ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

“Калдырганда, йөрәгем авыртмады”

 

Бу ялларда юлыбыз янә балалар йортына төште. Ишектән кергәнемне күргәч, бер малай яныма килеп, син минем яныма килдеңме, дип кочып алды. Әллә нишләп киттем. Кызганам шул ташландык балаларны. Ятимнәр йортына барсак та, тәрбиягә бала алган гаиләләрне язсак та, үз әниләре кая икән боларның, дигән уй борчый. Баксаң, ерак йөрми икән алар.

17-1
Балалар йорты янәшәсендәге эскәмиядә утырганда, яныбызга бер хатын килде. Тәмәке соравы икән. Андый нәрсәдән читтә торсам да, танышып киттек. Гөлнара исемле икән. Шушы көннәрдә 31 яшен бәйрәм иткән. Күпләргә гыйбрәт булсын өчен Гөл­на­раның үз язмышы турында сөй­ләгәннә­рен сезгә дә тәкъдим итәбез.


– Һич кенә дә айнып булмый әле. Туган көн яхшы узган, – дип башлады ул сүзен. – Мәктәпне бетерүгә шәһәргә чыгып китеп, югары белем алырга теләдем. Тик бар да без теләгәнчә түгел шул. Әллә мине әни тәртипсез булсын дип үстердеме? Юк. Әти иртә үлгәч, үзем чылбырдан ычкындым. Клубтан салып кайта башладым. Яшьлек бит, барысын да татып карыйсы килә. Баштарак әни моны сизмәде. Сизә башлагач, соң иде инде. Салгач, мин үземә хуҗа була алмадым. Бер егеттән бер егеткә йөреп яман­атым чыкты. Әни бу хәлләрне күтәрә алмады, йөрәге тотып, үлеп китте. Авылга кайтыр җи­рем дә калмады. Әнидән калган өйне абыйның хатыны үз­ләш­терде.


Язмыш миңа туры юлга басарга мөмкинлек бирмәде түгел, бирде. Бик акыллы гына егет белән таныштым. Яшел Үзән районыннан иде. Никах укытып яши башладык. Әмма начар гадәт китәмени, ирем өстеннән сөяркә таптым. Моны белгәч, ул мине куып чыгарды. Урамда калгач, авырлы икәнемне белдем. Тик кайсысыннан икәнен генә чамалап булмады.  Кешедән  кешегә йөреп, бала табар чак җитте. Аның язмышын үзем хәл итеп куйдым. Кызымны хаста­ха­нәдә калдырып чыктым.


Аны ташлап киткәндә, йө­рәгем ничек түздеме? Тамчы да борчылмадым. Баламның урамда калмаячагын белә идем. Балалар йортында ачка үлмәячәк ул. Хәзер дәүләт ятимнәрне кайгырта бит. Аларга анда хәтта кытай киеме дә кидермиләр икән. Барысын да белешеп торам. Икенче баламны моннан өч ел элек таптым. Икенчесе малай булды. Башта әллә үземә калдырыйммы дигән идем. Тик кайда яшим? Торыр җирем юк. Кайсы ир сыендыра – шунда кунып чыгам. Кайчак дус кызлар үзләренә чакыра. Әле бит бала да карый белмим.
Кыскасы, улымны да ташлап калдырдым. Яныма санитарка апа килеп, һәр бала үз бәхете белән туа, дип акыл да биреп карады. Тик мин бала үстерерлек түгел идем. Утызга кадәр кер­мәгән акылым хәзер кермәс инде. Табиблар әйтә: бала тапкан саен, кан алышына, сәламәтләнеп китәсең. Тулгагын да сизмәдем мин аның. Беренчесендә бераз авырдым, икенче бала килде дә чыкты.


Хәзер инде эшкә урнаштым, ял иткәндә генә эчкәлим. Балаларымны бөтенләй онытмадым әле. Аларның Казанда яшә­гән­нәрен белеп торам. Икесен дә бер гаилә алган. Бала алырга чират торалар бит хәзер. Күп хатыннар үзләре таба алмый да, безнекеләрне үстерә. Үскәч, барыбер үз әнисен эзләп таба алар. Әллә синең телевизор караганың юкмы? Бөтен тапшыруда шуны күрсәтәләр. Үстереп бирүчеләр булганда, табарга кирәк. Әллә син дә бала алырга йөрисеңме? Тик онытма, кеше баласы  барыбер үзеңнеке була алмый. Үз әниләрен эзләп таба алар”, – дип сүзен тәмамлады Гөлнара.


Балалар йортына сабыйларын юксынып килгәнме әллә дисәм, алай булып чыкмады. Гөл­нараның бу тирәдә якын дусты яши икән. Шуның янына килгән. “Кеше баласын нигә дип кайгыртып йөрим. Аларны хөкүмәт карый бит”, – ди Гөлнара. Шулчакта тәрбиягә бала алган танышларым Алсу, Румия, Римма, Рәйсә, Дания апалар искә төште. Тапканы анамы, бакканымы?

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 154, 13.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112