ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Күңелеңне болыт капласа...

 

Октябрь аенда бөтен дөньяда Психик сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Республикада 36 меңнән артык кеше психик тайпылышлар буенча исәптә тора. Ел саен 8 меңнән артык кеше авырып, шул өлкәдәге белгечләргә мөрәҗәгать итә. Быел Психик сәламәтлек көне депрессия чиренә багышланды. Бу хакта республика психиатрия клиник хастаханәсенең психотерапия буенча амбулатор поликлиника бүлеге җитәкчесе, психо­те­ра­певт Гомәр Мәхмүт улы Зиатдинов белән сөйләштек.

s1

– Гомәр Мәхмүтович, депрес­сия турында болай да күп сөй­ләнелә кебек, һәм бу халәт көзге чорда аеруча үзен сиздерә... 

 
– Бер-ике көн кәефсез йөрү депрессия түгел әле ул. Ә гомумән алганда, соңгы елларда депрессия белән авыручылар барлык илләр­дә диярлек артты. Моңа генетика да, биологик сәбәпләр дә этәргеч булырга мөмкин. Көзге чорда кояш нурлары җитмәү дә, баш миен­дәге һәм эчке авырулар да, зур стресс­лар кичерү дә депрес­сиягә китереп җиткерә ала. Авыруның кәефе төшә, аны берни дә сөен­дерми, яшәү­нең кызыгы, тәме югала. Пациентларыбыз арасында авы­рый баш­лавының сәбәбен: “Бертуктаусыз яңгыр коя, дөньяны болыт бас­ты, шуннан күңел төште”, – дип аңлатучылар да бар. Сәламәт кеше яңгыр явудан да рәхәтлек таба. Олы кеше булса, беркая чыгарга кирәк­ми, өйдәге эшләрне карый торыйм әле, дип үзен тынычландыра. Ә депрессияле кешенең күзенә зиннәт­ле сарайлар да, затлы туннар да күренми, аны берни шатландырмый. Мондый чакта кеше­нең аппетиты бозыла: йә аның тамагыннан ризык үтми, йә ул, ки­ресенчә, ашап туя алмый. Кичә ир белән хатын килгән иде. Аларның гаиләсендә дә күңелсезлекләр булган. Хатыны нин­ди генә стресслар килеп чыкса да, юанычны аракыдан, сырадан эз­ләвен сөйли, ире исә эчми, ә чаманы белештермичә ашказанын ризык белән тутыра. Гәүдә авырлыгы 1 центнердан арткан. Депрессия вакытында күп кешенең йокысы кача. Чир озаккарак киткән саен, үз-үзеңә ышаныч югала. “Укый да, эшли дә алмыйм, беттем мин, бер­кемгә дә кирәгем дә калмады, эчем поша, үземне кая куярга белмим, яшәүдән мәгънә тапмыйм...” Болар – безнең сыр­хау­ларның сүзләре.

 
– Кызганыч, күңел төшенке­леге әбиләрне дә, балаларны да аямый.


– Балаларны, үсмерләрне гаи­ләдәге мөнәсәбәтләр, җавапсыз мә­хәббәт, яшьтәшләре арасындагы ни­заг, укуга бәйле проблемалар шул халәткә китереп җиткерсә, кай­берәүләр пенсиягә чыгуны да зур фаҗигагә әйләндерә. Эштән туктармын да ял итәрмен дип уйлыйлар, ләкин ике тамчы су кебек бер-берсенә охшаган көннәр бик тиз ялыктыра. Аларны тыңлагач, үз яшең, тормышың белән килешергә кирәк, диясе килә. Кайбер кеше алт­мышта, җитмештә дә бала-чага акылы белән яши, тиз үпкәли. Бер пациентыбыз ишектән үк елап килеп керде. Сәбәбен сорагач: “Бер­кемгә дә кирәгем юк, мине ирем яратмый, балалар аңламый”, – ди. Эшләгән чакта моңа җиңел караган, берничә ай элек пенсиягә чыккач, күңел тынычлыгы качкан. Пен­сиягә чыккач та максат куйсаң, үзе­ңә шөгыль тапсаң, бик матур яшәр­гә мөмкин. Тирә-юньгә күз салыгыз әле: карт-карчыкларның күп­челеге шулай яши бит. Пәй­гамбәрнең бер хәдисендә, кеше­нең максаты булырга тиеш, максаты булмаса, мин ул кешегә юл да күрсәтә алмыйм, диелгән. Узган ел безнең янга бер татар әбие килгән иде. Ул: “Шул- хәтле бетерештем, пәрәмәч, эчпочмакларны көн саен пешереп, онык­ларны ашата идем, хәзер кызыгын тапмыйм, күңелем сүрелде”, – дип хәлен аңлатты. Аны депрессиядән дәвалый башладык. Бер көнне әби коймак пешереп алып килгән. Бер­ничә көннән пәрә­мәч өләшеп чыкты. Депрессиядән арынгач, аны, да­руларыңны эчеп торырсың, дип өе­нә озаттык. Озакламый ике бәлеш күтәреп килеп керде. “Күңе­лем шулай тели, кешене сөенде­рү­дән рә­хәт­лек табам”, – ди. Әби, шө­кер, дә­валангач, элек­кечә яши башлады.

 
– Имтихан вакытында авыр чишелешле биремнәр эләкте дип, үзенә кул салыр дәрәҗәгә җиткән үсмерләр дә юк түгел...


– Монысы – бөтенләй башка сый­маслык гамәл. Советлар Союзы чорында да мәктәпләрдәге укытуны катлаулыга саныйлар иде. Ул чактагы йөкләмәләр хәзерге укыту белән чагыштырганда пүчтәк кенә булган. Киләчәктә бүгенге чорны да шулай искә алырбыз әле. Бу җәһәттән педагогларны да “дәва­ларга” кирәк, чөнки, имтихан бирә­сегез бар, дип ел дәвамында чыгарылыш сыйныф укучыларының үзәкләренә үтәләр. Беренчедән, балаларны куркытмыйча да имтиханга әзерләп була. Икенчедән, барысы да югары уку йортына ке­рер­гә тиеш димәгән бит инде, техникумнар, көллиятләр бар. Диплом катыргысына кызыгып түгел, сә­ләтең буенча һөнәр сайласаң, ул сине ашатачак та, бәхетле дә итә­чәк, депрессияләргә дә китереп җиткермәячәк. Пациент­лары­быз­ны өч нәрсәгә игътибар итәргә чакырабыз: ничә яшьтә булуга ка­рамас­тан, алга максат куярга, ире­шү җаен эзләргә, шул чакта җавап­лылыкны үз кулыңа алырга. Кеше теләгенә ирешү өчен нәрсә эш­ләр­гә икәнне белә, ләкин җавап­лы­лыктан курка. Балаларны да шуңа өйрәтергә кирәк: авырлыклар очрамый тормый, аларны хәл итеп була. Проблема бөтен кешедә дә бар, ләкин аны һәркем үзенчә кабул итә, кемдер – чишү җаен, кемдер чишмәс өчен сәбәпләр эзли.


– Депрессиягә каршы кулланылучы даруларга ияләшү барлыкка килә, дип алардан баш тартучылар да очрый, чынлыкта да шулаймы?


– Табиб билгеләгән даруларны эчәргә кирәк. Аларга күнегү булмый. Иң зыяны: чирәм белән дә­ва­лану. Мин даруларның составын, формуласын, организмга ничек тәэсир итүен беләм. Ә чирәмнең кайда үскәнен, анда нинди мат­дәләр булуын белмим. Бер тапшыру вакытында бер танылган белгеч: “Ничек тырышсак та, пациен­тыбызның гомерен саклап кала алмадык, – дигән иде. – Дарулардан баш тартып, чирәм эчкән икән һәм бавыры тулысынча таркалып бет­кән”. Әбиләр яратып эчә торган корвалол, валокординнарга да күнегү булырга мөмкин. Стресс кичергәндә йөрәк, бавыр, бөер, ашказаны зыян күрә. Җәрәхәткә, гипертониягә әйләнмәсен өчен де­прессиягә каршы дарулар бил­ге­ләнә. Аны психиатрлар, психотерапевтлар язарга тиеш. Фармацевтлар, провизорлар сүзенә ышанмагыз, алар – гап-гади сатучылар, авы­­руның симптомнарын бел­миләр.

 
– Районнарда яшәүчеләр вакытында белгечкә килеп җитә алмый, чөнки табиблар юк.


– Психотерапевтлар Казанда, Чаллыда, Әлмәттә бар. Алар булмаса, психиатрларга, һич югы психологларга күренергә була. Бу уңай­дан Казандагы Бутлеров урамы, 41 йортта урнашкан амбулатор поликлиника бүлегенә мөрәҗәгать итәр­гә мөмкин. Үзегез белән пас­порт, медицина иминият полисын алып килергә онытмагыз. Хәбәр­ләшү өчен телефон: 236-42-21.


Безнең белешмә: психологик ярдәм кирәк булганда Казандагы “Сердәш 129” телефонына шалтыратып киңәшә аласыз. Бу хезмәт белгечләре тәүлек буе шалтыратулар кабул итә. Телефоннары: 8(843) 279-55-80.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 154, 13.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112