ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Күз сирпүләре Каюм бабаныкы кебек

 
Каюм Насыйриның күзләре нинди төстә булган: зәңгәрме, карамы? 11 октябрь көнне Яңа татар бистәсендәге Иске татар зиратына барганда автобуста шундыйрак бәхәс чыкты. Автобуста – Каюм бабаның туган-тумачалары. Башкалабыздагы Каюм Насыйри музее хезмәткәрләренең менә шушылай көз җиткәч, мәшһүр бабабызның кан кардәшләрен җыеп, мәрхүмнең каберен зиярәт кылып кайта торган гадәте бар.

16-2

Үзеннән соң турыдан-туры нәсел дәвамчылары калмаса да, ишле гаиләдә үскән галимебез. Алар биш бертуган булган. Әле әтисе-әнисе ягыннан саный китсәң күпме кардәше җыела. Бу көнне дә шушы олы нәселнең Бариевлар, Игъламовлар, Кавиевлар, Сәгыйтовлар булып дәвам иткән ике дистәләп вәкиле җыелды. Зиратка бара алмаганнары соңрак музейга килде. Каюм бабаның чардуганын алмаштыру, кабер ташын яңарту зарурлыгы күптән күтәрелеп килә иде. Ниһаять, яңа чардуган ясалган, кабер ташындагы язуга алтын йөгертелгән. Бу изге эшне “Таттелеком” ширкәте егетләре башкарган.  Галимнәр һәм дин әһелләребез уртак фикергә килеп, кабер ташы текстын дөресләп, тәгаенләп бетерүгә, таттелекомлылар яңа кабер ташын ясатуга да әзер.

 
Автобуста бәхәс чыкты дигән идем бит әле. Әлеге бәхәсне куертып җибәрүче, Каюм бабаның әнисе Фазилә Сәгыйтова ягыннан бердәнбер вәкил  – Татарстанның халык рәссамы, сынлы сәнгатьче, фотограф Рушан Шәмсетдинов. Фазиләнең әтисе – Сәгыйть бин Әхмәт Әш-Шырдани. Фазилә абыстайның бертуганы, Сәгыйть бин Әхмәтнең улы Габделсаттар – Рушан абыйның әнисе Әминә ханымның бабасы да инде. Автобуста фикерләр төрле булды. Рушан абый үзе татар канында төрле халык-кабиләләр эз калдырган дигән карашны куәтләсә дә, Каюм бабаның күзләре кара булган дигән фикердә. Мәшһүребезнең хәзерге вакытта еш кулланышта булган портретларын өнәп бетерми ул. “Картайган, авырый башлаган, хәлсезләнгән чагында бәлкем аның кыяфәте шундый булгандыр. Чирләшкә булса, җитмеш җиде яшенә җитмәс иде. Күзләрендә кызыксыну уты янып торган акыл иясе, гайрәтле ир-ат итеп сурәтләргә иде аны. Яшәешнең, хуҗалык итүнең кайсы тармагы белән генә кызыксынмаган ул. Аңа төгәл фәннәр дә, рухият өлкәсен өйрәнү дә якын булган. Әнә Тукайның да бер күзенә ак төшкән булган диләр. Бүгенге портрет-рәсемнәреннән безгә чибәр-мөлаем егет карап тора”, – дип сөйләде ул соңрак. Миңа калса, туганнары арасыннан мәшһүребезгә кыяфәте ягыннан иң охшаганы – Рушан абый үзе. Каюм Насыйриның карашы, күз сирпүе нәкъ шудый булгандыр кебек тоела. Р. Шәмсетдинов без, журналистларга 1976-1977 елларда “Социалистик Татарстан» газетасында бизәүче-рәссам вазыйфасын башкарган кеше буларак та кадерле.
 
Сөйләшә торгач, ул бүген дә рәсемнәре белән уртаклашырга, газетабыз битләрендә хезмәт­тәшлеккә әзер икәнлеген белдерде. Уллары Рем белән Илгиз дә әтисе юлыннан киткән, рәссам-график һөнәрен сайлаган икән. Дөрес, миңа шунысы гына сәер күренде: моңарчы Каюм бабасының туган җирен – Яшел Үзән районының Югары Шырдан авылын күргәне юк икән. Җәен бөегебезнең кече ватанына, Каюм Насыйри төзеткән  мәчетне яңартып, ярымай куеп ачу тантанасына кайтуыбызны сөйләгәч, үз аягымда йөргәндә кайтып күрәсе иде, хәбәр биргән булсалар, мин дә  бәйрәмгә кайтмыйча калмас идем, дип көрсенде ул.

 
Кызыксына башлагач, ул көн­не Каюм баба нәселеннән бик күп фән, техника, сәнгать вәкил­ләре чыкканы мәгълүм булды. Геннар йоклап ятмый, димәк. Мәсәлән, Каюм бабаның әтисе Габделнасыйр ягыннан дәвамчы­сы булган Илдар Бариев, КДУны тәмамлагач, байтак илләр гизгән геолог икән. Хәзерге вакытта сугыш барган Сүрия җирендә, Алеппода ничек нефть эзлә­гән­нәрен, үзен әле хәзер дә нефть ятмалары эзләү эшенә чакырып торганнарын сөйләде Илдар әфәнде.


Музейда әңгәмә корып утырганда шунысына да игътибар иттем: туганнар нигездә урысча аралаша. Замана чире эләккән­нәр – башка милләт вәкилләре белән гаилә коручылар бу нә­селдә дә шактый икән. “Нәселгә башка бер милләт кешесе керде икән, өйдә, гаиләдә урысча сөйләшә, урыслаша башлыйлар. Шәһәр җирендә татар мохите һаман тарая бара. Мәктәпләре­бездә татар телен өйрәтүне тагын кысрыкларга җыенулары да шул тегермәнгә су коя”, –  дип борчылу белдерде бу уңайдан Наилә Игъламова.


Музей җитәкчесе Раушания ханым Шәфигуллина киләсе елда, галим бабабызның нәсел дәвамчыларын тагын да күбрәк җыю максатында, шактый эш башкарырга ниятли. Әйтик, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров белән килешкәнчә, аерым бер көн билгеләп, мәшһүр татар зыялылары каберләрен күрергә, белергә теләгәннәрне җыеп  Иске татар зиратын гиздерсәләр, кем белә, Каюм Насыйриның туган-тумачасы бәлкем  тагын да ишәер. Кардәш-ыруыңны тапма­саң да, гыйбрәтләр алу, хәтер яңарту өчен анда мәйдан зур. Әнә Каюм баба каршында гына диярлек Гыйлем Камай җир­ләнгән. Янәшәсендә  диярлек Кави Нәҗми, Салих Сәйдәшев, Таҗи Гыйззәт җәсәдләре җир куенына тапшырылган.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 151, 13.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112