ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 156, 21.10.2017/

Акча санаганны яратмый

 

Күптән түгел генә Владимир Путин Россиядәге социаль тигезсезлектә туксанынчы елларны гаепләде. “Яхшы тенденция түгел, – диде ул, байлар белән хәерчеләр арасында аерма үсүен искә алып. – Һәм ул кичә-бүген генә пәйда булмады, ул совет системасын сүтеп, базар мөнәсәбәтләренә күчкән туксанынчы елларның башында ук барлыкка килде”.

16-1
Туксанынчы елларның шаукымы ике меңенче елларда да дәвам итте: Россиядә миллиардерлар гөмбә кебек үрчеде, халык исә бөлде, фәкыйрьләнде. 2001 елда,  Владимир Владимирович дилбе­гәне кулына алганда, илдә 8 миллиардер булса, 2014 елгы Кырым маршы алдыннан миллиардларда коенучылар саны 111гә җитте. Халыкара оешмаларның саннары: 2016 елга Россиянең 74,5 процент милли байлыгы 1 процент кеше кулында тупланган. 1992 елда 1 октябрь көненә СССРдан калган милли байлык һәр кулга унар мең сумлык ваучерлар белән тигез итеп бүленгән, бөек приватизатор Чубайс бу байлыкны ике “Волга” машинасына тиң  дип игълан иткән иде.

 
Моннан 25 ел элек, октябрь аенда, элекке совет кешеләреннән берничә сәгать эчендә россия­леләргә әверелгән халык Саклык банкына барып ваучер дип аталган кәгазьне кулына алу бәхетенә иреште. Ул чор икътисадчылары исә, төрлечә исәпләп караганнан соң, яңа туган сабыйдан алып кабергә таба атлаучы картларга кадәр һәр россиялегә 30 мең доллардан алып 50 мең долларга кадәр байлык туры килә дигән нәтиҗә ясаган. Бу байлыкка Сак­лык банкында яндырылган һәм соңыннан бер тиенлек тә кыйм­мәте юк иде дип игълан ителгән халык акчасы керми. Икътисадчы пропагандистлар, билгеле, совет акчасының кыйммәте юк иде дип әйткәндә алдаша. Сиксәненче еллар башында ун мең сумга Казанда ирекле рәвештә базар бәясе белән шәхси йорт сатып алу бернинди дә проблема тудырмый иде. Ике-өч ел эчендә ул акча, чынлап та, ясалма тудырылган дефицит фонында чүпкә әйләнде, совет бюрократиясе банкирлар белән бергәләп халыкны тунады, талады.

 

Кемнәрнең­дер ун “Волга” алырлык эшләп туп­лаган акчасы янды, бер “Жи­гули”лык кына акчасы төтенгә әй­ләнүчеләр дә байтак иде. Нефть һәм газ өстендә, алтын һәм төсле металлар өстендә утырган, иксез-чиксез урманнары, сөрүлек җир­ләре булган ил халкы бердәм рәвештә бөлде, большевикларның 70 ел буе теләгәннәре тормышка ашты: банкта меңләгән сум акчасы булганнар да, тиене булмаганнар да тигезләште.


Бу тигезлек ваучерлар белән тагын бер тапкыр ныгытылды: һәр­кемнең кулына ун мең сумлык капитал килеп керде. Фонд базары, биржа акцияләре дигән нәрсәләр­нең ни икәнен дә белмәгән халык кыйммәтле кәгазьләрен кая куярга белми аптырады. Күпләр, пропаганда гипнозына бирелеп, “приватизация чегы” дип аталган байлыгын пай инвестиция фондларына илтте. Өскә алтын ук яудырырга вәгъдә итмәсәләр дә, ел саен тот­рыклы дивидендлар түләп торырга ант эчкән бу фондлар, ваучерларны җыеп алып аз гына вакыт үтүгә, иртәнге томан кебек акрын гына юкка чыкты, хәзер аларның эзләреннән эт иснәтеп барып та таба алмыйсың.


Аның каравы, фонд җи­тәкче­легеннән өр-яңа олигархлар үсеп чыкты. Алар депутатлыкка үтте, үзләренә яраклаштырып законнар әвәләде, икътисадый сәясәтне билгеләде. Олигархларның икенче катлавы элекке совет директорлары, министрлыклар хезмәт­кәр­ләре камырыннан кабарды. Алтышар ай хезмәт хакы күрмәгән завод эшчеләре ике “Волга”лык капиталларын предприятие капка төпләрендә калыккан киоскыларда ике ипи бәясенә сатты. Хәзер, чирек гасыр үткәч, халык теле белән “прихватизация” дип исем бирелгән афераны оештыручы­лар­ның кайберләре эфирдан “барысы да махсус оештырылды: хезмәт хакы түләмәүләр дә, завод капка төбенә киоск китереп урнаштырулар да” дибрәк истәлек­ләр белән уртаклашты.


Россиянең Югары Советы кабул иткән карарда приватизация­ләү өчен һәр кеше исеменә банкта “приватизацион кертемнәр” ачу, милли байлыкны шул кертемнәр хисабына өләшү каралган булган икән. Әмма Чубайс Ельцин каләме астына бөтенләй башка төрле Указ китереп төрткән, Югары Совет ялда вакытны туры китереп Указ имзаланып та өлгергән һәм бөек талау тегермәне хәрәкәткә килгән. 1992 елдан башлап бу тегермәннең бер мизгелгә дә туктап торганы юк. Хәзер инде Америка белгечләре Россиядән соңгы елларда законсыз рәвештә офшорларга чыгарылган байлык күләме 1 триллион доллардан алып 1,5 триллионга җитә дип игълан итә. Бу – нефть һәм газ сатып, кара һәм төсле металларны һәм башка стратегик чималларны читкә озатып урланган акча.


Җан башына бүлсәң, якынча 10 мең доллардан артык акча чыга. Хәтерлик, Владимир Путин 2014 ел кризисы башлангач, кызулык бе­лән офшорларга чыгарылган акчаны илгә кайтару турында Указ имзалаган иде. Әмма офшор янчык­ларындагы долларларны кире ил казнасына бушатырга ашыкмадылар. Киресенчә, аларның ияләре үзләренә җайлаштырып кабул ителгән канунга ышыкланып, чит ил резидентлары буларак теркә­леп алды да моңа кадәр песи яларлык кына түләнгән салымнарны да түләүдән автомат рәвештә азат ителде. Монда финанс министрлары халыктан песи һәм эт тоткан өчен, аяк киеме кигән өчен салым түләтү турында хыялланганда, доллар миллионерлары һәм миллиардерлар җайлы гына салым җыючылар күзеннән ышыкланды.


“Ватаным Татарстан” хәбәрче­се иң бай 96 миллиардерның рәс­ми рәвештә игълан ителгән милкен илдәге халык санына бүлеп карады. 2 мең 600 доллар тирәсе акча чыкты. Туксанынчы еллар прих­ватизациясенең дә, аннан соң тупланган миллиардларның да законлы түгел икәнлеген Кремльдә дә, башка даирәләрдә дә яхшы беләләр һәм моны яшереп тормыйлар. Әгәр дә антиприватизация үткәреп, бары тик 96 олигархны гына халыкка байлыкны кире кайтарып бирергә мәҗбүр итсәң, һәр кулга якынча 150 мең сумлык яңа ваучер тоттырып булыр иде. 4 кешелек гаиләгә 600 мең сум дигән сүз бу. Байлыгы миллиард долларга ук тулып җитмәгән, 800-900 миллион белән генә бәяләнгән байлардан да ил байлыгын кире кайтартсаң, һәр россияленең рус акчасы белән генә булса да миллион сумнан артык малы барлыгын күрер идек ихтимал. 


Әмма болар тормышка аша торган хыял түгел. Барыбыз да күреп торабыз: кулга алынган чиновниклар һәм полковниклар фатирларыннан табылган валюта һәм алтын коелмаларның күләме таң калырлык дәрәҗәдә. Таланган һәм беркайда да исәпкә алынмаган бу байлыкларны гына халыкка кире кайтарып булса да пенсия мәсь­әләсе хәл ителәчәк, бушлай медицина ярдәмен кире кайтарып булачак, башка социаль проблемалар да хәл ителәчәк. Ваучерлаш­тыру­ның 20 еллыгын билгеләп үткәндә, ягъни моннан биш ел элек, “Бердәм Россия”дән депутат Андрей Исаев, Бәйсез профсоюзлар федерациясе җитәкчесе Михаил Шмаков дәүләт милегеннән кергән табышны халыкка бүлеп бирү идеясе белән чыгып, моны “антиваучер” дип атаганнар иде. Күп кенә чит илләрдә чимал сатудан кергән табышның бер өлешен халыкка бирү тәртибе яшәсә дә, Россиядә бу идея сөң­геләр белән каршыланды һәм кире кагылды. Триллионнарны офшорларда бик­ләп саклап булганда, ник аларны фәкыйрь халык белән бүлешергә ди әле.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 154, 13.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112