ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Татарны уятыр өчен чикләүләр кирәк булган

 

Татар дөньясындагы хәлләр, мәктәпләрдә татар телен укытуны тикшерү, шартнамәнең шыпырт кына тарихта калуы җәмәгать­челекне уятып җибәрде. Язучылар татарча сөйләшү акцияләрен оештырды, усал шигырьләр күренә башлады. Яшь шагыйрь­ләр­дән Рифат Сәлах та “тарихта калып барган” халкына эндәште, татар зыялылары балаларының ни өчен үз телләрен онытуы турында уйланды. Без бүген аның белән шушы мәсьәләләргә кагылдык һәм татар әдибенең хәле турында сөйләштек.

18-1

– Татар шагыйре булу җи­ңел­ме?

 
– Шагыйрьгә беркайчан да җиңел булмаган. Аның тыңлау­чы­лары бар, ләкин дөнья ул уйлаганча гына бармый. Барысы да Ал­лаһы Тәгалә кулында чөнки. Шуңа күрә без һәрбер нәрсәдән хәер­ле­сен кү­рергә тырышабыз. Әмма шагыйрь – бунтарь, шагыйрь – дуамал. Ул һаман нәрсәнедер үзгәр­тер­гә тырыша, гадел булмаган хәл­ләргә карата протест белдерә. Шагыйрь кеше тынгысыз, аның бу тын­гы­сыз­лыгы тирә-юньдәге дөнья рәхәте өчен генә яшәгән кешеләрнең ачуын китерә, ә күңелендә иманы нык булганнарның хөрмәтен казана.

 
– Протест дигәннән, бүген сине иң борчыган проблема нинди?


– Бүген киләчәктә безнең әсәр­ләрне укучы халык булырмы? Авар шагыйре Рәсүл Гамзатов әйткәнчә, иртәгә телем үлә икән, бүген үзем үлсәм, хәерлерәк. Яшьрәк вакытта бу мәсьәлә турында артык уйлан­мыйсыңдыр. Мәхәббәтең, яшь­ле­гең турында шаша-шаша язасың да язасың. Яшьлек дәрте сүрелгән саен, күбрәк уйлана башлыйсың, хал­кыбызның авыр хәлдә булуына җаның әрни.


– Бер шигыреңдә шәһәрдә үз балаларыбыз да татар булып бетмәде дип язгансың. Ни өчен татар баласы татар булып кала алмый соң?


– Дусларым, фикердәшләрем белән шәһәрне татарчалаштыру турында хыялландык. Балаларыбызны татарча тәрбияләрбез дип ниятләгән идек. Дөрес, мин әле ул баскычларны үтеп бетмәдем, балалар бакчаларыннан ук башланган проблема белән очрашмадым. Чөнки балам кечкенә. Дусларым, танышларымның исә, үзләре татарча сөйләшеп, татар теле өчен көрәшеп йөрсәләр дә, балалары, ни хикмәт, урысчаны җиңелрәк үзләштерә һәм рус телендә аралаша. Халыкны бетерү сәясәте бара. Моңа балалар бакчаларында, мәк­тәпләрдә татар мохите тудырып кына каршы торып була.


– Әмма түрәләр, гаиләдә татарча сөйләшсәң, шул җитә, ди­ләр. Бу фикер белән килешә­сеңме?


– Өлешчә килешәм. Гаиләдә татарча сөйләшеп, бер буын татарны үстереп була торгандыр. Үзеңнән соң 5-6 буын татар калдырасың килсә, гаилә белән генә чикләнергә ярамый. Үзем татар мәктәбендә укыдым. Хәзер шул мәктәптән рус мәктәбенә күчерүләрен күз алдына китерәм дә, “бишле”ләремнең “өчле”гә әйләнәчәген аңлыйм. Ник дигәндә, фикерләвем татарча. Рус мәктәбендә бала урыслашуның бер баскычын үтә, минемчә. Әл­бәттә, искәрмәләр бар. Урыс мәк­тәбен тәмамлап та, татар телен яхшы белгән кешеләр күп. Бу очракта гаиләнең дә роле зур булгандыр. Ләкин җәмгыятьтә татар теленең ки­рәге булмый, фәннәр татар те­лендә укытылмый, фәнни эшләр язылмый икән, бу – милләтнең гомерен кисүнең бер ысулы.


– Гомер-гомергә язучылар заманнан бер адым алда барырга тырышканнар. Бу бүген дә шулаймы?


– Без еш кына, фәлән гасырда яшәгән фәлән язучы хәзер булса... дип искә алырга яратабыз. Тарихта актив, җәмәгать эшләре белән шө­гыльләнүче, шәп ораторлар, булдыклылар, батырлар калган.  Лә­кин бу сыйфатларның барысын да үзен­дә булдырган шәхесләр бик аз. Шуңа күрә безнең көннәргә бил­геле бер чордан берничә генә шагыйрь яисә язучы исеме килеп җиткән. Бүген дә безнең 350-400 тирәсе язучыбыз бар икән, алар­ның 20 проценты шушы сыйфатларга ия булып, милләт өчен кө­рәшсә, җитәр иде. Дөрес, бөтен кеше дә батыр булып тумый... Кемдер куркыбрак торадыр, кемдер фикерен дипломатик рәвештә җитке­рергә азапланадыр, кемдер әйтә, ләкин аны ишетмиләрдер. Милли җанлы язучыларыбыз юк дип әй­теп булмый, алар бар һәм үз сүзен халыкка җиткерергә тырыша.


– Тел мәсьәләсенә тукталыйк әле. Прокуратура мәктәп­ләрдә татар теленең ничек укытылуын тикшерә. Алар, закон бо­зу бар дип, телебезгә бик салсалар, безгә нәрсә эшләргә кала?


– Без моңа адекват рәвештә җавап бирергә, үз фикеребезне бел­дерергә тиеш. Ахыр чиктә, алда сайлау бар бит әле. Бер яктан, бу тикшерүләрнең файдасы да булды, татар җәмәгатьчелеге активлашты. Укытудагы йомшак яклар, үзебез­нең телгә карата битарафлык – бик күп проблемалар калкып чыкты. Бү­ген бу мәсьәләгә битараф калган кешеләр бик сирәк. Бигрәк тә зыялылар активлашты. Элек күбрәк сүз­дә булса, хәзер конкрет эшләр эшләнә башлады. Мин Шә­рык клубында йөргән вакытта ук, әйдәгез, ки­бетләрдә татарча гына сөйләшик, дип әйтә идем. Хәзер шул фикер­ләр­не акциягә әйлән­дерүчеләр бар. Сүз дә юк, икътисад акчаны яра­та. Бу җәһәттән дә без акча белән тавыш бирергә тиеш. Ләкин акчалы җирдә татар теленә урын юк. Әйтик, бер кибеттә сатучы, сатканда татарча сөйләшергә ярамый дип кисәтте­ләр, диде. Югыйсә бу – бернинди законга да сыймый торган гамәл.
Бу көнгә калмас өчен безгә элегрәк тырышырга кирәк иде. Хәзер инде чиккә килеп җиттек. Соңгы чиктә хәлне үзебезнең файдага әйләндерә алырбызмы икән? Вакытында уянып җитмәдек шул.


– Язучылар корылтаенда берлек рәисе вазыйфасына кан­дидатларының берсе син идең. Әгәр узган булсаң, нәрсәләрне үзгәртер идең? Бүген шул тәкъ­димнәрдән кайберләрен булса да тормышка ашыра­сыңмы?


– Язучыларны күбрәк активлаштырасы килгән иде. Чөнки без үз көнен үзе күрә торган таркау кавемгә әверелеп барабыз. Ә авыр заманнарда бер йодрыкка туплану хәерле. Моның өчен үзара танышып, нинди уй-ниятләр бе­лән яшә­гәнне белергә кирәк. Бу эш Язучылар берлегендә үтәлә дә бугай. Хә­мерле мәҗлесләрнең бе­түе­нә дә сөенәм. Каләм әһеленең кү­ңеле дә, җаны да чиста булсын иде.


– Татарстан китап нәшрия­тының балалар һәм яшүсмер­ләр, махсус проектлар редакциясе мөхәрриреннән балалар әдә­биятының хәлен белешәсе килә. Еш кына балалар өчен чыгарылган китаплар кызыксыз дигән фикерне ишетергә туры килә.


– Кызыксыз китап чыкканы булды дип әйтә алмыйм. Чөнки андыйлар план кабул иткәндә үк тө­шеп кала. Кайчак Язучылар берле­геннән чыгарырга дигән язу килсә дә, әгәр ул лаеклы түгел икән, чыгармыйбыз. Дөрес, гениаль әсәр­ләр еш язылмый. Елга ике-өч шәп китап чыкса, ул татар халкы өчен зур табыш булыр иде. Бизәлеш буенча да калышабыз дип әйтә алмыйм. Русча балалар китаплары белән үзебезнекен чагыштырсак та, аерма зур түгел. Безнең рәссам­нар реалистик картиналар ясый, бала башын бутый торган рәсем­нәр белән мавыкмый. Татарча китаплар балаларга матурлыкны күб­рәк тә сеңдерә дигән фикердә мин. Мәсәлән, Салават Рәхмәтулла, Зиннур Мансуров китапларын карагыз, тышлыклары да, рәсемнәре дә аморф түгел, табигый.

 
– Балалар өчен иҗат – үзен­чәлекле иҗат. Аңа һәркем алына алмый. Роберт Миңнул­лин, Шәүкәт Галиевләргә яшь алмаш бармы?


– Яшьләргә китап чыгарганда нәшриятта хәтта өстенлекләр дә бар. Алмаш бар, ләкин күп түгел. Һәм бу табигый да. Яңа гына Ләйсән Фәтхетдинованың “Файдалы туң­дырма” дигән китабы чыкты. Бала күңелен аңлап, бала теле белән язылган, үзе гади, үзе кызыклы китап. Балалар һәм яшүсмерләр әдә­биятына килүче яшьләр арасыннан Алмаз Мансуров, Булат Садертдинов, Римма Шәехова, Лиана Әмир­ханова кебек яшь егет-кыз­лар бар.


– Татар китапларын тәрҗемә итү эше ничек корылган?


– Тәрҗемә китаплары бар. Лә­кин күп очракта тәрҗемәчеләр кайвакыт нәшрият бәяләре белән килешми. Шуңа күрә авторлар үз­ләре кызыксынып, үзләре өстәп тү­ләгән очракта гына тәрҗемә әсәр­ләре дөнья күрә. Күптән түгел Ленар Шәехнең “Гасырда фасыллар буталган” дигән китабы рус һәм татар телләрендә чыкты. Ләкин мондый китаплар гади укучыга түгел, күбрәк кунакларга тәгаенләнгән. Чөнки кеше йә русча гына, йә татарча гына укый һәм икесен бергә чыгарганда, татар укучысының – русча өлеше өчен, русча укучы­сы­ның татарча өлеше өчен өстәп түлисе килми. Сатуга бер телдәге китап чыкса, хәерлерәк.


– Марат Кәбиров, язучы һө­нәр түгел, дип язган иде.


– Язучы һөнәр түгел, ул – яшәү рәвеше. Ниндидер һөнәр итеп карау язучы дәрәҗәсен түбән төшерә дип саныйм. Иҗат кешесе билгеле бер вакыт аралыгында язам дип үз-үзенә таләп куя алмый. Язу – ул­күңел эше. Аннан язган вакытта мин – язучы, аннары башка кеше дип тә карап булмый. Язучы ул тормышта да язучы булып кала. Шуңа күрә беркайчан да милләт язмышына битараф була, халкы өчен янудан туктый алмый. Битарафсың икән, димәк, чын әдип түгел, бәлки графомандыр. Ә инде иҗади хез­мәтне бәя­ләү­гә килгәндә, бездә башка республикалар белән чагыштырганда хәлләр әйбәтрәк. Без китабыбыз өчен ниндидер күләм­дә гонорар алабыз, башка җирдә ул бетте. Язучы үзенә спонсор эз­ләргә тиеш. Ә бит каләм иясе үзенә реклама ясый белми. Рек­лама белән шөгыльләнә башлый икән, иҗатына ниндидер күләмдә зыян салыначак. Нишли­сең, совет чоры үтте. Ул чактагы өстенлек­ләрдән файдаланган булсак, безнең буын да, бигрәк начар заманга калдык, дигән булыр иде. Ләкин без хәлнең шушындый булуын белә торып әдәбиятка килдек. Әлбәттә, гонорар күләме күбрәк булса, иҗатка стимул да күбрәк булыр иде. Гаи­лә­не кайгыртыр өчен кайчак иҗат­ны онытып торырга да туры килә.


Бу җәһәттән мин бәхетле. Китап нәшриятында эшлим һәм бу вазыйфа җаваплылыкны да бермә-бер арттырды. Өр-яңа китабым – “Ак фәрештә”не кулына алган укучы моны сизми калмас, иншалла.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 153, 13.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112