнар икен­чесендә шөгыльләнә. Әгәр бала те­шен алдырткан яки грипп бе­лән чир­ләгән икән, бу очракта укытучы нагрузканы киметеп бирергә тиеш. Баланың авыруы турында шәфкать туташы физкультура укы­тучысына хәбәр итәргә тиеш”, – ди Илнур Хурамшин.

Балаларның хәлен беләм

Алексеевск районындагы Кыр Шонталысы мәктәбенең физ­культура укытучысы Фәнүс Ид­рисов укучыларының нинди чир белән авырганын белеп тора. “ГТО кертелгәч, укучылар ел саен район хастаханәсендә медицина тик­шерүе үтә. Анда кайсы бала­ның нинди төркемгә керәсен бил­ге­лиләр. Сәламәт­легендә про­блема­лары булганнар җи­ңел­чә күне­гүләр генә башкара, еракка йө­гертмим. Алар миңа туплар, кыршаулар, спорт җи­һазлары алып килергә булыша. Теоретик би­ремнәр эш­ләү белән мәшгуль. Рефератлар яздыртам. Аллам сакласын, без­дә андый куркыныч хәлләр булганы юк”, – ди укытучы.


Федерация Советы җитәк­чесе Валентина Матвиенко  бел­дер­гәнчә, физкультура дәреслә­рендә фаҗигаләр булырга тиеш түгел. “Әти-әниләр белән укытучылар арасында ныклы элемтә юк. Һәр бала – үзенчәлекле. Укытучы алар­ның сәламәтлеге турында белергә тиеш. Ләкин укытучылар бүген кәгазь эшенә чумган. Аларның укучы белән аралашырга, әти-әни­ләр белән очрашырга вакыты калмый. Мәктәп­ләрдә уку һәм тәрбия би­рүдә күп нәрсәне үз­гәртергә кирәк”, – ди ул.


Россия вице-премьеры Владимир Мутко да бу хәлләрнең очына чыгарга вәгъдә итә.


– Монда һәр фаҗигане анализларга кирәк. Бәхетсезлек очрагы, сәламәтлек, җәрәхәт алу дигән нәрсә бар. Әгәр бала дәрескә сәламәтлеген ныгытырга килеп, аны югалта икән – бу бик начар, – ди вице-премьер.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 154, 13.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112